56 ел елдан соң табышу: Иске Юмья авылыннан Татьяна Абрамова телевидение тапшыруы ярдәмендә туганнары белән очрашты
Тапшыруга язганда бик ышанып та җитмәгән идек, туганнарыбыз табылгач сөендек, бәлки безнең тарих башкаларга да ярдәм итәр, этәргеч бирер, ди ул.
Телевизорны ачсаң, нинди генә тапшырулар юк. Хәтта кайсында гади кешеләр, кайсында актерлар уйнаганын белеп тә бетереп булмый. Иске Юмья авылыннан Татьяна Абрамова моннан берничә ел элек «Жди меня» тапшыруына әтисенең энесен эзләве турында яза. Ә туганы табылганлыгын ишеткәч шакката. «Тапшыруга язганда бик ышанып та җитмәгән идек, туганнарыбыз табылгач сөендек, бәлки безнең тарих башкаларга да ярдәм итәр, этәргеч бирер», — диде ул.
Татьяна Семеновна гаилә тарихын ерактан башлады. Аның әтисе Беляев Семен Яковлевич 1921 елда ишле гаиләдә дөньяга килгән. Бала чагыннан ук ачлык-ялангачлыкны күреп үскән. Хәтта аның әнисе Сазтамак, Байлангар кебек татар авылларына барып соранып йөри торган булган.
— Бервакыт ул биш-алты яшьлек әтине дә үзе белән алган, бала белән булгач жәлләрләр дип уйлагандыр инде. Кечкенә сабый арган, елаган, шуннан соң ана кеше аны бөягә ташлап калдырырга уйлаган. Моны бер татар хатыны күргән дә үзенә алырга теләгән. Әмма шул вакыт әнисе каршы килгән, баланы бирмәгән. Әти бу хәлне гомере буе күз яшьләре белән искә алды. Әни дә ул хатынны табасы, аңа яулык булса да бүләк итәсе килә дип әйтә иде, — диде ул.
Әтисен 1943 елда сугышка алалар. «Кызганыч, яшь вакытта олылар сөйләгәнне тыңлыйсы килми, без дә әти турында истәлекләрне күп белмибез», — диде әңгәмәдәшем. Чыннан да, яшь вакытта әти-әниләр мәңгелек кебек тоела шул.
— Әтиләр сугышка гаиләдән өч бертуган китә. Тик ул үзе генә әйләнеп кайта. Олы абыйсы Алексей Ленинград блокадасында катнаша, Эстониядә вафат була. Аның гаиләсе кала. Тагын бер туганы Николай хәбәрсез югала. 1973 елны эзтабарлар Белгородта аның калдыкларына юлыга. Әти Смоленск урманнарын җәяүләп уздык, бер сатлыкҗан аркасында безгә бомба яудырдылар дип сөйли иде. Шул вакытта алар бер тамчы ризыксыз калалар. 100 грамм бодай бөртеге ачлыктан саклый. Һөҗүм вакытында немецлар аларны бик каты утка тоталар, шуннан соң командирлары ничек булдыра аласыз, үзегезне шулай саклагыз, ди. Әти бер солдат белән бүрәнәләр астына кереп ята. Немецлар шунда утыралар, сөйләшәләр. Әти төнгә кадәр чыга алмыйча яттык дип сөйләде. Ә караңгы төшкәч, басудагы печән кибәннәре артына кача-кача, үзләренеке янына чыгып җитәләр. Әмма иптәшенә генә фашист пулясы тия. Иптәшенең үлеп калганын командирларга җиткергәч, аңа кире барып, мылтыгын алырга кушалар. Әти сугышта күп тапкыр яралана, ә аягы шешкәч, аны кисәргә тиеш булалар. Әмма бер профессор аягымны саклап калды дип сөйли иде. Шуннан соң тернәкләнеп, яу кырына китә. Җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршы ала. Бары тик 1946 елны гына туган йортына әйләнеп кайта. Әнием Прасковьяның егете шулай ук сугышта катнаша, тик чит җирләрдә башын сала. Ул төп йортта кала алмыйм, ничек булса да кияүгә чыгарга кирәк дип уйлый. Билляй Семены кайтканын ишеткәч, аның каршысына йөгерә. Әти дә үзенә максат куя: каршыма беренче кем очрый, шуңа өйләнәм, ди. Шулай итеп, аларны язмыш очраштыра. Сабантуй вакытында әти әнинең каршысына килә дә: «Безгә килсәң, ашарга юк, нәрсә ашарсың?» — дип сорый. Әни исә син нәрсә ашасаң, мин дә шуны ашармын дип җавап бирә. Алар гаилә коралар, сигез балага гомер бирәләр. Мин — иң кечесе. Бүгенге көндә без өч бертуган гына исән. Әти — сугыштан соңгы авыр елларда колхозда бригадир булып, әни төрле эшләрдә хезмәт куйды. Рәхәт, матур тормышта яшәдек, әти дә, әни дә бик ипле, тырыш кешеләр иде. Аларның безгә кычкырганнарын, кеше өлешенә кергәннәрен белмим, — диде Татьяна Семеновна.
Семен Яковлевичның тагын 1927 елгы кече энесе Гаврил Казахстан якларына китә, шунда өйләнә, сигез балалары туа. 1957 елны туган якларына кайталар һәм Башкортостанга юл тоталар. Шуннан соң бу гаилә белән элемтә өзелә, үзләре дә хәбәргә чыкмыйлар.
— Әти энесен гомере буе эзләде, хатлар язып та карады, әмма җавап булмады. Шул килеш, 1987 елда ул үлеп тә китте. Кечкенә кызым Иринага әйтеп, 2009 елда «Жди меня» тапшыруына язып карарга булдык. Әтинең теләген тормышка ашырасы килде. 2015 елда Гаврил абыйны табулары турында хәбәр иттеләр. Телефон номерын, адресын әйттеләр. Шул ук көнне видео аша шалтыратып сөйләштек, аралаштык. 2016 елда алар авылга кайттылар. Шулай итеп, 56 елдан соң Гаврил абыйның гаиләсе кабат төп нигезгә аяк басты. Ә ул үзе 1976 елда вафат булган иде. Аның балалары, безнең удмурт икәнне белеп, гел Удмуртиядән эзләгәннәр икән. 2017 елда үзебез Башкортостанга юл тоттык. Гаврил абыйның каберен зиярәт кылдык. Шул вакыттан бирле гел аралашып, хәлләрне белешеп торабыз. Якыннар белән элемтәне торгызганга бик сөендек, — диде Татьяна Абрамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев