«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча шәһәрнең суүткәрү челтәрендә төзекләндерү эшләре бара
Төзекләндерү эшләре быел май аенда башланган, һәм ул җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Берничә сәгатькә генә суны «өзеп» торсалар да борчыла, тизрәк телефонга үрелеп, диспетчерларга шалтырата, сәбәбен ачыклый башлыйбыз. Чөнки нәрсәгә генә тотынсак та, эшебез яшәеш чыганагы булган суга барып тоташа.
— Шәһәрдә суүткәрү челтәре шактый искергән, яңа таләпләргә туры килми иде. Беренчедән, торбаларның диаметры кечкенә, икенчедән, еллар узган саен, алар, бер-бер артлы череп, эштән чыгып баралар. Шуның нәтиҗәсендә, кайсы ел фасылы булуга карамастан, суүткәрү челтәрендә еш кына аварияләр булып тора, әле бер, әле икенче урамда торбалар тишелә иде. Проблеманы хәл итү өчен «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына керә алдык. Аның кысаларында бүгенге көндә барлыгы 20 урамда суүткәрү челтәрен капиталь төзекләндерү, реконструкция эшләре ясауның беренче этабы бара. Икенче-өченче этапларын башкару өчен алдагы елда да әлеге программага өметләнәбез, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин.
Ринат Рәфкать улының сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре быел май аенда башланган, һәм ул җәй ахырына кадәр дәвам итәчәк.
— Капиталь ремонт, реконструкция вакытында барлыгы 10 чакрымнан артык су трассасын алыштыру каралган. Төзекләндерү барышында подрядчы оешма хезмәткәрләре тарафыннан дүрт йортка бер исәбеннән яңа су коелары куела, шактый гына данәдә янгын гидранты яңартыла, — диде ул. — Шәхси йортларда яшәүчеләр дә өйләргә су керә торган системаны яңартырга, яңа суүткәрү челтәренә тоташырга тиеш була. Әлеге таләп реконструкция эшләре алып барылучы урамнардагы территориядә сәүдә нокталары булган шәхси эшмәкәрләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә дә кагыла. Моның өчен "ВодоТехноСервис"ка мөрәҗәгать итеп, яңа коега тоташтыру өчен рөхсәт язуы алу зарур. Автомобиль юлын, тротуарны җимермәс өчен, горизонталь тишү җайланмасын кулланырга кирәк. Бу таләп үтәлмәгән, юлга зыян китерелгән очракта, ул кешене административ җаваплылыкка тарту карала, — ди Ринат Рәфкать улы. — Яңа трасса сузылып беткәч, урамнардагы су килүне туктатып торып, көзгә таба яңартылган системаны ялгау эше башкарылачак, элеккеге трасса өзеләчәк. Сусыз калмас өчен шәхси йорт хуҗаларына тиешле эшләрне вакытында башкарырга чакырам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев