Ә синең тәлинкәң нинди?
Беркөнне интернет челтәрендә танылып килүче бер блогерның видеосын күреп, чын мәгънәсендә, гаҗәпләндем.
Кулланылыштагы әйберләрнең күбесе пластиктан булган заманада яшибез. Мунчада тәмле исләре килеп торган юкә мунчалаларын инде күптән оныттык, суыткычтагы сөтләр пыяла банкаларда түгел, пластик шешәләрдә саклана, тәрәзә төбендәге гөлләребез дә инде күптәннән балчык савытларда үсми. Хуҗалыктагы тимер чиләк-табакларны кибеттән алганда кайчагында зәһәр исе дә тиз генә бетми торган пластик савытлар алыштырды. Ул целлофан пакетлар турында әйтеп тә торасы юк! Азык-төлекне дә суыткыч-туңдыргычларда пластик савытларда саклыйбыз, микродулкынлы мичтә эретәбез, җылытабыз.
Беркөнне интернет челтәрендә танылып килүче бер блогерның видеосын күреп, чын мәгънәсендә, гаҗәпләндем. Әлеге яшь ханым, өендә кунаклар җыеп, туган көн үткәрде һәм өстәл җыештырганнан соң, шушының кадәр генә савыт-саба юасы калды дип мактанып, раковинасындагы бер тәлинкә белән берничә чынаяк, стаканны күрсәтте. Баксаң, ул, барлык ризыкны пластмасс тәлинкәләргә куеп, салып, табын әзерләгән икән. Кунаклар киткәч, өстәл җыйганда елап итәгенә ябышып йөри торган яисә бишектәге баласы булса бер хәл! Видеосы астына: «Менә бу натюрмортка карап та туган көннән соң савыт-сабаның никадәр күп җыелганына инанып була. Тик без алданмадык, бер тапкыр гына кулланылышлы савыт-саба сатып алдык һәм аларны соңыннан ташладык. Сезгә дә шулай эшләргә тәкъдим итәм!» — дип, өч өндәү билгесе белән язып та куйган әле.
Бу ханымның әлеге видеосыннан соң «кызып китеп», үземнең дә ватсаптагы «бит»емә: «Мине “бер кулланылышлы” өстәлгә чакырып та тормагыз, яме. Кире кайтып китәм», — дип, уены-чыны бергә язу калдырган идем. Чөнки эш урыныбызда үтә торган бәйрәм өстәленә дә, табигатькә чыкканда да мин үзем белән матур тәлинкә-чынаяк, кашык-калак алам.
Әлбәттә, бу язуыма карата кайтавазлар күп булыр дип уйламаган да идем. Минем кебекләр күп икән ләбаса. Кайберләренә тукталып узыйк әле.
Аш уздырганда да бер тапкыр кулланылышлы чынаяклар алалар. Бигрәк сәер инде. Савыт-саба беткәнмени, шаккатам.
Синең кебек мин дә бар: табигатькә ял итәргә барганда да яхшы тәлинкә, чынаяк алам. Миңа ашау тәмле генә түгел, ә матур да һәм матур савыт-сабада да булырга тиеш. Шундый «авыруымдыр» инде.
Тәлинкәне кытыр-кытыр иттереп, кашык-чәнечке белән ашауга ни җитә соң?!
Мин буш пакетларны да җыям һәм махсус җиргә алып барып тапшырам. Акчага түгел, күңел кушканга. Конфет кәгазен җыеп баручыларны, тапшыручыларны да беләм. 15 пластикны чүп чиләгенә ташламаган булса, аңларга тырышыр идем әле. Чүпләмик инде безне ашатучы, эчертүче бишегебез булган Җир-анабызны.
Фарфор тәлинкәгә, күгәрми торган кашык-калакка җитәме соң инде. Тәмле итеп ашавың ни тора! Пластмасс кашык авызны да ерта бит әле ул. Гомумән, бу кунакларны хөрмәт итмәү дип саныйм.
Әле миңа савыт-саба бертөрле стильдә булуы да бик мөһим. Әлбәттә, артыкка җибәрмичә генә бертөрлеләр белән өстәлне матурларга тырышам. Пластмасс савыт-саба черегәнче, никадәр еллар уза. Ярый ла һәрнәрсәне аерым җыеп, киредән эшкәртү производствосы анда җайга салынган булса.
Ә савыт-саба юа торган машина нәрсәгә?
Син дөрес әйтәсең. Болай да экология начар. Тагын шул бер кулланылышлыларны тотып, табигатьне начар калдык белән агулыйлар.
Көннән-көн яңалык кертеп, тормышыбызны, эшләребезне җиңеләйтәләр бит. Хәзер рәхәт заман: җылы су агып тора, юасың да куясың.
Иренгәннәр өчен һичьюгы савыт-саба юа торган машина бар.
Матур итеп сервировкалаганга җитми инде. Матур савыттан ашарга, эчәргә яратам. Шкафта — искеләре, иң матуры — өстәлдә. Бер генә тапкыр яшибез. Без бакыйлыкка күчкәч ташласалар да жәл булмас.
Үзе бер сәнгать бит инде ул өстәл әзерләү. Ризыгы затлы булса да, бер тапкыр кулланылышлы савыт-саба өстәлнең бөтен ямен ала торган нәрсә ул.
Минем: «Кире кайтып китәм», — дигәнемә карата бер шаяны: «Иң мөһиме — бүләгеңне калдырып кит, яме», — дип, язу калдырган иде. Китәм, китәм, үзем белән бергә бәйрәмнән калган бөтен чүп-чарны буш пакетка җыеп та алам әле. Хәер, анысы — бөтенләй башка тема.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев