Җәмәгать судьяларына документларны татарстанлылар Дәүләт хезмәтләре аша тапшыра ала
2025 елның февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов министрлыкка Дәүләт хезмәтләре аша җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген кертү процессын тизәйтергә кушты.
Татарстанда хәзер җәмәгать судьяларына документларны төбәк порталы аша гына түгел, федераль Дәүләт хезмәтләре аша да тапшырырга мөмкин. ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итүгә багышланган коллегия утырышында юстиция министры урынбасары Марат Низамиев агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшнең төп нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Республиканың җәмәгать юстициясе системасын цифрлаштыру бюрократик йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм миллионлаган бюджет акчаларын экономияләргә мөмкинлек бирде. Министр урынбасары сүзләренә караганда, моңарчы Татарстанда җәмәгать судьяларына документлар тапшыру өчен бер генә электрон мәйданчык — Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы эшли иде. Аны 2022 елда гамәлгә керткәннән бирле портал 340 меңнән артык гариза эшкәрткән.
2025 елның февралендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов министрлыкка Дәүләт хезмәтләре аша җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген кертү процессын тизәйтергә кушты. Бу процесс сентябрьдә төгәлләнде.
«Бу гражданнарыбыз өчен суд системасы белән хезмәттәшлек итүне уңайлырак итә. Бу мөмкинлек кертелгәннән бирле ай ярым дәвамында инде 228 гариза кабул ителгән», — дип сөйләде Марат Низамиев.
Министр урынбасары чыгышында җәмәгать судьяларының суд приставлары хезмәте белән электрон элемтәләренә аерым тукталды. 2022 елның сентябреннән суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә 456 меңнән артык документ җибәрелгән. Шуларның 151 меңнән артыгы — 2025 елда.
Башкарма документлар җәмәгать судьяларының суд участокларыннан турыдан-туры суд приставлары хезмәтенә тапшырыла ала, дип искәртте Низамиев. Моның өчен гражданнарга тиешле үтенеч белән бергә гариза юлларга гына кирәк. Мондый механизм гражданнарның дәүләт органнары белән үзара хезмәттәшлеген гадиләштерә һәм суд карарларын үтәү процессын тизәйтә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев