Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Әлегә боз ышанычлы түгел

Кече елгаларда һәм күлләрдә боз калынлыгы инде 6 сантиметрга җитә, ләкин тотрыклы салкыннар әлегә юк, бозның структурасы куркынычсызлыкны тәэмин итми.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге начальнигы Регина Гаязова куркынычсыз калынлыктагы бозның кайчан барлыкка килүе турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының су объектларында боз барлыкка килү процессы башланды. Шул ук вакытта без балыкчыларның һәм балаларның бозга чыгуын күзәтәбез. Әлегә боз формалашмаган, ул әле куркынычсыз түгел», — дип билгеләп үтте Регина Гаязова.

Ул билгеләп үткәнчә, боз барлыкка килү процессы берничә фактордан тора: агым тизлеге, сулыкның тирәнлеге һәм җил көче, шулай ук һава температурасы.

«Кече елгаларда һәм күлләрдә боз калынлыгы инде 6 сантиметрга җитә, ләкин тотрыклы салкыннар әлегә юк, бозның структурасы куркынычсызлыкны тәэмин итми. Кышкы балык тотуны яратучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: бозга чыгуны беразга кичектереп торыгыз», — дип өстәде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге начальнигы.

Аның сүзләренчә, әгәр температура тагын бер атна минус 15 градус торса, шул ук вакытта явым-төшемнәр һәм көчле җил булмаса, Татарстан сулыкларында боз җитәрлек калынлык җыячак.

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев