50 ел КамАЗ машинасын иярләгән Мөхип Кәримов: Рульгә утырсам, гәүдәм языла
29 октябрь -автомобилистлар көне.
“Восток-Агро” җәмгыятендә шофер булып эшләүче Мөхип абый Кәримовның эш стажы 50 елга якын. 1976 елдан руль артында ул.
- Аш-Буҗи авылында туып-үстем, шунда төпләндем. Мәктәпне тәмамлагач, иң элек Янил һөнәри училищесында, соңыннан автомәктәптә укыдым. Армия хезмәте узгач, үзебезнең күмәк хуҗалыкка шофер булып эшкә урнаштым да шуннан бирле рульдән аерылганым юк, - ди әңгәмәдәшем.
Мөхип абыйның иң беренче машинасы ГАЗ-51 була. Бик күп еллар хезмәт итә ул аңа.
- Без бит эш талымлап торучы буын түгел идек, кайда җибәрәләр, нинди бурыч йөклиләр – һәммәсен үтисе. Көз җитсә, иртәдән караңгы төнгә кадәр амбарларга, Кукмара элеваторына ашлык ташыдык. Кыш айларында да эшсез тилмергәнне хәтерләмим: кемгәдер ташкүмер алып кайтасы я булмаса күрше районга маллар алып барасы... Аннары авылда җиңел машиналар булмагач, авырып-сырхаулап китүчеләрне дәваханәгә илтү өчен дә безгә эндәшәләр иде. Хәтта Яңа елны каршылап, икенче көнне иртүк руль артына утырган чаклар да аз булмады, - ди ул. – 47 ел вакыт эчендә ике ГАЗ-53 машинасын алыштырдым. Аннары карьер КамАЗына утырттылар. Хәзер дә КамАЗ иярләгән көнем. Бу арада басуга тирес чыгару эшен башкарам.
Гомер буе йөк машинасында йөрү бер дә җиңелләрдән түгелдер. Әмма сөйләшү барышында ялгышып кына булса да ник бер офтану, зарлану сүзе әйтсен тәҗрибәле шофер-аксакал.
- Кайвакыт иртүк сөяк-буыннар сызлаштырганда, “Эх, ничек эшләргә икән бүген?” - дип куям үзе. Ә менә КамАЗыма утырып, бер рейс әйләнеп кайтуга, гәүдәм языла, сөякләр үз урынына урнашып бетә дә, күңелләр күтәрелеп китә, кичкә кадәр рәхәтләнеп эшлисең, - ди ул. – Техника бит ул ватылмыйча да тормый, без, өлкән буын, юлга чыгасы булса, кичтән машина белән бар да тәртиптәме-юкмы икәнен карарга гадәтләнгән. Юкса, трассада көе китсә, анда төзәтү бик читен. Элек юллар бик начар иде бит. Атна-ун көн саен машина рессорын сүтеп җыюлар бүген дә онытылмый. Хәзер генә ул җырлап йөрерлек, бар җирдә диярлек асфальт. Әмма шулай да машинаны ремонтлап тору комачау итми. Запас частьлар, кирәк-яраклар белән һәрдаим тәэмин итәләр.
Мөхип Гафиятулла улы белән автомобильчеләр турында да сөйләштек.
- Без яшь вакытта машиналар саны бик аз иде. Шуның өчен зур юлларда йөрү бик иркен, җайлы булды. Хәзер кайсы гына гаиләне алма, кеше саен диярлек җиңел машина. Әле йөк автомобильләре, трактор сатып алучылар да шактый. Бөкеләр вакытында кайбер руль артына утыручыларның сабырсызлыгы, бер-берләрен ихтирам итмәүләре күңелгә тия. Үзләрен юлның патшасы дип санаучы “батыр йөрәкле”ләр юлны кисеп каршыңа чыгарга да күп сорамый. Юл фаҗигаләре, аяныч хәлләр шуннан була да инде, - ди ул. – Юл ашыгуларны гафу итми, аеруча яшьләр бу турыда да уйласын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев