«Ә безнең ишегалдында-2026» бәйгесендә Кукмара районыннан Рәйханә Степанова да катнаша
Тавыш бирүнең финал этабы 3-8 февральдә кадәр «Татар-информ» агентлыгы сайтында узачак, шуннан соң өч җиңүче игълан ителәчәк.
«Татар-информ» «Ә безнең ишегалдында — 2026» конкурсының икенче этабы башлануын игълан итте. Тавыш бирү финалы 3 февральдән 8 февральгә кадәр узачак, ә җиңүчеләрнең исемнәре 10 февральдә билгеле булачак.
Икенче этапка беренче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 10 финалист чыкты.
Үз тавышыгызны сылтама аша кереп бирергә мөмкин.
Финалга чыгучылар исемлегендә Кукмара районыннан Рәйханә Степанова да бар.
Конкурста катнашучылар ишегалларын ял итү һәм аралашу өчен чын кышкы киңлекләргә әйләндергән: шугалаклар ясаган, ут гирляндалары куйган, кар сыннары, чыршы шәһәрчекләре һәм тематик инсталляцияләр белән бизәгән.
Конкурсның икенче этабында акчалата бүләкләр алачак өч җиңүче билгеләнәчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Видео: Рәйханә Степанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев