Әсән-Елга авылыннан Рашидә Шәрәфиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Рашидә апаның хезмәт юлы да аерым хөрмәткә лаек. Ул гомер буе “Әсәнбаш” хуҗалыгында терлекче булып эшли.
Әсән-Елга авылында яшәүче Рашидә Габдрахман кызы Шәрәфиева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Мөхтәрәм юбилярны олуг гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков һәм башкалар тәбрикләде.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде.
– Рашидә апа үзенең тырышлыгы, сабырлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән хөрмәт казанган. 90 еллык гомер юлы – үзе бер зур тарих. Бу еллар эчендә күпме хезмәт, мәшәкать, шатлык-сөенечләр кичерелгән. Иң мөһиме – бүген Рашидә апа балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен күреп, аларның җылысына төренеп яши. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның игътибарын тоеп, озак еллар бәхетле гомер кичерүегезне телибез, – диде ул.
Рашидә Габдрахман кызы Кызыл Октябрь авылында туып-үсә. Соңрак Әсән-Елга авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Харис белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген Рашидә апаның сигез оныгы, алты оныкчыгы бар. Балалары өчен ул һәрвакыт тырышлык, сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булып тора.
Рашидә апаның хезмәт юлы да аерым хөрмәткә лаек. Ул гомер буе “Әсәнбаш” хуҗалыгында терлекче булып эшли. Кечкенә бозаулардан башлап үгезләргә кадәр карый, үз эшенә җаваплы була.
– Әни бер нәрсәдән дә курыкмаган, кыю, батыр йөрәкле, тырыш булган. Без – балаларын да хезмәт сөяргә, мөстәкыйльлеккә өйрәтеп үстерде. Әни иртән-иртүк эшкә йөгерә иде. Безне көтү чыгарырга уята, шул вакытта мич тулы ризык әзер була иде. Өйне, бакчаны, каралты-кура тирәләрен дә һәрвакыт тәртиптә тотты. Сиксән яшенә кадәр печән чапты, – дип искә ала олы кызы Ризидә апа.
Хезмәт сөючәнлек – Рашидә апаның бөтен гомеренә сузылган сыйфат. Ул бүген дә тик утырырга яратмый.
– Эшне яраттым, көчем булса, әле дә эшләр идем, – ди юбиляр, елмаеп.
Мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, Рашидә апа үз-үзен карап йөри, газеталар укый, тормыш белән кызыксынып яши. Аның өчен иң зур байлык – балалары, оныклары һәм оныкчыкларының янәшә булуы, аларның игътибарын һәм хөрмәтен тою.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев