Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

69 ел лилипут диагнозы белән яшәүче Николай Сергеев: Язмышыма үпкәле түгел мин

Аның буе 120 сантиметр.

Ул миңа балачактан ук таныш. Прасковья әбием үзенә кайткан саен, өстәл янына утыргач: «Аша суган, аша, алайса “Бәләкәй” Николай кебек кечкенә каласың бит», — дип әйтә торган иде. Әмма буе кыска булса да, бик күп уртача һәм озын буйлы ир-атлар да булдыра алмаганны эшләп, яшәп, бүген дә апасы Мария белән кош-корт, мал асрап, матур итеп тормышын алып бара Пчеловод авылында яшәүче Николай абый Сергеев.

Аның буе 120 сантиметр. «124 иде, яшь барган саен «утырам», — ди Николай абый. Белеме буенча хисапчы, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, заманында данлыклы сәгать төзәтү мастеры булган Николай абыйның дус-танышлары хәттин күп, үзе дә аралашырга, уен-көлке ярата. Ялгышмасам, Пчеловодта иң беренчеләрдән булып шәхси машинаны ул йөртә башлады. Кечкенә буен кимчелек дип түгел, ә үзенчәлек дип санап, язмышына үпкәләмичә яшәүче, икенче елга 70 яшен каршы алучы Николай абый — бик күпләр өчен үрнәк. 

Николай Сергеев: «Өченче-дүртенче сыйныфта укыганда гына гәүдәгә үземнең башкалар шикелле булмавымны белдем. Юк, алай лилипут дип, авылда үртәүче булмады, ә менә читкә чыккач әйтәләр иде. Бу бит кешенең аң дәрәҗәсеннән дә тора. Дөрес, сабыйлар төртеп күрсәткәндә ис китмәде. Хәзер “тирем калынайган” инде... Балачактан беренче хатирә: өй каршыбыздагы кибет янында тимерче алачыгы бар иде. Пасха көнне, 4 яшемдә шул тирәдә уйнаганда җигүле ат таптап китте. Ике күзең генә елтырап тора, бөтен җирең балчык, пычракка буялган иде, диләр. Ике кулым, умрау сөяге, биш кабыргам сынган. Дәваханәгә илтмәделәр, бинт белән урап куйганнар да, шул килеш ялганган. Әмма бинтны ничәдер айдан соң сүтеп алганда чыккан ис әле хәзер дә онытылмый. Ул заманда әбиләргә алып баралар иде бит. Икенче тапкыр кул сынгач, табиб килгәнен хәтерләмим, Югары Чурадагы бер әбине алып кайттылар. Ул, сынган җирне имгәнгән дип, кулымны утыртканда, авыртудан белгән ямьсез сүзләрнең барысын да аңа “тезгәнне” хәтерлим. Нәтиҗәдә кулларым кәкре булып калды». 

Әнисе аны бишенче сыйныфка Шәмәрдән бистәсендәге рус мәктәбенә алып бара. Улын ишегалдында калдырып, буен күргәч алмаслар дип куркып, Федора апа мәктәп директоры Хафиз Хафизов янына үзе генә керә. «Нинди генә бала булса да, без аны укытырга тиеш», — ди мөгаллим җитәкче.

Николай Сергеев:

«Минем бөтен тормыш шул Шәмәрдәнгә укырга керүдән башланды. Чөнки бернәрсәдән дә курыкмыйча үстем. Безнең нәнә (әни) алга карап фикер йөртә торган кеше иде. Кая гына барса да, Николайга рус теле кирәк булачак дип уйлаган ул. Бүгенгедәй хәтерлим: Шәмәрдәндә туган тиешле “Пистау” Мария апаның Зоя исемле кызы белән иң алга, бер парта артына утырттылар. Сыйныфтагы малайлар мине бер дә кимсетмәде, башкаларга да ирек бирмичә, якларга гына тордылар. Күбесе мәрхүм инде, калганнары белән ел саен диярлек очрашабыз. Яшермим, русча укырга авыр булды, беренче көннәрдә дәрес вакытында ничек итеп сорап чыгып керәсен дә белмәдем. Диплом алгач, ике ел үзебезнең хуҗалыкта хисапчы булып эшләдем дә аннан китәргә булдым. Эшемдә яратсалар да, минеке түгел икәнен аңладым. Мәктәптә укыган вакытта өйдәгеләр Казандагы дәваханәгә тикшертергә алып барды. Табиб: “15 ел эшлим, мондый баланы беренче тапкыр күрәм, профессорлар чакыртырбыз, тикшерербез, улыгызны калдырып китегез”, — дип кыстады. Коридорда басып торганда шул ишектән иреннәрен кып-кызылга буяган бер рус апасы чыкты да, апа, улыгызны монда калдырмагыз, диде. Нәнә табибларга: “Мәктәп тәмамлагач, улым ни эшлисен үзе карар, калдырмыйбыз”, — дип җавабын бирде. Кем белә, тәҗрибәләр үткәрсәләр, инде мин исән дә булмас идем. Шулай ук балачакта Шәмәрдәнгә Әлмәт театры спектакль белән килгәч, мине урамда күреп, үзләренә эшкә алып китмәкче булганнар. Әнисе риза булмас, дигәч кенә тукталып калганнар». 

Хисапчылык эшен ташлап, Николай Казандагы 41нче номерлы училищега укырга керә. Аны гел бишле билгеләренә генә тәмамлый. Сабада сәгать төзәтү мастеры булып 19 ел эшли. Өченче төркем инвалид буларак 16 сум пенсиясе дә өстәлеп тора. Шәмәрдәндәге сәгать мастеры ялга киткән арада, анда да эшләргә өлгерә. 

Николай Сергеев:

«Бервакыт Шәмәрдәндә нефтебаза директоры очрады да, машинасы ватылганлыктан, Сабага җыелышка алып баруымны үтенде. Аннан кайткач, нефтебаза котельныена кереп чыктым. Карасам, оператор кнопкага гына басып эшли, күмер ташып, утын ягып мәшәкатьләнәсе юк. Кызыктым. Бер оператор кирәклеген әйттеләр дә, директор, сезон башлангач, мине эшкә чакырды. Шулай итеп, бер смена котельнаяда оператор булып эшлим дә, өйгә кайтып юынып килеп, өч көн Сабада сәгать төзәтәм. Өйдәгеләр миңа Сабада эшли башлауга ук, 1979 елны кызыл төстәге ЗАЗ-968, халык телендәге Запорожец машинасы алып бирделәр. (Минем бит аякларым гына кыска, ә рәттән утырганда күрәсеңме: гәүдәм синең белән бертигез.) Хуҗалык мастерскоенда педальләрне 30 сантиметрга озынайтып эретеп ябыштырып бирделәр. Калган машиналарымның педальләрен болтлар ярдәмендә генә озынайта башладым. Машина йөртү таныклыгымны 19 ел йөрткәч кенә алдым. Чөнки ул буе 150 сантиметрдан ким булганнарга бирелми». 
Ышанасызмы: Николай абый хәзер 12нче автомат чит ил машинасын йөртә. Кайсы ир-ат моның кадәр булдыклылыгы белән горурлана ала соң әле? Кемнең аның кебек Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласы Абу-Даби каласында, Дубайда булганы бар? Урта Азия буйлап туристик поездда 18 көнлек сәяхәттә булырга да өлгерә ул. Ел саен шифаханәләрдә ял итә. 

Николай Сергеев:

«Мин лилипут диагнозы белән 45 яшьтә лаеклы ялга чыктым. Әмма аннан соң да шактый еллар нефтебазада эшләдем әле. Инде китәм, дигәч тә, 4 ай җибәрмәделәр. Тормышта, әйткәнемчә, бернәрсәдән курыкмадым, әнә шул хисапчы булганда, саннар ялгыш китмәсен дип кенә борчылдым. Бала чагымда бик каты уйнадым. Яшәгән саен гел шулай уйнармынмы дип шикләнсәм дә, онытыла икән ул уеннары да. Курыкмадым, дигәннән, ике очракны гына сөйлим. Техникумда укыганда ике егет сүзгә килде. Берсенең кулында пычак, үтерү белән яный. Башка егетләр тәрәзәдән сикереп качты, ә мин пычакның үткен ягыннан эләктереп алдым да миңа бирүен сорадым. Тыңлады егет. Шәмәрдәндә бер салмыш ир-ат поезд көтә. Янында биш-алты урам егете бөтерелә. Николай исемле тәэминатчы булып чыкты ул. Кесәсе тулы акча, поезддан Кукмара дип саташып төшеп калган. Теге малайларга якын да киләсе булмагыз дип кисәтеп, билетын сатып алып, озатып җибәрдем. Андый очраклар әле тагын да булды. Ә өйләнәсе килдеме, дигән сорауга дөресен әйтәм, бер кызга тәкъдим ясап караган идем. Кире какты. Кияүгә чыкса да, бер баласы белән аерылып кире кайтты ул. Шуннан соң башкаларга күңел үсмәде инде. Юк, язмышыма үпкәле түгел мин. Иң мөһиме — сәламәтлек, аек акылны югалтмаска кирәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев