«Актаныш-информ» журналисты — «СМИротворец» Бөтенроссия конкурсында җиңүче
Конкурста бөтен илдән 1450 кеше катнашып, алар 14 000нән артык эш тәкъдим итте.
«ТАТМЕДИА «Актаныш-информ» АҖ филиалы журналисты, ТР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова «СМИротворец» XVII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавында Җиңү музеенда узды.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Милләтара журналистика гильдиясе үткәргән «СМИротворец» конкурсы ел саен Россия ММЧда милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр темасына иң яхшы материалларны билгеләп үтә. Җиңүче статусын Ләйсән Газизовага Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов тапшырды.
2025 елда конкурста бөтен илдән 1450 кеше катнашып, алар 14 000нән артык эш тәкъдим итте. «Печать», «Телевидение», «Интернет», «Этнозвук», «Детские и молодежные СМИ», «Блоги», «Поколение мультимедиа» номинацияләрендә 35 басма һәм автор, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Нация победителей» махсус номинациясендә җиңүче дип табылдылар.
Ләйсән Газизова нәкъ менә шушы махсус номинациядә катнашты һәм финалистлар арасына керде. Медиафорум кысаларында ул «Бөек Ватан сугышында Россия халыклары батырлыгы» дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады, анда Татарстан һәм Актаныш районы геройлары турында сөйләде.
Фото: «Кукмор-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев