Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адайда самавырлы бәйрәм

Бәйрәм матур, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды

 

Элек-электән самавырлы йорт ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.

21 август кичендә Адай авылы халкы һәм килгән кунаклар мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка “Ашьяулыклы өстәлемнең түрләрендә самавыр” дигән бәйрәмгә җыелды.

Анда авылыбыз үзешчәннәре башкаруында матур җырлар яңгырады, күрше Күкшел авылыннан килгән “Агымсу” гармунчылар ансамбленең моңлы көйләре көчле алкышларга күмелде, “Туган як моңнары” төреме кызлары башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Даны еракларга таралган “Сердәш” төркеме бәйрәмебез кичәсен тагын да дәртләндереп җибәрде.

Самавыр тарихы, аның төрләре, халкыбыз тормышында биләгән урыны турындагы кызыклы мәгълүматлар белән үрелеп барган концерт номерлары тәмамланганнан соң, бәйрәмнен иң “тәмле” өлеше башланды. Авыл халкы самавырда кайнаган, шифалы үләннәрдән ясалган хуш исле чәй, кайнар коймак һәм өстәлгә куелган тәм-томнар белән сыйланды. Чөкердәшеп чәй эчкәннән соң, күмәкләшеп, татар халык көенә биедек, тальян моңнары тыңлап ял иттек. Бәйрәмебез тәмамланганнан соң да халык таралырга ашыкмады, дәртле татар көйләренә һәм 80-90нче еллар дискотекасында биеп күңел ачты.

Фәния ХӘБИБУЛЛИНА, Адай авылы клубы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев