Арпаязны яшел таулар кочкан
“Арпаязны яшел таулар кочаклап ала кебек, Әнисенең куенына сыенган бала кебек...” – дип яза якташыбыз Фоат абый Галимуллин үзенең туган авылына багышланган “Арпаязым” дигән шигырендә.
Композитор Җәүдәт Гыйльманов аны көйгә салган, ә Арпаяз кызы, популяр җырчы Гүзәл Кәшәпова исә шулкадәр моңлы итеп, сагышларга бирелеп башкара ки, уйлар йомгагы үзеннән-үзе истәлекләргә барып тоташа...
Арпалы яз
Авыл атамасы белән бәйле мәгълүматлар юк диярлек. Күпләр аны кырда арпа уңышы бик күп булганга шулай аталгандыр дип белә. Ә менә Арпаязда гомер итүче Әлфинур апа Әгълиевага исә әнисе түбәндәгеләрне сөйләп калдырган: “Таулар белән уратып алынган, куе урман үсеп утыручы урынга Ярмәк (Яри) дигән кеше килеп урнаша. Ул, агачларны кисеп, үз хуҗалыгын булдыра. Әкренләп авыл ишәя башлый. Алар умарталар тота, басуга күп итеп арпа чәчәләр. Бервакыт яз көне бу якларга Иван Грозныйның вәкилләре килә икән, дигән хәбәр тарала. Ярмәк иске зират уртасындагы аланлыкта өстәл әзерли, аларга бал белән чәй эчертә һәм каршыларына туп-тулы бер кисмәк арпа китереп куя, бу “алтын”ны күтәрергә көчегез җитсә, авылга керерсез, ди. Тегеләр китеп баралар. Авыл афәттән сакланып калына. Шуннан соң авылны арпалы яз, ягъни Арпаяз дип йөртә башлыйлар”.
- Әнием Рабиганың мәгълүматлары ни дәрәҗә дөрестер, әйтә алмыйм. Әмма безнең нәселнең Ярмәкләргә барып тоташуы хак. Ярмәк - әнинең җиденче буын бабасы булган, - ди Әлфинур апа. – Минем әни алдынгы сыер савучы иде, исеме бер дә Мактау тактасыннан төшмәде. Үзем дә пенсиягә чыккач кына колхоз эшеннән туктадым. Аңарчы фермада сыер да саудым, бозаулар да карадым, лаборант, ферма мөдире булып та эшләдем. Беренче елларда өзлексез кул көче иде. Саламны кибәннән күтәрәмләп алып керәсең, сенажны вагонетка белән ташыйсың, тирес түгәсең, сыерларны кул белән савасың. Ул вакытларда хезмәт бигрәк авыр иде шул. Яшьлек фермада үтте, дисәк дөресрәк булыр. Шулай да зарлануны белмәдек. Иптәшем белән дүрт бала үстердек, җиде оныгым бар. Бүгенге тормышның рәхәтлекләренә куанып яшәп яткан көнем.
Авылның Акъәбисе
Арпаязда иң өлкән кешеләрнең берсе – Бибирауза апа Габдрахманова. Аңа быел көз көне 92 яшь тула. Сөбханалла, күзләре күрә, зиһене ачык әбинең.
- Картайдым инде, картайдым дисәм дә, бүгенге матур тормышларны бер дә калдырып китәсе килми, - ди ул. - Бу йортка 1951 елда авылның түбән очыннан килен булып мендем. Иптәшем Габдулла бригадир иде. Колхоз эшенә кеше җитмәгән вакытларда: “Килер бер көн, эшне үзегез эзләп йөрерсез, таба алмассыз”, - дип әйтә иде ул. Бик дөрес сүзләр бит. Әнә авылда эш урыннары булмагач, балалар Кукмарага йөри. Мин җиденчедә укыганда хат ташучы булып эшләдем. Көн саен Өлгегә почта алырга төшәсе. Почта начальнигы Сәрби апа: “Балакаем, бар, кайт. Караңгыга каласың алайса”, - дип, тизрәк минем сумкаларны тутыра да юлга озата иде. Көзге пычракларда, кыш көннәрендә Пычак авылы күпереннән чыгарга курыккач, йөгереп узганым хәтердә. Аннары мин күп еллар фермада эшләдем: сыерлар саудым, яңа туган бозауларны да тәрбияләдем, малларга ашау да керттем. Хәзер уйлап утырам да батыр йөрәкле, нык булганбыз икән, дим. Ачлык-ялангачлыкны күп татыдык, хәзерге буынга безнең баштан кичкәннәрне төштә дә күрергә язмасын.
Габдулла абыйның вафатына инде 15 ел үткән. “Бу арада бик еш төшкә керә. Берсендә: “Син өйдә кирәк әле”, - диде. Шөкер, улым Гыйльфан гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшим, бабаем да риза булып ятадыр, - ди Бибирауза апа. – Балаларга рәхмәттән башка сүзем юк”.
Кул эшләрендә - күңел җылысы
Авыл клубы хезмәткәре Эльмира Ибраһимова: “Рәзилә Гыйльмуллинаның кул эшләре күргәзмәсен күп кенә чараларга алып бардык. Бик булдыра ул”, - дип мактаган иде, чыннан да, яшь киленнең һәр эшенә күңел җылысын салганы күренеп тора.
- Мин – Кенәбаш авылы кызы. Әнием Равия безгә кечкенә вакытта матур итеп кофталар, күлмәкләр бәйләп киертә иде. Мөгаен, әлеге мавыгу аннан күчкәндер, - ди Рәзилә. - Почта аша кайтарылган журналлардагы үрнәкләргә карап бәйләү эшенә керешәсең дә, бар дөньяңны онытасың. Ыргаклы энә белән дә эшләргә яратам. Шулай ук чигү, сәйләннәр белән картиналар ясау да бик ошый. Соңгы вакытта алмазлы мозаикага өстенлек бирәм. Җәй көне кул эшләренә вакыт калмый, ә менә кышкы озын кичләрдә бик рәхәтләнеп эшлим. Матурлык тудырып, якыннарыңны да сөендерәсең, аннары кул эшләре сәламәтлек өчен дә файдалы.
Рәзилә тормыш иптәше Рафил белән ике бала үстерә. Әниләре Тәгъзимә апа да яшьләргә булышып, һәр башлаган эшләренә теләктәшлек күрсәтеп тора икән. Авылны бик яратам, шәһәрдә яшәүне күз алдыма да китермим, дип торучы яшьләр булганда, Арпаязның киләчәге дә өметле.
Туган якның балы бигрәк тәмле
Армиядән соң Себер якларына китеп, шунда яшәгән, эшләгән Зөфәр абый Билалетдиновны олыгайган көнендә туган туфрак үзенә тартып кайтара. Дөньяга килгән, балачагы үткән нигезгә яңа йорт сала, биредә бик күп умарталар тота ул.
- Читтә йөреп кайтканнан соң, туган авылның кадерен ныграк аңлыйсың. Бүгенге көндә төп яшәү урыныбыз Нократ Аланында булса да, ике көннең берендә Арпаязда без. Авылда инде 28 ел умарталар тотам, - ди Зөфәр абый. – Бал кортлары күршеләргә комачау итә башлагач, быел йортлардан читтәрәк җир кишәрлеге алдык һәм умарталарны су буе тирәсенә күчердек. Умарта өе (омшаник) ясап, кышка да шунда гына калдырырга исәп. Авылда бар җирдә чәчәк бит ул, шуның өчен кортларга да нектар эзләп әллә кая кадәр барасы юк. Аннары туган якның балы да бөтенләй башка шул, тәмле. Елына күрә быел да уңыш яхшы.
Зөфәр абый ояларны, рамнарны үзе ясый. Бары тик чыбык белән балавызны гына сатып ала икән. Аңа улы Салават һәм оныклары да булыша. Без барганда, әтиле-уллы бал аерту белән мәшгуль иде. Савытка агып төшкән сап-сары балның хуш исе соң!
- Әнинең дә умарталары бар иде. Бал кортларына мәхәббәт аннан киләдер, дип беләм. Мин умарталарны, иң беренче чиратта, үземнең күңел халәте өчен тотам. Ә инде сораучылар булса, әлбәттә, сатабыз. Бүгенге көндә 40лап умартабыз бар. “Бакфаст” токымлы ике ана корт сатып алган идем, нигәдер бик ошап бетмәделәр. Ә менә Дагыстаннан алып кайткан “Карпат” кортлары безнең һава торышына күбрәк туры килә. Хәзер бергә кушылып, яңа төр кортлар барлыкка килгәндер инде, - ди гаилә башлыгы.
– Бал кортлары чисталыкны бик ярата, алар янына юынмаган килеш һәм хушбуйлар сөртеп барырга ярамый. Чөнки секунд эчендә очып килеп чагып алырга мөмкиннәр. Кортларның сизгерлек дәрәҗәсе кеше белән чагыштырганда 40 тапкырга күп.
Билалетдиновлар кышка якынча бер ояга 20 килограмм бал калдыра икән. Болай эшләсәң, кортлар кышны яхшы чыга, нык булалар, ди алар.
Тимердән гөлләр коя
Сүзем япь-яшь егет Илзат Мәрданов турында. Армиядән кайткач, Кукмарадагы оешмаларның берсенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша да шуннан тимерчелек серләренә төшенә башлый: капка-коймалар, теплицалар ясый, кулына нинди тимер эләгә - шулардан гөлләр коя.
- Бизәкләрне үзем дә уйлап чыгарам, интернеттан да карыйм, - ди ул. – Кулыңда һөнәр булгач, кайда барсаң да югалмыйсың. Шуның өчен тимер эшен үзләштерүемә сөенәм генә.
Мәрдановлар хуҗалыгында нәрсәне генә алма, барысына диярлек Илзат кулы “тигән”. Бизәкләп ясалган гөл савытларында чәчәкләр үсеп утыра, көтүлек буларак файдаланылучы махсус тәгәрмәчле җайланма эченә сарыклар куылган, ә инде ротанг дигән материалдан үрелгән сиртмәле таганнан исә хәтта төшәсе дә килми. Абыйсы Зөлфәт белән ишегалларына да ялт итеп брусчатка җәеп куйганнар.
- Авылда яшьләр шактый, фермерлар, эшмәкәрләр дә бар. Егетләрнең барысы да булсын дип тырышалар. Шуның өчен киләчәктә авылның үсүенә шигем юк, - ди балалар бакчасында 30 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан Әлфия апа. – Шөкер, өйләребездә яхшы яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылган: газ, су кергән, телефон да бар. Авылга яңа клуб һәм медпункт кирәк, берәр кибет тә (РайПОның “Автолавка” машинасы атнага бер тапкыр гына килә) ачылса, тагын да яхшы булыр иде.
Арпаязга “җан” өрүчеләр
Караңгы, ямьсез, җимерелеп килүче иске клубны төзекләндереп, буяп, су, канализация челтәре уздырып, территорияне чистартып, авылның менә дигән ял итү урынына әверелдергән Эльмира һәм Рөстәм Ибраһимовлар турында кемнән генә сорасаң да, алар авылга “җан” өрүчеләр дип, бары тик мактау сүзләре генә ишетәсең. Шушы арада гына оештырылган “Авыл бәйрәме” дә бик күп кунаклар, артистлар катнашында, югары дәрәҗәдә үткән.
- Эшли башлаган елны авылда “Нәүрүз” бәйрәме оештырдык. Ул вакытта кеше бик аз килгән иде. Алга таба әкренләп яшьләр дә, өлкәннәр дә активлаша башлады. Балалар һәм спорт мәйданчыкларыннан да халык өзелми, - ди Эльмира ханым. - “Кыю йөрәкләр” төркеме булдырып, кызлар белән “Елатмагыз әниләрне” дигән спектакль өйрәндек һәм район күләмендә өченче урынны алдык, сертификат белән бүләкләндек. “Яшьлек” ансамбленә йөрүчеләр дә бик булдыра. Аларга милли күлмәкләр дә тектердек. Клубта төрле түгәрәкләр эшли. Балалар белән бик күп чаралар оештырабыз. Яз-көз айларында мәдәният учагының түбәсеннән су үтү генә күңелгә тынычлык бирми. Җитәкчеләр киләчәктә яңа клуб вәгъдә итәләр, бәлки тиздән хыяллар чынга ашар.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев