Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Авыл кешесе онкология белән ешрак авырый

Республикада 127 мең кеше онкология авыруы белән яши.

Татарстанда авыл халкында онкология белән авыручылар саны шәһәр халкына караганда күбрәк. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.
"Яман шеш авырулары авыл халкында ешрак теркәлә. Бу мөрәҗәгатьнең соңга калуын һәм авыл кешеләренең профилактик чараларга тиешенчә җәлеп ителмәвен күрсәтә", - дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта, Абашев сүзләренчә, авыл халкында хроник авыруларның таралу күрсәткечләре шәһәр халкына караганда түбәнрәк.

Авылда исәптә торучы онкопациентларның саны 30% ка кимрәк булуы аеруча борчулы сигнал булып тора", - дип сөйләде ул.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, республикада 127 мең кеше онкология авыруы белән яши. Шул ук вакытта 2025 елның узган 10 аенда беренче тапкыр 19 меңнән артык яңа очрак ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев