Алинәгә ярдәм кирәк
Алинә җитлегеп җитмәгән килеш, яралгының 30 атналыгы вакытында 1385 грамм булып туа. Кызының тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авыру икәнен әнисе берничә елдан соң гына белә.
Нырты авылында туып-үскән якташыбыз Наилә Гайфиева бүгенге көндә Казан каласында гомер итә. Ике бала әнисе ул: кызы Алинәгә - 17, улы Кәримгә 5 яшь.
Алинә җитлегеп җитмәгән килеш, яралгының 30 атналыгы вакытында 1385 грамм булып туа. Кызының тумыштан балалар церебраль параличы (ДЦП) белән авыру икәнен әнисе берничә елдан соң гына белә. Инде 3 яше тулып та, һаман аягына баса алмаган кызчыкка невропатолог, туганда җәрәхәт алу нәтиҗәсендә, үсешендә тоткарлыклар булуын әйтеп, «бер кочак» диагноз яза. Ә бит аңа кадәр дә, Алинәсен күтәреп, Наилә участок балалар табибына берничә тапкыр мөрәҗәгать итеп карый. «Борчылмагыз, 2 яшь тулгач йөреп китә, 3 яшь тулгач, аягына басачак», - дигән фаразларны гына ишетә ул. Алинә төрле тикшеренүләр үтә башлый һәм аңа инвалидлык таныклыгы бирелә. Табибларның үзвакытында дөрес итеп диагноз куймаулары, әлбәттә, сәер күренеш. Әмма бу очракта – факт.
Һәм шуннан бирле якташыбыз, Алинәне аякка бастыру өчен, чын мәгънәсендә, көрәш башлый. 13 ел дәвамында кызы йөрергә, кашык тотарга, язарга, укырга, үзен-үзе карарга өйрәнә. Гадәти мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлый: укытучылар өйгә килеп дәрес бирәләр.
Бүгенге көндә Алинә Казандагы көллиятләрнең берсендә социаль хезмәткәр белгечлегенә укый. Музыка белән кызыксына, хореография түгәрәгенә йөри. Якын-тирәдәге кибетләргә дә әкрен генә атлап, үзе генә барып килә икән. Әмма гәүдәсе тонуста булмасын, ягъни мускуллары, аяк-куллары катып калмасын өчен, аңа елга берничә тапкыр төрле үзәкләрдә реабилитация үтәргә, дәвалану алырга кирәк.
«2010 елда, Алинәгә биш яшь вакытта табиблар операция ясадылар. Операция түләүле иде. Безнең хәлебезгә кереп, матди яктан булышкан, битараф булмаучылар ярдәме белән аңа акча туплый алдык. Операциядән соң, Алланың биргәненә мең шөкер, кызыбыз беренче адымнарын уңышлы ясады, әкрен генә йөри башлады. Ә хәзер без үтә торган һәрбер дәвалану курсы кызымның үсешенә зур этәргеч бирә, аның йөрү хәрәкәтләре яхшыра, тонусы кими. Фикер йөреше күзгә күренеп алга ките», - ди Наилә ханым.
Кечкенәрәк буйлы, җыйнак кына гәүдәле Наиләгә карыйсың да боларның барысы өчен дә никадәр хезмәт, йокысыз төннәр кергән бит, каян көч тапты икән, дип сокланасың. Ул моннан берничә ел элек иреннән аерылган, балаларның әтисе алимент та түләми икән. Дөрес, бүгенге көндә ул ялгыз түгел, тормыш иптәше бар. Әмма гаиләнең матди яктан хәле Алинәне даими рәвештә реабилитация үзәкләренә йөртергә мөмкинлек бирми.
Наилә шундый үзәкләрнең берсендәге бәяләр белән танышу өчен прейскурант күрсәтә. Алинәнең сәламәтлегенә бик тә мөһим булган традицион кытай массажының бер сеансы гына да – 1750 сум, ЛФКныкы 1050 сум тора. Икесенә бергә бер курс алу өчен 66 мең сум акча кирәк. Әле бит дәвалануның нәтиҗәсе булсын өчен комплекслы, ягъни башка дәвалану ысулларын да алу мөһим. Әйтик, узган елның март аенда өч атналык дәвалануда булу 143 мең сумга төшкән.
Наиләнең алга куйган максаты – кызын бу тормышта мөстәкыйль булырлык, үз көнен үзе күрә алырлык итеп аякка бастыру. Әлбәттә, болар барысы да зур чыгымнар сорый. Аңлыйбыз, күпләребезнең хәзерге заманда «кычкырып торган» акчалары юктыр. Әмма кемгәдер ярдәм итәсе, сәдака бирәсе килгән, күңел нечкәргән вакытлар була. Әйдәгез, яшь кыз Алинәгә ярдәм кулы сузыйк әле. Аның да бәхетле булырга хакы бар бит.
Алинәгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, әнисе Наиләнең телефон номеры редакциядә.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев