Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әсән-Елга авылында яшәүче тыл ветераны Галия Гафарова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Тыл ветеранына Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әсән-Елга авылында яшәүче тыл ветераны Галия Гафарова 95 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Олуг яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә көр күңелле, ачык йөзле, хәтере үткен. Һәркемне танып, җылы итеп эндәшә, күңелендә матур хатирәләрен саклый.

Юбилярны котларга район башлыгы ярдәмчесе Равия Каримуллина, “Наз” социаль ярдәм үзәге җитәкчесе Гөлүсә Әхәтова һәм Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков килде. Алар Галия апага ихлас теләкләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, тыныч һәм имин тормыш теләделәр.

Тыл ветеранына Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Галия апа 1931 елның 26 февралендә Әсән-Елгада дөньяга килә. Дүрт сыйныф тәмамлаганнан соң, “Әсәнбаш” колхозында намуслы хезмәт куя, 25 ел буе сыер савучы булып эшли. Аның балачагы сугыш елларына туры килә, яшьлек еллары да җиңелләрдән булмый. Шулай да ул тормыш сынауларына бирешми.

Тормыш иптәше Роберт абый белән алар 44 ел тату гомер итәләр, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүген Галия апа үз көнен үзе күрә. Әсән-Елгада яшәүче улы Айрат һәм Ижевск шәһәрендә гомер итүче кызы Римма, кияү-килен, оныклары һәрчак хәл белешеп торалар. Галия апа да алар белән даими элемтәдә, хәтта якыннарының телефон номерларын да яттан белә.

— Яшь чакта авырлыклар күп күрдек. Хәзер исә тормышлар җитеш, Аллага шөкер. Балаларым акыллы, тәртипле булды, шуңа сөенеп, үземне бәхетле санап яшим, — ди ул.

Олуг юбилеен каршы алган Галия апага алдагы көннәрендә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм якыннары җылысында бәхетле гомер телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев