Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аллерголог киңәшләре: 8 Мартка нинди чәчәкләр бүләк итәргә ярамый

Кайбер чәчәкләр аллергияле кешеләргә зыян китерергә мөмкин.

8 Мартта хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итәләр. Әмма чәчәкләрнең кайберләре сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин, бигрәк тә аллергияле кешеләргә. Бу хакта «Радио 1»гә «Ромашка» клиник диагностика үзәге аллергологы Александра Молочкова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.

Эксперт сүзләренчә, иң «куркыныч» чәчәкләр — лилияләр. Аларның көчле исе баш авыртуга, тын кысылуга һәм аллергиягә китерә ала. Шулай ук белгеч хризантемалар бүләк итүдән тыелырга киңәш итә. Аларның серкәсе бинада бик тиз тарала икән.

Энҗе чәчәкләре һәм декоратив көнбагышлар бүләк итәргә киңәш ителми. Бу чәчәкләр шулай ук аллергик реакция китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, табиб кыр чәчәкләре һәм киптерелгән чәчәкләрдән ясалган композицияләр бүләк итмәү яхшырак дип белдерде. Мондый чәчәк бәйләмнәре бик нык тузан җыя һәм аллергия китереп чыгара ала.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев