«Әни, минем бар да яхшы»: Якташыбыз Павел Кузьмин елдан артык махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт итә
Павел Вячеславович — алты ай Владимирда укыганнан соң, Краснодар өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә армия хезмәте узган егет. Шунлыктан солдат, хәрбиләр тормышы аның өчен чит түгел.
Райондашыбыз Елизавета ханым Кузьминаның улы Павел бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында килешү буенча хезмәт итә. Әнисе көн саен улыннан җылы сүз көтә.
— Моннан берничә ел элек кәрәзле телефонны җай чыкканда, тормыш мәшәкатьләреннән бушаганда гына кулга алган булсам, хәзер ул — минем өчен иң кадерле җайланма. Чөнки каядыр куйсам, Павел шалтыратыр йә язып җибәрер дә, ишетми, газиз балам белән сөйләшә алмый калырмын дип куркам. Шөкер, элемтәгә чыга алмаса, СМС-хәбәр булса да юллый. «Әни, борчылма, минем бар да яхшы», «Әни, мин исән-сау» дигән сүзләрнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын үзем генә беләм, — ди Елизавета апа.
Павел Кузьмин гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Аның ике абыйсы бар. Өлкәне — хәрби хәрәкәтләр ветераны.
— Павел белән минем яшь арасы ун елдан артык. Кечкенәдән куркусыз, үзсүзле булды ул. Әгәр нидер уйлый, үз алдына ниндидер максат куя икән, бар тырышлыгын, көчен биреп, шуңа омтыла. Ниятеннән кире кайтару өчен нәрсәдер эшләүдән бер файда юк. Махсус хәрби операция зонасына да үз теләге белән китте. Энекәш — батыр йөрәкле егет ул, — ди хәрби турында абыйсы Марс.
Райондашыбызга 8 июльдә 34 яшь тулган. Махсус хәрби операциягә киткәнче Нократ Аланындагы заводта эшләгән.
— «Кайчан өйләнәсең инде, улым?» — дип сораганда, гел эш күплегенә сылтый иде. Торыр җире, эш урыны бар, хезмәт хакы да начар булмады. Әмма ул махсус хәрби операция башланганнан бирле андагы иптәшләре, дуслары өчен борчылып яшәде. Кечкенәдән бергә булган, балалар бакчасына йөргән, бер мәктәптә укыган якын дустын югалтуны да бик авыр кичерде. Барысын уйлап йөргәндер инде. Көннәрдән беркөнне: «Әни, язмышында кемгә нәрсә язылганын алдан берәү дә белми. Мин дә иптәшләр янына китәм, урыным шунда», — диде. Дүртенче дистә белән баручы өрлектәй улыңа ни дисең инде?! Тамагыма утырган төерне көч-хәл белән йотып җибәреп, үземне кулга алып, ризалык бирүдән башка чарам калмады. Павелның хәрби часть белән килешү төзегәненә 28 июньдә бер ел булды. Иң элек алар Оренбург өлкәсендәге Тоцкий полигонында бер ай хәрби өйрәнүләр үтте. Анда вакытта, кирәк-яраклар алып, янына бардык, рәхәтләнеп сөйләштек. Хәрби кием бигрәк килешә инде үзенә дип сокланып, хәерле юллар, кабат очрашулар насыйп булсын дип теләп аерылыштык, — ди әңгәмәдәшем.
Павел Вячеславович — алты ай Владимирда укыганнан соң, Краснодар өлкәсендәге хәрби частьларның берсендә армия хезмәте узган егет. Шунлыктан солдат, хәрбиләр тормышы аның өчен чит түгел.
— Физик яктан элек тә көчле иде ул, спортны үз итте, хәзер дә сынатмый, — ди әнисе. — Бүгенге көндә улым махсус хәрби операция зонасында шофер булып эшли, танкларны, хәрби машиналарны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә. Хезмәте, йөкләнгән бурычы бик куркыныч инде, аңлыйбыз. Йокларга ятканда да, иртән уянгач та: «Балаларны үзең яклап, саклап йөрт», — дип, Ходайдан сорыйм, теләкләр телим. Мең шөкер, улым ике тапкыр чираттагы ялга кайтты. Икенче ялыннан әле күптән түгел генә озаттык. Өйдә вакытта әни кеше аеруча да кызыксына бит инде ул: мин дә, җаен туры китереп, йә тегене, йә моны сорыйм, ниләр белән тукланулары, кайда йоклаулары, кием-салымнарын ничек юулары турында төпченәм. Чын хәрби ул безнең, электән беркайчан артыгын сөйләмәде, зарлануның нәрсә икәнен дә белмәде. Хәзер дә шулай. Павелның гына түгел, андагы барлык ир-егетнең гомерләре озын булып, исән-имин хезмәт итеп кенә кайтсыннар.
Елизавета ханым гуманитар ярдәм, "исем«ле посылкаларның да вакытында ияләренә барып җитүен әйтте.
— Районның «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем волонтерлары инде әллә ничә тапкыр Павел хезмәт итүче отрядка да кирәк-яраклар алып барды, — ди ул. — Икенче улым Станислав, энесе белән аралашып, нәрсәләр кирәклеген язып ала да, бергәләп туплап җибәрәбез. Егетләр алга таба да ике арадагы элемтәне өзмәсеннәр иде. Бала өчен өйдән нәрсәдер юллый алу да — әни кешегә зур сөенеч, бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев