Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аш-Буҗи авылында «Ак Бүре» футбол мәйданчыгы ачылды

Ашбуҗилыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде.

Авылда күптән көтелгән вакыйга 

Аш-Буҗи авылында "Ак Бүре" футбол мәйданчыгы куллануга тапшырылды. Әлеге спорт корылмасы район җитәкчелеге, җирле эшмәкәр Фәнис Хәмәтдинов һәм авыл җанлы башка кешеләрнең уртак тырышлыгы белән сафка басты.

Ашбуҗилыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде. Ул авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, спорт мәйданчыгын булдыруда башлап йөрүчеләргә рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
Сергей Димитриев, Кукмара районы башлыгы
Сергей Димитриев, Кукмара районы башлыгы

 

 

- Соңгы елларда район буенча бик күп спорт мәйданчыклары куллануга тапшырылды. Бүген әлеге шатлыклы вакыйга сезнең авылга да килеп җитте. Футбол кырының өслеге район ярдәме белән эшләнсә, Фәнис Фәләхетдин улы аның калган өлешен үз өстенә алды. Барлыгы 1 миллион 500 мең сумлык чыгым тотылды. Үз бизнесыннан акча бүлеп, шушындый изге эшләр башкару - зур мәртәбә. Авылның дәрәҗәсен күтәреп, яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек тудырганыгыз өчен рәхмәт. Ә балаларның шатланганын күрү - үзе бер күңелле, - диде Сергей Димитриев.

Район башлыгы шулай ук җирлек халкының тырышлыгын да билгеләп үтте. Зур Сәрдек җирлеге бер шәхси хуҗалык җитештергән табыш күләме буенча республикада алдынгы урыннарны били.

-Җирлекнең шулай бай, матур яшәвенә сөенәм. Сезне башкаларга үрнәк итеп куябыз. Зур Сәрдек гимназиясендә дә 400дән артык бала белем ала. Күп районнарда мондый күрсәткеч юк. Сезнең кебек авыллар күбрәк булсын иде, - диде ул.

Билгеле, җирлек тормышының үсешендә Фәнис Хәмәтдинов кебек булдыклы, авыл җанлы кешеләрнең өлеше зур. Ул туган җирен үстерүгә, авыл халкының тормышын яхшыртуга күп көч һәм матди ярдәм кертә. "Ак Бүре" футбол мәйданчыгы да аның игелекле эшләренең берсе генә. Алга таба да мондый башлангычлар дәвам итәчәк, ди эшмәкәр.

Фәнис Хәмәтдинов, шәхси эшмәкәр
Фәнис Хәмәтдинов, шәхси эшмәкәр 

-Бу - авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Әлеге эшне узган ел башлап җибәрдек. Кукмарадагы күппрофильле лицейдан футбол кырының өслеген алып кайттык. Бүгенге көндә монда балалар рәхәтләнеп уйный. Кичкә кадәр аларның шат авазлары тынмый. Мондый матур күренеш алга таба да дәвам итсен, авылыбыз яшәсен, - дип сөйләде Фәнис Фәләхетдин улы.

Балаларга зур бүләк

Спорт мәйданчыгына керү юлы да тәртипкә китерелеп, таш җәелгән, ә әйләнә-тирәсенә агачлар утыртылган. Аларның саны йөздән артып китә, диделәр.

Бу - авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга.
Спорт мәйданчыгы - авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. 

-Нинди генә эш башласак та, һәрвакыт әйләнә-тирәсен төзекләндереп, агачлар утыртабыз, юлларын кайгыртабыз. Матурлык ул - яшәеш. Ул булмаса, эш тә бармый, күңел дә үсми. Капка төпләренең чабылган, агачлар, чәчәкләр утыртылган булуы - болар барысы да авылны бизи.. Мәчет янында әни хөрмәтенә ачылган чишмәбез дә бар. Анда туристлар килә. Мөслим, Саба районнарыннан да килеп карап киттеләр. Авылда чүп үләне үсеп, тирә-юнь пычрак булса, бер дә күңелле түгел, - диде ул.

 

Спорт корылмасын ачу тантанасы 13–14 яшьлек үсмерләр арасында
Спорт корылмасын ачу тантанасы "Кукмара сөте" призына уздырылган футбол турниры белән дәвам итте
Фәнис абый өчен мондый эшләр - күңел халәте. Чөнки һәркем дә үз тырышлыгы белән тапкан малын туган җирен, авылын, халык тормышын яхшыртуга юнәлтә алмый.

-Коръәндә дә кергән акчаның күпмедер өлешен сәдака итеп бирергә кирәклеге турында язылган. Хәерле эшләргә тотылган акча безгә икеләтә әйләнеп кайта. Шуңа күрә мин мондый максатларга акчаны жәлләмим. Эшләве дә рәхәт, яшәве дә рәхәт, гаиләмдә дә тынычлык, халык алдында да күңелле, - диде Фәнис абый.

Алмаз Галимов, 12 яшь:

— Авылда футбол белән шөгыльләнүче яшьләр бик күп. Без көн саен диярлек бирегә җыелып футбол уйныйбыз. Элек хоккей мәйданчыгында яки болында уйнарга туры килә иде. Хәзер исә үзебезнең заманча, уңайлы футбол кыры бар. Биредә киенеп-чишенү өчен махсус бүлмә, тамашачылар өчен утырып карау урыннары да булдырылган. Футбол кыры ачылуына бик шатбыз. Монда рәхәтләнеп уйнап, осталыгыбызны арттырырбыз дип уйлыйбыз.

Бәйрәм табынсыз булмый

Спорт корылмасын ачу тантанасы 13–14 яшьлек үсмерләр арасында "Кукмара сөте" призына уздырылган футбол турниры белән дәвам итте. Ярышта Аш-Буҗи, Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Березняк һәм Купка авылларыннан килгән командалар катнашты.

Әлбәттә, бәйрәм табынсыз узмый. Ашбуҗилылар кунакларны казанда пешкән тәмле пылау һәм кайнар самавыр чәе белән сыйлады.
"Ак Бүре" футбол мәйданчыгы 

Шулай итеп, Аш-Буҗи авылында тагын бер матур эшкә нигез салынды. "Ак Бүре" футбол мәйданчыгы балаларның шат авазлары яңгыраган, яшьләрнең спорт белән шөгыльләнгән, авыл халкын берләштергән урынга әверелсен! Авылларда шундый изге башлангычлар күбрәк булып, туган җирләребез көннән-көн ямьләнсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев