Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

41нче ел баласы: архитектор Рәфкать Закировка – 80 яшь

Рәфкать Закиров Кукмара районы архитекторы булып эшләгән 31 ел эчендә 834 социаль-көнкүреш, җитештерү объектлары, 1960 шәхси йорт файдалануга тапшырыла.

Рәфкать Закиров исеме Кукмарада һәркемгә диярлек таныш. Язмыш аңа бик күп сынаулар җибәргән, әмма алмашка Кукмара районындагы төзелешләрнең башында тору, кече Ватанын совет чоры азагындагы авылдан XXI гасырның шәһәр тибындагы бистәсенә әйләндерүдә актив катнашу мөмкинлеге биргән.

31 ел гомерен Рәфкать Ибраһим улы баш архитектор, район архитектура һәм төзелеш бүлеге мөдире хезмәтенә багышлый. Лаеклы ялга чыккач та, ул күңеле белән архитектор булудан туктамый.  Үзе бу турыда горурланып сөйли: «Мин районда башкарылган эшләрдән канәгать. Чөнки поселок кешеләр тормышы өчен уңайлы барлык инженерлык коммуникацияләре булган шәһәргә әверелде. Әлеге эшләрдә үземнең дә өлешем барлыгын белү – зур бәхет».

Яшь архитектор эшчәнлеген башлап җибәргәндә, Кукмарада суүткәргеч, канализация системасы, газүткәргеч, электр челтәрләре, элемтә, яхшы юллар да булмый. Поселокта яшәүчеләр чишмә һәм кое суы куллана. Ә элемтә үзәгендә бөтен районга ике телефон номеры хезмәт күрсәтә. Аларның берсеннән - райкомның беренче секретаре, икенчесеннән районның калган халкы файдалана. Ферма, ындыр табагы, колхоз гаражлары начар хәлдә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелми, булганнарында да сабыйлар өчен бернинди шартлар тудырылмый. Иске агач биналарда урнашкан район үзәк дәваханәсе заманча таләпләргә җавап бирми. Моңа ничек җан сыкрамасын?!

Ә архитектор Закиров эшчәнлеге чорында районда төзелешләр киң колач җәя: бер ел эчендә уртача 85әр объект куллануга тапшырыла. Аның катнашында 67 мәктәп, 76 балалар бакчасы, 88 кибет, 49 мәдәният йорты, 65 административ бина, 41 медпункт, 39 ашханә төзелә. Район үзәк дәваханәсенең яңа корпуслары, суд, милиция, прокуратура биналары, китапханә, аттракционлы парк, кинотеатр, кунакханә, мунча, ресторан, колхоз базары ишекләрен ача. Яңа мәктәп һәм балалар бакчалары аякка баса. Сәнәгать предприятиеләре реконструкцияләнә, авылларда да актив төзелешләр алып барыла. Районның барлык йортларына һәм объектларына диярлек электр, газ, су, канализация үткәрелә. Кыскасы, 31 ел эчендә 834 социаль-көнкүреш, җитештерү объектлары, 1960 шәхси йорт файдалануга тапшырыла. Моннан тыш, зур төзелешләр белән рухи кыйммәтләр дә читтә калмый: 58 мәчет, чиркәү төзелә. Ул вакытта Кукмара зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә.

1975 елда, Лениногорскида узган семинар-киңәшмәдән кайткач, Рәфкать Ибраһим улы чишмәләрне төзекләндерү эшен башлап җибәрә. Районда барлыгы 62 чишмә тәртипкә китерелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: архитекторның инициативасы һәм Казан финанс-икътисад институты ярдәме белән Кукмара һәм Кукмара районының социаль-икътисадый үсеш планы барлыкка килә. Төзелеш күләмен арттыру максатыннан, Рәфкать Ибраһим улы баш архитектор каршында проект төркеме төзи, аларның сызымнары буенча кечкенә авылларда һәм Кукмарада бик күп эшләр башкарыла.

Бер кешегә шулкадәрле объектларны проектлаштыруның барышын күзәтеп тору, финанслау, төзелеш материаллары, җиһазларын кайгырту, шул ук вакытта 31 ел дәвамында дистәләгән корылмалар төзелешен контрольдә тоту мөмкинме?! Рәфкать Ибраһим улы өчен – мөмкин! Ул һәрвакыт кирәкле сүзләр таба, сөйләшүләр барышында сорау-гозерләрен профессиональ дәрәҗәдә җиткерә белә, шуның аркасында төзелеш өчен кирәкле барлык нәтиҗәләргә дә ирешә.

Рәфкать Закиров яшь коллегалары-җитәкчеләр белән сөйләшкәндә финанслауда проблемалар турында ишетеп гаҗәпләнә. «Ул вакытта да акча бар иде, хәзер дә бар. Иң мөһиме – аны таба һәм нәтиҗәле итеп куллана белергә кирәк. Безгә дә ул җиңел генә бирелмәде, төрле юллар аша эзли белдек, кайчакта хәйләкәрлек тә ярап куйды. Әмма кирәкле объектларны планга кертми калдырмадык», - ди ул. Әйтик, Кукмара үзәк мәчетен төзү өчен, документларда аны «Милли йолалар йорты» итеп күрсәтеп, төзелешкә рөхсәт алалар.

Гомумән, һәр объект баш архитектордан эш нечкәлекләренә тулысынча төшенеп, финанс мәсьәләләрен чишә белүне сорый. Авылларны социаль-мәдәни, көнкүреш объектлары белән тәэмин итүдә дә кыенлыклар туа: булган биналарга янкормалар төзү рөхсәт ителсә дә, яңаларын торгызырга ирек бирелми. Шул вакытта хәйләкәрлеккә барырга туры килә – зур булмаган кирпеч корылмаларга тулы бер мәктәпләр өстәп төзелә.

Ә 70нче елларда хөкүмәт «перспективасыз» авылларны бетерергә, биналар төзү һәм ремонтлауны тыярга карар иткәч, Рәфкать Ибраһим улы янә әлеге хәлдән чыгу юлын таба. Ут һәм газ үткәрү яки мәктәп төзү өчен, төзелеш проектын зур авылныкы буларак килештерә. Бу эшләрнең ничек тормышка ашырылуын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Ә, чынлыкта исә, болар барысы да баш архитекторның район хакимияте белән аңлашып эшләве, түземлеге, какшамас ихтыяры һәм үз фикерендә кала белүе нәтиҗәсендә ирешелә. Ул һәрвакыт гаделлек хисе һәм район халкы өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләү теләге белән янып йөри. Бу кадәр түземлекнең тамырларын каян эзләргә соң?! Бәлки алар авыр балачакка барып тоташадыр?
Язма герое Бөек Ватан сугышы алдыннан – 1941 елның май аенда дөньяга килә. Яшь чагында ул төзүче-архитектор булырга хыялланмый. Аның барлык уйлары югары максатлар белән түгел, ә сугыштан соңгы ачлык  белән сугарылган була.

Рәфкать Ибраһим улы Кәчимир авылында, биш балалы гаиләдә туып-үсә. Авыр яшиләр, егет ярлылыктан котылу өчен бар көчен куя. Кукмарадагы беренче мәктәпне тәмамлаганнан соң, нинди дә булса эшкә урнашырга тели. Тик каядыр чыгып китү өчен, колхоздан паспорт алу бер дә җиңел булмый: ул чакта бушка диярлек хезмәт куючы яшь эшче көчләрне җибәрергә теләмиләр. Паспорт алу максатыннан, егет Казан химия-технология институтына укырга керә. Кулына документ алгач, Нократ Аланы районындагы агач эшкәртү комбинатына урнаша. Ниһаять, ул хезмәт хакын ашлык белән түгел, ә акчалата ала башлый. Аның бер өлешен тулай торакта тыйнак кына яшәү өчен калдырып, калганын гаиләсенә тапшырып бара.

1960 елда Рәфкать Закиров Тын океан флотында «Адмирал Сенявин» крейсерында хәрби хезмәт уза. Дүрт еллык хезмәтнең соңгы айларында корабльнең радиотехник өлеше командиры вазыйфасын башкара. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, егет Казан инженер-төзелеш институтына укырга керә, шул ук вакытта төрле эшләрдә хезмәт куя: вагоннар бушата, каравылчы, ит цехында ярдәмче була, студентларның төзелеш отрядларында эшче белгечлекләрне үзләштерә.

Укуын тәмамлагач, Рәфкать Закиров КПСС райкомының беренче секретаре Атлас Булатовтан эш турында берьюлы өч тәкъдим ала: МСО яки ПМК-90да баш инженер, районның баш архитекторы. Тыйнак егет, башта тәҗрибә туплау дөресрәк дигән карарга килеп, МСО участогына прораб-начальник булып эшкә урнаша. Бик тиздән ул үзен яхшы белгеч итеп таныта һәм бераздан район җитәкчелеге тарафыннан баш архитектор вазыйфасына билгеләнә.

Яшь идарәче өчен эш күп була! Район инфраструктурасының торышы мактанырлык түгел. Авыллардагы проектларга аз игътибар бирелү, финанс юклыгына карамастан, Рәфкать Закиров эшкә алына. Тик шул чакта ук инде Закиров борчыган мәсьәләләре турында дәшми кала алмый: республика киңәшмәләренең берсендә ул республиканың архитектура идарәсе адресына авылларны төзү һәм төзекләндерүгә тиешле игътибар бирмәве турында тәнкыйть белән чыгыш ясый. Бу хәлләрдән соң ул үзен эштән җибәрүләрен көтә. Тик республиканың баш архитекторы Павел Саначин аның ягына баса һәм, Рәфкать Ибраһим улының эш өчен янып йөрүен күреп, аның барлык башлангычларында теләктәшлек күрсәтә. Моннан тыш, Закиров республиканың Министрлар Советы Дәүләт планы рәисе урынбасары Анатолий Салин һәм Татглавинвестстрой идарәсе башлыгы Рим Халитовларның да һәрвакыт ярдәмен тоя.

Рәфкать Ибраһим улы бар гомерен туган районына хезмәт итүгә, аны үстерү һәм төзекләндерүгә багышлый. Күп тапкыр район һәм поселок Советлары депутаты итеп сайлана. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге әгъзасы булып тора. 1986 елда шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендәге күренекле казанышлары, республика төзелешенә зур өлеш керткәне өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул - Татарстанның мактаулы төзүчесе, Кукмара шәһәренең мактаулы гражданины. Күп мәртәбә Россия Архитекторлар берлеге, Татарстан архитектура идарәсенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, «Социаль ярыш җиңүчесе» билгеләре, республика Төзүчеләр берлегенең, Татарстан Төзелеш министрлыгының Рәхмәт хатлары, район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Рәфкать Ибраһим улы Атлас Булатов һәм район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Николай Белянин белән эшләгән елларын сагынып искә ала. 1980 елда алар үз вазыйфаларыннан киткәннән соң, аңа эшчәнлеген дәвам итү җиңел булмый.

Рәфкать Ибраһим улы әле дә шул вакытта эше башланган кайбер объектларның һаман да төзелеп бетмәгән булуы, балалар бакчалары, мәктәпләр, су зоналары өчен бүлеп бирелгән җир участокларының башка ихтыяҗларда  кулланылуы, аттракционлы паркның юкка чыгуы, ә мунча-сәламәтләндерү комплексының дөрес файдаланылмавы турында борчылып яши. Шул ук вакытта шәһәрне бизәп торучы яңа биналарны күреп сөенә. Әйе, хәтта лаеклы ялда да мондый һөнәрдән тулысынча читләшеп булмый. 2001 елдан бирле пенсиядә булуына карамастан,  Рәфкать Ибраһим улы тыныч кына яши алмый. Хәзер дә ул туган төбәге өчен янып тора: район патриоты буларак, авыл кешеләренең лаеклы тормыш шартларына хокукларын яклый һәм, әлбәттә, шәһәрдәге архитектура үзгәрешләреннән һәрвакыт хәбәрдар.

Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев