Айназар Шакиров Мәскәүдә коляскалы теннис буенча Россия Чемпионатында катнашты
Айназар әле февраль аенда гына теннис уйный башлаган.
Хәтерләсәгез: Кукмарада яшәүче Айназар Шакировның язмышы турында үткән ел газетабызда «Ябылмый калган ишек» исемле махсус сәхифәдә сөйләгән идек. Аның гаебе белән булмаган юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, бүген ул инвалид коляскасында гына йөри ала. Язмыш сынауларын җиңгән Айназарның шушы көннәрдә Мәскәүгә кадәр барып, коляскадагыларның теннис буенча Россия Чемпионатында катнашып кайтуын зур җиңү дип бәяләргә мөмкин.
Айназар әле февраль аенда гына теннис уйный башлаган. Ә бит ул үзе алдан ниятләп түгәрәккә язылмаган да булган: эше буенча хисап бирергә дип, «Барс Арена» спорткомплексындагы түгәрәк ачылышы вакытына гына килә. Нәтиҗәдә, кызыксынып, кулына теннис ракеткасын алып уйнап карый һәм сигез ай дәвамында спорт залына күнегүләргә йөрү аны Мәскәүгә кадәр «алып килә». Ә аңа кадәр яз көне Казанда үткән турнирда беренчелекне яулый.
— Мәскәүдә узган Чемпионатта призлы урыннар яулый алмасам да, мин тәҗрибә тупладым, 15-25 ел дәвамында инвалид коляскасына утырып теннис уйнаучыларның ничек итеп үз-үзен тотышларын, уйнау осталыкларын күрдем, өйрәндем. Әлбәттә, алар белән ярышканда җиңүгә ышанычым юк иде, әмма үз хаталарыма игътибар иттем. Хәзер исә аларны төзәтү өстендә эшләячәкмен һәм күнекмәләремне яхшыртырга омтылачакмын, — диде ул Чемпионаттан кайткач. — Тәҗрибәле спортчылар минем үз борчуларыма «бикләнеп» ятмыйча спортка килүемне хупладылар һәм күнекмәләрнең еллар дәвамында формалашуын, ә мин теләгәнчә тиз генә барып чыкмавын аңлаттылар. Чемпионатка баруны матди яктан район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе күтәрде, туклану ягыннан Мәскәүдәге бер оешма иганәчелек ярдәме күрсәтте. Тренерым Флорид Хәбибуллинның барысын да сөйләшеп оештыруы нәтиҗәсендә мин, шулай итеп, Россия Чемпионатында катнаштым.
Айназар башкалага үзе генә бармый. Казаннан тагын ике спортчы белән бергә өчәүләп Татарстан данын яклый алар.
Айназар үзе район инвалидлар оешмасында эшли. Уңайлы мохит буенча эксперт булып тора һәм, объектларга тикшеренүләргә чыгып, аның уңайлы булу паспортын төзи (халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә уңайлы булуын билгели). Аз хәрәкәтләнүчеләр исемлегенә балалар коляскасы белән йөрүче әниләр, өлкәннәр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр керә. «Объект хуҗаларына, прокуратура тикшерүе чыкканчы, объектның һәркем файдалана алырлык булуы кирәклеге турында (пандус, баскычларда култыксалар һәм башка нечкәлекләр) җиткерәсе килә, әмма, кагыйдә буларак, барысы да киресенчә була, ягъни прокуратура вәкилләре килеп киткәннән соң гына эшләнелә», — ди ул.
Айназар шулай ук Ватанны саклаучылар фонды вәкилләре белән берлектә Казан, Буа, Нократ Аланы шәһәрләренә, Балтач һәм башка районнарга чыгып, махсус хәрби операциядә катнашып инвалидлык алучыларның торак шартларын тикшерә. Өйдә яки фатирда яшәү уңайлы булу өчен, аларга нәрсәләр кирәклеген өйрәнәләр, шуңа карап, ярдәм чараларын билгелиләр.
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Кукмарадагы «Барс Арена» спорткомплексында күнегүләр һәр ял көнне 16.00 сәгатьтә башлана икән. Теләге булганнарны биредә көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев