Адайга Кыш бабай килде
Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте
Адай авылында Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр. Сабыйлар кунакларга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: матур итеп шигырь сөйләде, җырлады. Кыш бабай кулыннан бүләк алган балалар шатландылар, куандылар. Шулай итеп, Кыш бабай - Ислам Хәсәнов һәм Кар кызы - клуб мөдире Фәния Хәбибуллиналар балаларга гына түгел, әти- әниләргә дә бәйрәм ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев