71 ел бергә гомер иткән Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар: Бер-береңне санлап яшәргә кирәк
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев әлеге гаиләдә булып, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Кәркәүч авылыннан Фәния һәм Тимерхан Фатыйховлар 71 ел бергә матур гомер итәләр. Аларның тигез, дус-тату гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев әлеге гаиләдә булып, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Фатыйховлар икесе дә Кәркәүч авылында туып-үскәннәр, бер сыйныфта белем алганнар.
- И-и, ул заманнарда хәзерге кебек егетләр белән танышу юк иде бит ул. бергә укысак та, авыз тутырып сөйләшкән дә булмады. Минем фермада эшләгән чак иде. Беркөнне кичке биләмгә дә чыкмаган идем, иптәш кыз килде дә, йокымнан уятып, клубка чакырды. Чыксам, бер егет белән капка төбендә торалар, без сине бүген Тимерханнарга алып кайтабыз, диләр. Ничек итеп бер сөйләшмәгән кешегә барам инде мин, дидем. Тимерхан: “Ник мин кешедән киммени?” - ди. Сине чәйләр куеп көтеп торалар, без уйнап йөрмибез дип иптәшләрем дә үгетләделәр. Шулай итеп, тормышлы булып куйдым. Кара-каршы сөйләшкән булмаса да, Тимерханның акыллы егет икәнен белә идем, - диде Фәния апа, кияүгә чыккан вакытларын искә алып.
Кызга ул вакытта 23 яшь була. Яшь пар матур гына яши башлый. Шул вакытлардан соң 71 ел сизелми генә үтеп тә китә. Фатыйховлар гомер буе туган авылларында: Тимерхан абый - “Ударник” колхозында төрле эштә, Фәния апа башта урта мәктәптә, клубта, аннары авыл Советында, кибеттә җыештыручы булып эшли. “Урак та урдык, чалгы белән чаптык та, бәрәңге дә казыдык... Эш талымлап тормадык”, - ди Фатыйховлар. Икесе дә Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен тыл ветераннары булып исәпләнәләр.
- Әйбәт яшәдек, тавышланышып йөрмәдек, кеше сүзе ишетмәдек, кеше сөйләшмәдек, үзебезне генә белеп гомер иттек. Бөтен вакытыбыз эш белән үтте, шуңа күрә юк-барга вакыт калмады, - ди өлкәннәр.
Фатыйховлар биш балага гомер биргәннәр. Аларда да хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, максатчанлык һәм үҗәтлек тәрбияли алганнар. Балалары әти-әниләре үрнәгендә үзләренең бәхетле гаиләләрен булдырганнар, әби-бабайга ун онык һәм унөч оныкчык бүләк иткәннәр, өлкәннәр исә аларның уңышларына сөенеп гомер итәләр.
Тимерхан абый һәм Фәния апа фикеренчә, ир белән хатын бербөтен булганда чын бәхеткә ирешергә мөмкин. Ата-анаңны, туганнарыңны хөрмәт итеп, тамырларыңны һәм нәселеңне истә тотып яшәсәң генә тормыш юлы да тигез булыр дип саный алар.
- Яшьләргә киңәш шул: бер-береңне тиңләп, санлап яшәргә кирәк. Тимерхан нәрсә дисә, шуңа риза булдым, мин әйткәнне ул тыңлады. Тату булсаң гына тормыш шома бара, - диде Фәния апа. - Унбиш ел кайнана белән тордым. Әни бик әйбәт булды. Биш баланы карап үстереште.
Фәния апа үзе дә - бик әйбәт кайнана. Төп йортта төпчек уллары Мөнип абый һәм аның тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән бер түбә астында 34 ел дус-тату гомер итәләр.
- Әти белән әни безгә һәрвакыт үрнәк булдылар, кая барсак, нишләсәк тә, күңелебездән аларны искә алып эш иттек. Әле дә әти-әнигә охшарга тырышып яшибез. Балалар шук була бит инде ул, әмма бервакытта да әти-әнинең кычкырганы, әрләгәннәре истә түгел. Үзебез дә балаларны шулар үрнәгендә тәрбияләргә тырыштык. Безнең ул һәм кызыбыз, бүгенге көндә өч оныгыбыз бар, Аллага шөкер, - диде Мөнип абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев