Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Алар Кукмара данын яклады

Чарада төрле районнардан килгән катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, иҗади сәләтләрен, җәмгыять тормышындагы активлыкларын күрсәттеләр.

Биектау районының Бөреле авылында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. 

Әлеге чарада төрле районнардан килгән катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, иҗади сәләтләрен, җәмгыять тормышындагы активлыкларын күрсәттеләр.

Районыбызны әлеге дәрәҗәле бәйгедә лаеклы рәвештә тәкъдим итеп, җинү яулаучылар:

«Хатын-кыз — лидер» номинациясендә — Эльвира Миннәхмәтова, район газетасының баш мөхәррире. Аның һөнәри осталыгы, җаваплылыгы һәм җәмгыятькә хезмәт итүе — чын лидерлык үрнәге.

«Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә — Линара Шәрипова, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Идел» үрнәк бию ансамбле җитәкчесе. Аның таланты һәм эшенә тугрылыгы нәтиҗәсендә үсеп килүче яшь буын милли традицияләргә һәм халык биюләренә мәхәббәт белән тәрбияләнә.

«Ир-ат — игелекле йөрәк» номинациясендә — Габделхәй Галиев. Ул — киң күңелле, изге эшләре һәм ярдәмчеллеге белән райондашларыбыз арасында зур хөрмәт һәм танылу яулаган кеше.

Райондашларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз! Аларның үрнәге барыбызны да игелекле гамәлләргә, мәдәниятне үстерүгә һәм җәмгыятькә хезмәт итәргә рухландырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев