Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әниләр клубы: Күңелле очрашу, иҗади мизгелләр һәм рухи баю

Чарада шәхси эшмэкәр, психолог, Райнур хәзрәт Газизов та чыгыш ясады.

Әниләр клубы – әниләргә үзенең тормышын баетырга, яңа дуслар табарга һәм иҗади сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирүче уникаль мәйданчык. Клуб кысаларында даими рәвештә төрле кызыклы очрашулар, мастер-класслар һәм иҗади кичәләр оештырыла. Шәһәребезнең үзәк китапханәсендә узган җылы очрашуның инициаторы - "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Динара Әхмәт. Райондашларыбызга ул берничә ел рәттән уңышлы оешып килүче "Әниләр марафоны" аша таныш.

Клубның быел беренче утырышы Кукмарада узуы районыбызга карата зур хөрмәтне күрсәтә. Чарада шәхси эшмәкәр, психолог Райнур хәзрәт Газизов та чыгыш ясады. Ул әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шул исәптән балалар психологиясе, гаилә мөнәсәбәтләре, шәхси үсеш һәм рухи тәрбия мәсьәләләре турында фикер алышты.
Катнашучылар Райнур хәзрәт Газизовка бик зур рәхмәтләрен белдерделәр. Алар бу очрашуның аларга көч биргәнен, яңа белемнәр һәм күзаллаулар алырга ярдәм иткәнен билгеләп үттеләр.

Шулай ук биредә күп бала тәрбияләүче, Әниләр клубы эшчәнлегендә актив катнашучы әниләр дә чыгыш ясады.

Клуб эшчәнлегендә иҗади кичәләр дә аеруча популяр. Аларда әниләр шигырьләр укыйлар, җырлыйлар, төрле уеннарда катнашалар һәм бергә күңел ачалар. Бу чаралар әниләргә көнкүреш мәшәкатьләреннән арынырга, көч-энергия һәм позитив эмоцияләр алырга ярдәм итә.

Клуб җитәкчеләре әйтүенчә, мондый очрашулар әниләр өчен бик мөһим. Алар аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм бер-берсенә ярдәм итү мөмкинлеген бирә. Киләчәктә клуб тагын да кызыклырак һәм файдалырак вакыйгалар оештырырга планлаштыра.

Клуб эшендә катнашучылар мондый очрашуларның әниләр өчен бик мөһим һәм кирәкле булуын ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев