Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әсән-Елга авылының «Акъяр» чишмәсе быел да бик күпләрне үз янына җыйды

«Чишмә бәйрәме«ндә район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Мамадыш районы җитәкчесе Вадим Никитин да катнашып, үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.

Әсән-Елга авылының «Акъяр» чишмәсе быел да Кукмарадан гына түгел, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җыр-моң сөючеләрне үз янына җыйды. 

Тумышы белән Әсән-Елга авылыннан булган, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәп, шунда хезмәт куючы, пар канаты Ләйсән белән ике ул үстерүче олы йөрәкле, киң күңелле якташыбыз Илнар Хафизовның тырышлыгы белән биредә искиткеч матур «Чишмә бәйрәме» гөрләде. 

— Кайда гына булсам да, үземнең Әсән-Елга авылыннан икәнемне горурланып әйтәм. Чыннан да, туган җир минем өчен бик якын һәм кадерле. Шәһәрдә төпләнсәк тә, атна саен диярлек төп нигезгә, туган якка кайтырга тырышабыз. Анда, колач җәеп, газиз әниебез каршы ала, гаиләсе белән абыем, дусларым, туганнарым яши. Шөкер, соңгы елларда авылыбыз шактый нык үзгәрде: асфальт юллар салынды, электр баганалары, су системасы тулысынча алышынды, балалар мәйданчыклары ясалды, чишмәләр төзекләндерелде, мәчетебез эшли, мәдрәсә дә бар. Быел программа кысаларында балалар бакчасына, мәдәният йортына ремонт ясалды, фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Пычак урта мәктәбенең ашханәсендә дә яңарту эшләре бара. Киләчәктә су буйларын чистартырга, киңәйтергә, матурларга планлаштырабыз. Моның өчен инде проекты эшләнде, программага керәсе генә калды. Шулай ук иске мәчетне дә реставрацияләү нияте бар, — диде Илнар Хафизов. — Ә инде чишмәгә килгәндә, ул кайчандыр елгадан шактый читтә, ярның икенче ярында иде. Әтинең теләге белән без аны төзекләндердек, авылга якынайттык. Мин ел саен, әтинең туган көненә туры китереп, аның истәлегенә чишмә буенда зур бәйрәм оештырырга тырышам. Быел да әзерлек эшләре вакытында авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы хезмәткәрләренең, авыл яшьләренең өлеше зур булды. Киләчәктә дә чишмәгә юл өзелмәсен, аның шифалы суыннан файдаланучылар тагын да күп булсын. 

"Чишмә бәйрәме«ндә район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, Мамадыш районы җитәкчесе Вадим Никитин да катнашып, үзләренең изге теләкләрен ирештерделәр.

Сергей Димитриев: «Әсән-Елга авылында дуслар, якыннар, җыр-моң яратучылар өчен бәйрәм уздыру матур традициягә әверелде. Мондый очрашулар алга таба да озын гомерле булсын», — диде һәм булдыклы, игелекле, чын авыл, район җанлы егет үстергәне өчен якташыбыз Илнар Фәнил улының әнисе Асия ханымга Рәхмәт хаты тапшырды.

Ә менә Анатолий Петровичка Илнар Хафизов белән бер командада сигез ел эшләргә туры килгән. 

— Мамадышта хезмәт юлын башлап, беренче чирканчык алган тырыш, булдыклы, олы йөрәкле егет ул. Район башлыгы Сергей Димитриевның: «Биредә инде бар да эшләнелде», — дигән сүзләренә: «Эш бетми ул, әле авылга бассейн да кирәк, боз сарае да комачау итмәс», — дип тә өстисе килә. Илнар Фәнил улы тотынса, барысын да башкарып чыгачак, — диде депутат. — Мөгаен, Кукмараның суы да шифалыдыр, булдырасыз бит! Район да бар яктан үсештә. Сезнең өчен мин бик шатмын. Алга таба да шулай дәвам итегез.


Берсеннән-берсе матур котлау һәм рәхмәт сүзләреннән соң, бәйрәм сәхнәсе артистлар карамагына күчте. Программаның ни дәрәҗәдә бай икәнлеген күргәч, кайберәүләр, ышанмыйча, тел шартлатып куйгандыр. Әйе, чыннан да, чыгыш ясаган, танылган артистлар арасында кемнәр генә юк иде бит! "Чишмә бәйрәме«нә килүчеләр дүрт сәгать дәвамында татар эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Рафис Кәлимуллин, Зәринә Хәсәншина, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Иркә һәм махсус кунак — Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның дәртле, матур, халык күңеленә үтеп кергән иң популяр җырларын тыңлады, аларга кушылып биеде, ял итте, концертны алып барган Җәвит Шакировның мәзәкләреннән рәхәтләнеп көлде, кич буена җитәрлек энергия туплады. Баянчы якташыбыз Айнур Моратов, скрипкачы Динә Закированың да килүе бәйрәм сәхнәсен тагын да ямьләндереп җибәрде. 

— Кукмаралыларны электән бик яратам. Кунакчыл, ачык йөзле, киң күңелле сез. Егетләрегез белән дә күп эшләргә туры килде. Кызганыч, Илнар Камалиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗановлар инде арабызда юк. Әмма аларның җыр-моңнары бүген дә халык күңелендә яши. Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыгыз Вадим Захаров та иҗат өлкәсендәге тәүге баскычларын безнең төркемдә башлап җибәргән иде. Ул да — бик кешелекле егет, яхшы җырчы, — диде Зөһрә ханым Шәрифуллина. — Бәйрәмгә чакырып, яраткан тамашачыларым белән күрештергән өчен Илнар Фәнил улына бик рәхмәтле мин. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып ял итәргә мондый очрашулар бик кирәк. 

Бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы, әлбәттә, бәйрәм салюты булды. Төрле төстәге утлар, җемелди-җемелди, күккә сибелгәндә, йөзләрдә якташыбыз өчен горурлык һәм сөенеч чаткылары балкыды.

Гөлфия Билалова:

— Җирлегебездән бик күп күренекле кешеләр чыккан. Әмма җаны-тәне белән туган авылын яратучы, халкын хөрмәт итүче, аны төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертүче бер генә. Ул — безнең йөзек кашы булган Илнар Хафизов. Үз көче белән югары дәрәҗәләргә күтәрелгән, уңышларга ирешкән авылдашыбызның игелекле хезмәтләре сөйләп кенә бетерерлек түгел. Быел да күренекле, яраткан артистларыбыз белән очрашу мөмкинлеге тудырды, матур концерт программасы белән бар халыкны ял иттерде ул. Мин үзебезнең милләтпәрвәр, татар җанлы авылдашыбыз Илнар Хафизов белән, чын мәгънәсендә, горурланам.

Ясирә Гарифуллина:

— Илнар Хафизов исемен әйтүгә, «Кукмара авазы» радиосында эшләгән якташыбызның эфирга чыгуын көтеп алган вакытлар хәтердә яңара. Аның матур тавышы, берсеннән-берсе мәгънәле тапшырулары еллар узса да онытылмый. Илнар Фәнил улы иң элек Мамадышка, аннары Зәй, соңрак Казанга китеп баргач, бераз моңсуланып та алган идем. Ләкин ул ямансуларга ирек бирми: менә инде берничә ел рәттән туган авылының «Акъяр» чишмәсе буенда бәйрәм оештыра, тормышка яктылык нурлары, рәхимлелек чаткылары, игелек тамчылары өләшә. 

Илнар — әнисе Асия ханымның да зур горурлыгы. Арабызда аның кебек асыл егетләр булганда, тормыш та матур һәм күркәмрәк тоела. Шуңа күрә һәр көннең ямен һәм тәмен белеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев