Аты барның — дәрте бар: Кукмарада татар атларын үрчетәләр
Хәзерге вакытта татар атларын үрчетү республикабызда берничә хуҗалыкта гына алып барыла.
Ат элек-электән кешенең юлдашы булып саналган. Нинди генә эшкә тотынса да, атлар ярдәмгә килгән, кешенең яшәү рәвешенә әверелгән, транспорт ролен дә үтәгән.
Техника заманы алга киткәч, бу ярдәмчеләр арткы планга күчкән, күп кенә токымнар юкка чыккан. Соңгы елларда, киресенчә, ат үрчетү, токымнарны кире кайтару белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Күптән түгел Татарстан Рәисе тарафыннан авыл хуҗалыгында атларны үрчетү программасын булдыру максаты куелды.
Хәзерге вакытта татар атларын үрчетү республикабызда берничә хуҗалыкта гына алып барыла. Шуларның берсе — Лениногорск районыннан Фәрид Нәбиуллин хуҗалыгы. Хуҗа кеше 2010 елда татар токымлы атларны торгызу үзәген булдыра һәм шуннан бирле әлеге шөгыль белән кысыксынучыларны барлый, борынгы йолаларны кайтару буенча төрле чаралар уздыра. Күптән түгел Лениногорскида узган ат чабышы да аның инициативасы белән эшләнә. Районыбыз данын яклап, бу бәйгедә Кукмара шәһәреннән Рөстәм Галиуллин һәм Минтимер Кәримуллиннар катнашты.
«Безне шушы бәйгегә Фәрид абый Нәбиуллин үзе чакырды. Безнең өчен бу яңалык булды, мондый төр ярышта үзебезне сынап карыйсыбыз килде. Татар токымлы атлар асраучы буларак, бик теләп ризалаштык. Мин үземнең „Тейма“ кушаматлы атым белән бардым», — ди Рөстәм Галиуллин.
Алга китеп, шуны да әйтим: бия хуҗасы белән район Сабан туе ачылышында да катнаша.
Бу ат чабышы, чыннан да, Татарстанда беренче тапкыр оештырыла. Төрле районнардан килгән 30дан артык атка хуҗалары белән республиканың 3 районы аша 70 чакрым араны узарга туры килә. Иртәнге сәгать 8дә башланып, кичке 5тә тәмамланган ярышта финишка 25 ат килеп җитә.
«Безнең юл Фәрид Нәбиуллинның „Алмакай“ ат утарыннан башланып китте. Беренче тукталыш шушы ук районда Зәй-Каратай авылында булды. Аннан соң Әлмәт районының Габдрахман авылына юл тоттык, өченче тукталыш Бөгелмә районының Карабаш авылы иде. Һәр җирдә безне табыннар әзерләп, җыр-биюләр белән каршы алдылар», — дип дәвам итә әңгәмәдәшем.
Атларга булган мәхәббәтем кечкенәдән килгән, ди Рөстәм.
«Минем әти Югары Өскебаш авылыннан. Аның да яшь вакытында аты булган. Яшүсмер чагымда авылга кайткач, атлар фермасына бара идем. Шул канга сеңгәндер инде, хәзер үзем дә асрарга булдым, ләкин гадине түгел, нәкъ менә татар атын. Бу бәйгедә катнашуыбыз да юкка булмады, 70 чакрым араны безнең атлар бернинди авырлыкларсыз үтә алды», — ди ул.
Әйтеп үткәнемчә, татар токымлы атларны үрчетүчеләр елдан-ел арта бара. Бу токымның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Алар аксыл-сары төстә, тыгыз, нык тәнле, уртача зурлыкта, бик чыдам булып саналалар. Тарихи фактларга таянсак, ХVI гасырда рус хәрби җайдакларының күпчелеге татар атларында йөргән, Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской үзенең хәрби яуларында тиз һәм җиңел йөрешле татар атларын кулланган. Бу, әлбәттә, әлеге токым турында берничә мәгълүмат кына, алар турында бик күп язарга булыр иде.
Язмамның икенче герое Минтимер Кәримуллин — Кукмара Сабан туенда ат чабышында катнашкан егет. Ул дусты Рөстәм Галиуллинның татар токымлы «Тейма» кушаматлы биясе белән финиш сызыгын беренче булып уза.
Минтимер Кәримуллин — бөтен күңеле белән ат яратучы кеше, татарларда андыйларны «ат җене кагылган», диләр.
«Беренче тапкыр 8 яшьтә әти атка утырткан иде, инде менә 20 ел ат өстендә, дисәм дә ялган булмас. Хәзер, чын-чынлап, аларны үрчетү белән шөгыльләнәм, 22 атның ике башы — татар токымлы. Ә менә хыялым — бу юртакларны күбрәк кешеләр белән таныштыру, алар белән аралашу, ял итү урыны булдыру. Шушы юнәлештә эшлибез инде. Фәрид Нәбиуллин — әлеге эштә безнең башлап йөрүчебез. Ул атлар белән бәйле борынгы йолаларны кире кайтару өлкәсендә дә эш алып бара. Шул уңайдан без дә быел Кукмара Сабан туенда „Аударыш“ уены оештырдык», — ди ул.
Әңгәмәдәшем бу көрәштә Олыяздан дусты Илнур Гобәйдуллин белән катнашкан. Уенның нидән гыйбарәт икәнен дә аңлатып үтте ул. Аударыш — борынгы төрки халыклардан калган спорт уены. Билләренә сөлге бәйләнгән уенчыларның максаты берсен-берсе ат өстеннән тартып төшерү яки, көндәшенең атына утырып, аны биш секунд кочаклап тору икән.
Минтимер Кәримуллин 2023 елда «Аударыш» уены буенча Әлмәттә «Татнефть» Кубогына оештырылган ярышта — беренче, соңрак Саба районында булган дөнья Чемпионатында чит илләрдән килгән 15 кеше арасында икенче урынны яулаган иде. Алга таба да бу уенны популярлаштыру юнәлешендә эш алып барылачак әле, диде ул саубуллашканда.
фотода: Минтимер Кәримуллин белән Рөстәм Галиуллин (сулдан уңга). /Энҗе Камалиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев