Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксөндә Кукмара коймагы пеште

Федераль Сабантуйда татар утары оештыру республикадан бары тик безнең районга гына тапшырылган иде.

Мордовиядәге Ләмбрә районының Аксөн (Аксеново) авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе үтте. «Яшә һәм исәнме, Сабантуй» дип аталган әлеге зур бәйрәм берьюлы берничә ачык мәйданда эшләде. Бу көнне Россиянең 30дан артык төбәгеннән: Киров, Төмән, Әстерхан, Мәскәү, Свердловск, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм башка якларыннан,  шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар килде. Сабантуйда 60 меңнән артык кеше катнашты. Димәк, безнең Кукмарабыз анда тагын да танылды.

Ни өчен шулай  дисезме? Анысы турында соңрак. Иң элек әлеге бәйрәмнең берникадәр рәсми өлешенә тукталыйк әле.
Бөтенроссия Федераль Сабан туе  ачык дип игълан ителгәч, Мордовия җитәкчесе Артем Здунов кунакларны рус, мокша, эрзя, татар милли телләрендә сәламләде. Татарча исәнләшүе дә юкка түгел. Чөнки,  беренчедән, дәрәҗәле кунаклар арасында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов булса, икенчедән, Аксөн җирлегендә татарлар гомер итә икән, бары тик ике генә мордва кешесе яши, диделәр. 

Мордовиядәге Сабантуй Россия халыкларының мәдәни мирасы елы һәм Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде. Шунлыктан әлеге чараны да ике республика кулга-кул тотышып оештырды. Төп сценарийны «Казан» җыр һәм бию ансамбленең сәнгать  җитәкчесе Чулпан Закирова әзерләп, мәйданның төп сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим итте. Бәйрәмнең пролог өлешендә меңнән артык артист катнашса, шуларның яртысы - Татарстаннан. 

Сабантуйда берьюлы берничә мәйданчык эшләде. Төп мәйданда фестивальне ачу тантанасы узса, икенче мәйданчыгы «Фестивальләр фестивале»  дип аталды. Анда концертлар, фестивальләр һәм бию флешмоблары үтте. 

Ләмбрә районының мәдәният идарәсе алдан ук төрле номинацияләр буенча конкурс игълан иткән булган. Анда безнең үзешчәннәребез дә катнашырга теләк белдереп хәбәр биргәннәр. Шушы Сабантуй кысаларында узган «Авылым тавышлары» дигән I төбәкара татар җыры фестиваль-конкурсында «Сердәш» вокаль ансамбле беренче урынны яулады. Ә «Чәчкә», «Акварель» һәм «Креатив» бию ансамбльләре «Идел буеның иң яхшы 10 коллективы» төбәкара конкурсының лауреатлары булды. 

Өченче мәйданчык та тамашачыларны үзенә нык җәлеп итте. Чөнки биредә Татарстанның көрәш Федерациясе оештырган «Батыр-2022» дип аталган билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары үтте. Әлеге бәйгедә безнең районнан өч көрәшче барды һәм матур күрсәткечләр яулады. Олыяз егете Илнур Гобәйдуллин – 75 килограммда, Янилдән Рүзәл Тимергалиев 85 килограммда беренчелекне алды. Югары Казаклар авылыннан Ринат Дәүләтшин авыр үлчәүдә Теләче егете Раил Нургалиев белән финалда призлы урын өчен бил алышты һәм нәтиҗәдә дүртенче урында калды. Башка спорт төрләре – армрестлинг, гер спорты буенча республика спартакиадасы үткәрелде, мордва милли көрәше һәм фин-угыр ярышлары традицияләре яңартылды.

Сабантуй бәйрәменең башка мәйданчыкларында шулай ук  Мордовиядә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде, ат чабышлары узды. Моннан тыш, этник авыл һәм татар базары оештырылды, халык кәсебе товарлары сатылды,  кунаклар төрле халыкларның үзенчәлекле мәдәнияте белән танышты, шулай ук милли ризыкларны татып карый алды.

Ә инде Кукмарабызның танылуына килсәк, Федераль Сабантуйда татар утары оештыру республикадан бары тик безнең районга гына тапшырылган иде. Димәк, бу - ышаныч дигән сүз.  

Иң элек Аксөн җирлеге башлыгы Айса Йосыповның сүзләрен җиткерик әле: 

«Сезнең никадәр масштаблы эш башкаруыгызны ничек чагыштырырга да белмим. Таң калдык. Әмма итекләрне һәм табаларны аз алып килгән идегез. Бәяләре чагыштырмача кыйммәтрәк булса да күренеп тора: сыйфатлы. Шуңа күрә тагын көтеп калабыз. Ә урамда төзелгән махсус мичтә  Кукмара коймагын авыз иткән беренче кеше мин булдым», - диде ул.

Татар утарын оештыру эше буенча җаваплы итеп билгеләнгән район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина әйтүе буенча, Кукмара ишегалды Сабан туе башланырга ун көн алдан әзер булган. 

«Коймалар белән әйләндереп алынган ишегалдындагы агач буралардан ясалган йортларны, манарасы, ае булган мәчетне, утарга керү өлешендә Татарстан, чыгу өлешендә Кукмара дип язылган ике зур агач капканы  төп подрядчы Азат Нәбиев җитәкчелегендәге оешма унбиш көн дәвамында төзеде. Һәм безнең ишегалдыннан көне буе кеше өзелмәде. Иң беренче павильон музей иде. Биредә татарның бөтен тормышы күренә. Аннан соң киез итек-киез комбинатының сату ноктасы урнашты. Иртәнге сәгать 8дә эшен башлап, кичке 6га кадәр товарларын зур сорау белән саттылар. Алар белән янәшә булган тегү фабрикасы әйберләре дә халыкта зур кызыксыну тудырды. Тәрәзә кашагалары бик матур милли бизәкләр белән ясалган мәчеттә Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам динен кабул итүгә 1100 еллык юбилей уңаеннан экспозиция әзерләнде. Аны да көне буе бик кызыксынып карадылар. Лубян урман хуҗалыгы көллиятенең күргәзмәдә һәм  мәйдан уртасындагы экспозициядә тәкъдим ителгән товарларын да халык яратып кабул итте. Күп төрдәге үрелгән кәрзиннәр соңгысына кадәр сатылды, дисәм дә хата булмас. Кукмара савыт-сабалар заводы җитештергән товарларны да, әлбәттә инде, һәркайда чират торып алалар», - диде ул.

Татар утары эчендә безнең үзешчәннәребез көн дәвамында халыкны милли моң, көй, бию белән күңелләрен канатландырды. Районыбызда яшәүче барлык милләтләрне чагылдырган: «Сердәш», «Сәйлән», «Акварель», «Инвожо», «Кна вел», «Чәчкә», «Карендәшләр» җыр һәм бию ансамбльләре һәм, әлбәттә, баламишкинчылар, аерым җырчылар анда чыгыш ясады. 

Кукмараның «Аш-су» җәмгыятенең эшчәнлеге аерым бәягә лаек.  Сабантуй бизәге булган мичтә алар көне буе меңләгән Сабантуй халкын табадан гына төшкән кайнар коймак белән сыйладылар. Көн дәвамында камыр куеп торып, ике капчык он, дистәләрчә йомырка һәм өч килограммнан артык чүпрә беткәнен белсәгез, күпме коймак пешкәнен күзаллавы да авыр. Аннан соң ишегалдындагы Кунак йортында Сабантуйның дәрәҗәле кунакларын да сыйлау аларга ышанып тапшырылган иде. 

Шулай итеп, быелгы Федераль Сабантуйга матур нокта куелды. Киләсе елда ул Әстерханда булыр дип көтелә. Әстерханда очрашканга кадәр... 
 
Мордовиядә үткән Сабантуйда Кукмара киез итек-киез комбинаты – 213 мең сумлык, металл савыт-сабалар заводы – 335 мең 287 сумлык, Лубян урман көллияте 50 мең сумга якын товар саткан. Кукмара тегү фабрикасының киемнәрен дә халык яратып алган.

фото: Фәил Хәбибуллин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев