Алучы да гаепле, бирүче дә
Районда узганел ике икътисадый җинаять теркәлгән.
Алар турында тулырак сөйләү өчен, район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Рәмис Гафуровка мөрәҗәгать иттек.
- Җинаять эшләрнең берсе ялган җир кишәрлекләре бирү белән шөгыльләнгән авыл җирлеге башлыгына карата кузгатылды. Ул үз гаебен тулысынча таныды. Хәзерге вакытта ун эпизодтан торган җинаять эше тиешле карар чыгару өчен судка җибәрелде. Икенчесе – ришвәт алу белән бәйле. Ялган юл белән икенче төркем инвалидлык алырга телүче берничә кеше арадашчыга акча бирә. Ул исә, үз чиратында, акчаларны инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен белешмәләр ясаучыга тапшырырга тиеш була. Әмма без капчыкта ятмый, дигәндәй, кыңгыр эшләрнең дә кайчандыр очы килеп чыга. Оператив-тикшерү эшләре уздырылды, ришвәтчелек белән шөгыльләнүченең кем булуы ачыкланды, җинаять эше ачылды. Бүгенге көндә материаллар тикшерү комитетына җибәрелде, - ди Рәмис Раиф улы. – Ришвәт бирү-алу, арадашчылык. Боларның барысы өчен да закон җаваплылыгы каралган. “Күчтәнәч” күләме 10 мең сумга кадәр булса - вак ришвәт, ә инде 10 мең сумнан бер тиен артып китсә дә, бу инде авыр җинаять дип санала. Җәза бирү, штрафлар күләме дә шул категорияләрдән чыгып билгеләнә. Россия Җинаятьләр Кодексының 291нче маддәсендә бер искәрмә бар. Анда болай диелгән: Әгәр кеше янап акча алучы турында үзвакытында хәбәр итә, полиция хезмәткәрләренә тикшерү чараларында активлык күрсәтә икән, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Әмма безгә кемгәдер, ниндидер хезмәт өчен ришвәт биргәннән соң акчаларын кире кайтару өчен дә гариза белән килүчеләр бар. Син инде ул эштә катнашкансың икән, бу җинаять составына керә, дигән сүз. Югары суд пленумы буенча алар зыян күрүчеләр дип саналмый һәм зыян да кире кайтарылмый.
Мин үзем инде унбиш ел хокук сагында хезмәт куям. Казанда эшләгән вакытта ришвәт тәкъдим иткәннәре дә, ришвәт алырга этәргәннәре дә булды. Рапорт язып, теркәп, тиешле тикшерү чаралары үткәрелде. Закон таләпләрен бозу очраклары булмасын өчен, бүлек хезмәткәрләре арасында һәрдаим әңгәмәләр уздырыла, коррупциягә каршы закон нормалары да искә төшерелә.
Әгәр хокук сагында яисә башка өлкәдә хезмәт куючылар тарафыннан акча таләп итү очраклары була, коррупцион юнәлештәге җинаятьләр белән очрашасыз икән, район эчке эшләр бүлегенә килә һәм шәхсән минем үзем белән очраша аласыз. Анонимлык гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев