Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Алабугада 3 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп һәлак булган

Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Алабугада өч яшьлек кыз җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте, дип яз  "Татар-информ" МА

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, кыз 7 нче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Баланың әтисе эштә булган, ә әнисе кер юу белән шөгыльләнгән. Шул вакытта бала тәрәзә төбенә менгән һәм бөҗәкләр кермәсен өчен куелган челтәргә ябышып, аска егылып төшкән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев