Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

40 ел бергә яшәүче Эльмира һәм Рамазан Гыйльметдиновлар: Бер-берегезне яратыгыз, юл куярга өйрәнегез

Гаилә башлыгы — инде 40 ел ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә шофер, ә хуҗабикә 39 ел буфетчы булып эшли.

Кукмарада яшәүче Эльмира һәм Рамазан Гыйльметдиновларның бар тормышлары район үзәк дәваханәсе белән бәйле, дисәк тә ялгыш булмас. Гаилә башлыгы — инде 40 ел ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә шофер, ә хуҗабикә 39 ел буфетчы, ягъни авыруларга ашханәдән ризык алып кайтып таратучы булып эшли.

— Мин үзем — тумышым белән Байлангардан, ә Рамазан — Янсыбы авылыннан, — ди Эльмира апа. — Унынчы сыйныфта укыганда Янсыбыда яшәүче иптәш кызым үзләренә Яңа ел каршыларга чакырды да, шунда булачак ирем белән таныштым. Рамазан миннән алты яшькә олы иде. Шуның өчен ул вакытта җитди мөнәсәбәтләр, гаилә кору турында бөтенләй уйламадым, матур гына очрашып йөрдек. Унынчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырып бетергән вакыт иде, берсендә ул кич йөрергә чыгу өчен мине алырга килде дә: «Эльмира, әйдә, Туембашка иптәш малай янына барып кайтыйк әле», — диде. Тик менә тиешле җиргә генә барып җитмәде, үзләренең авыл урамыннан үткәндә зур итеп ачып куелган капкадан машинасы белән ишегалдына керде дә китте. Шул арада өйдән егетемнең әти-әнисе, туганнары йөгереп чыкты. Аларны күреп, бөтенләй каушап калдым. Әти-әнисе безнең авылга хәбәр җиткерергә киттеләр. Минекеләр: «Бик яшь бит әле ул, яңа гына мәктәпне бетерде, нинди кияүгә чыгу аңа», — дип кызып китеп чәпчесәләр дә каршы килмәделәр. Аларның фатыйхасын алып, 1985 елның июнендә яңа тормышка аяк бастык. Бүгенге көндә дә бәхетебезгә шөкрана кылып яшәгән мәлебез. Хәзер нишләп урлап кайтуын сорыйм да: «Сине югалтудан курыктым. Бик чибәр идең бит», — дип көлә. 

Гаилә бер ел төп йортта яшәгәннән соң, Кукмарага күченә. Ул вакытта Рамазан абый инде ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә шофер булып эшли торган була. 

— Армиядән соң ике елга якын күмәк хуҗалыкның сөт машинасында йөрдем дә, Кукмарада эш килеп чыккач, шунда урнаштым. 40 ел дәвамында үз хезмәтемне яратып башкарам, — ди Рамазан Гыйльметдинов. — Элек чакырулар район эчендә генә булса, хәзер авыруларны бик еш Казан дәваханәләренә алып барабыз. "Таҗ«лы вирус вакытында эшебез аеруча катлаулы булды, башкаладан кайтып та кермәдек диярлек. Кешеләрне томография үткәрү өчен алып килгәндә махсус кием, битлектән унбишәр машина тезелешеп чират көтә идек. Хәзер инде, шөкер, хәл стабильләште. Без смена саен икешәр бригада (берәр шофер һәм фельдшер) унике сәгать эшлибез. Чакыруларга барабыз, шулай ук юл фаҗигаләре булган урыннарга да чыгабыз. Смена төгәлләнгәч, машинаны эчтән-тыштан яхшылап юып, дезинфекцияләп, кислород баллоннарын тутырып, икенче шоферга тапшырабыз. 

Рамазан абый моннан утыз ел элек фельдшерга бәби табарга булышуын да яхшы хәтерли.


— «Тимер юл вокзалында бер хатын-кыз бәбәйли», — дип чакырттылар да, тиз арада шунда юл тоттык. Хәле дәваханәгә алып төшеп җитәрлек түгел иде. Шуның өчен фельдшер машина эчендә генә бәбәйне таптырды, мин аңа ярдәм итеп тордым, нәрсә куша, шуны үтәдем, — ди ул. — Ир бала үзенең дөньяга аваз салуын белдереп кычкырып елап җибәргәч, маңгай тирләрен сөртеп, җиңел сулап куйдым. Соңыннан икесен дә табиблар кулына тапшырдык. 

Ә менә Эльмира ханым исә дәваханәгә 1985 елның сентябрендә ашханә эше буенча курслар тәмамлап килә. Иң элек — хирургиядә, берничә елдан соң кардиология бүлегенә күчеп, һәм бүген дә шунда авыруларны тәмле ризыклар белән сыйлый. «Көянтә-чиләкләп, кәстрүлләр күтәреп, иртәнге, төшке, кичке ашларны ашханәдән алып кайтып таратабыз, сәгать өчләрдә камыр ризыгы һәм сок өләшәбез. Лифт эшләмәгәндә, дүртенче катка кадәр җәяүләп менәбез, — ди ул. — Авырулар тукланудан зарланмый. Без дә тиз-тиз йөрергә, кайнар килеш таратырга тырышабыз». 

Гыйльметдиновлар кыз һәм ул тәрбияләп, аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Энҗе бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши, тормыш иптәше белән бер малай үстерәләр. Руслан исә Кукмарада төпләнгән. Аларның ике кызы бар. 

— Балалар дәваханә коридорында үсте инде. Икебезнең график туры килгәндә, кичке сәгать дүрттә бакчадан туры эшкә алып килә идек. Кичке җиделәрдә генә өйгә кайтабыз. Мөстәкыйль, акыллы, тәртипле булдылар. Хәзер дә һәр уңышлары өчен сөенеп бетә алмыйбыз, — ди Эльмира апа белән Рамазан абый. — Киләсе елга гаилә коруыбызга 40 ел тула. Шөкер, бик рәхәт, бик бәхетле яшибез. "Пар канат"ыбыз гына тала күрмәсен. Яшьләргә әйтер сүзебез шул: бер-берегезне яратыгыз, юл куярга өйрәнегез. Аннары гомер иткәндә хатын-кызның хәйләкәрлеге дә бик кирәк. Вак-төяккә күз йома белү дә тормыш дулкыннарын басарга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев