Җәй эшләсәң - кыш ашарсың: Зур Сәрдек гимназиясе бакчасында укучылар яшелчә, җиләк-җимеш үстерә
Гимназиянең бер гектар тәҗрибә участогы бар.
Мәктәпләрдә уку елы төгәлләнеп, дәрескә кыңгырау шалтырамаса да, территориясе балалар тавышыннан гөрләп тора. Чөнки укучылар көн саен бирегә җәйге практикага җыела. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчә, җиләк-җимеш, белем йортының әйләнә-тирәсе ямьле булып торсынга, матур чәчәкләр үстерәләр.
Зур Сәрдек гимназиясенең тырыш укучылары да бу эштән читтә калмый. Без килгәндә дә, аларның, бердәм булып, бакчада чүп утаган чаклары иде. “Ай-яй, быел чүп шәп”, – дип елмаеп каршы алды гимназия директорының киңәшчесе, бакча өчен җаваплы Гөлфия Сәфәргалиева. Әйе, быел табигать бу яктан беркемне дә аермады, жәлләмәде. Шуңа күрә укучыларга практикада эш җитәрлек.
Зур Сәрдек гимназиясенең бер гектар тәҗрибә участогы бар. Анда алар ниләр генә үстерми. Гөлфия апа 14 ел инде әлеге бакча өчен җаваплы булып тора. Бөтен җәй айлары шунда уза аның.
– Бакчага эре, вак суган, кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, татлы борыч, кыяр, ташкабак, кабак һәм башка яшелчәләр утырттык. Моннан тыш, әле безнең алмагачлар да бар, кызыл, кара карлыган куаклары да җитәрлек. Аларны ташландык бакчалардан алып кайтып утырткан идек. Аллага шөкер, уңышы мул күренә, – дип, бакча белән таныштырды Гөлфия Васыйл кызы.
Тәҗрибә участогында бишенче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр укучылар берәр атна хезмәт куя. Алар сыйныф җитәкчесе белән берлектә иртәнге сәгать сигезгә мәктәпкә киләләр һәм сәгать унбергә кадәр эшлиләр. Һәр сәгать саен унбиш-егерме минут ял итәләр.
– Быел чүп бик күп булу сәбәпле, нык көч куярга туры килә. Балалар бик тырышалар, практика күңелле уза. Бу, беренчедән, хезмәт тәрбиясе булса, икенчедән, кыш буена җитәрлек ризык бит. Чөнки үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрнең бер өлешен мәктәп ярминкәсенә алып барабыз, калганы гимназия ашханәсендә кулланылачак. Моннан тыш, җитештергән ризыклар кунакларны сыйлау өчен дә бик уңайлы. Чөнки безнең белем йортында уку елы дәвамында төрле бәйрәм, конференцияләр бик еш оештырыла, шул уңайдан һәрвакыт кунаклар кабул итәбез, – диде Гөлфия Сәфәргалиева.
Мәктәпнең бер теплицасы бар, алар анда ел саен кыяр үстерәләр. Быел исә әлеге яшелчәне ачык туфракка күпләп утыртырга булганнар. Бу эшне аерым проект нигезендә башкарабыз дип сөйләделәр.
– Сораштыра, кызыксына торгач, кыярга сорау бик зур икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки районда гына да күп кафе, ашханәләр ачыла. Аларга яшелчә кирәк. Шуннан чыгып киңәшләштек тә бакчага бер мең төп кыяр утыртырга булдык. Әлегә кадәр районның бер мәктәбендә дә мондый эшкә алынучы юк иде дип беләм. Киләчәккә планнарыбыз тагын да зур. Әгәр бу проект уңышлы чыкса, аны алга таба да дәвам итәргә һәм киңәйтергә уйлыйбыз, – дип шаккаттырды Гөлфия апа. – Ә кыярларның бер өлешен тозлап, калганын шул килеш кенә урнаштырырга исәпләп торабыз. Консервлау эшен үзебезнең пешекчеләр белән бергәләп башкарачакбыз. Әлегә алар вакытлыча ялда, эшкә чыгышларына уңыш та өлгерер, Алла боерса. Иң мөһиме: җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын.
Зәйнәп Мөхәммәтҗанова,
5 сыйныф укучысы:
– Мин Кара Елга авылыннан. Үткән ел Зур Сәрдек гимназиясенә укырга килдем. Елны “дүртле”, “бишле” билгеләренә тәмамладым. Хәзерге вакытта мәктәптә практика узабыз. Анда суган чүбе утыйбыз, яшелчәләргә су сибәбез. Авыр эшләр кушмыйлар, иптәшләр белән бергә-бергә күңелле. Мондый практикалар кирәк дип уйлыйм, чөнки без эшкә дә өйрәнәбез, аннары әлеге яшелчәләрне үзебез ашаячакбыз.
Зилә Хәбибуллина,
8 сыйныф укучысы:
– Мин Аш-Буҗи авылыннан. Практикага дус кызым белән велосипедта йөрибез. Без күршеләр генә. Монда суган чүбе утыйбыз. Авыр түгел, ияләндек инде. Чөнки үзебезнең янбакчада да чүп күп быел. Моннан тыш, авылдагы вак суган үстерүчеләргә дә чүп утарга йөрибез. Шулай итеп, каникуллар файдалы уза: ял да итәм, акча да эшлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев