Авариядә 25 турист зыян күргән
Анталиянең Кемер курорт районында туристлар утырган автобус әйләнеп капланган. Бу хакта Anadolu агентлыгына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 25 турист зыян күргән. Алар арасында Россия, Норвегия һәм Польша гражданнары да булган.
Юл һәлакәте 23 июль кичендә булган. Зыян күрүчеләрне якын-тирәдәге хастаханәләргә алып киткәннәр. Күпчелек кеше пыяла кыйпылчыкларына киселгән, аларны хастаханәгә яткыру таләп ителмәгән, дип яза Татар-информ.
фото: www.tvn24.pl
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев