«300 сум түләргә кирәк»: Мошенниклар Кукмара районында яшәүчеләрне ничек алдый?
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел кырыгалдар тозагына төшкән райондашларыбызга 4 миллион 892 мең сумлык зыян килгән.
Моннан бер-ике ай элек хезмәттәшемнең электрон почтасына салым өчен әҗәте булу турында суд приставларыннан хат килде. «300 сум түләргә кирәк», - дип язылган хәбәрне әллә ничә мәртәбә укыды, минем үз өстемдә бернинди милкем юк бит, нигә җибәрделәр икән дип, шактый озак аптырап утырды. Безнең психология шундый: түләргә дигәннәр икән, түлисе! Дустым да, суммасы зур булмагач, «быстрый платеж» дигән төймәгә баса. Шуннан соң...
«Банк картасы реквизитларын керттем дә бераздан кәрәзле телефоныма код килде, һәм мин аны җибәрдем. Чек алыйм дип шәхси кабинетка керсәм, акча күчерү операциясе башкарылмаган, кып-кызыл булып янып, 300 сум түгел, ә 3000 сум тора. Үз күзләремә үзем ышанмыйча, кабат электрон почтаны ачтым. Анда да акка-кара белән 300 сум диелгән. Димәк, бу махсус программалаштырылган, суд приставларының мошенниклар тарафыннан үзгәртеп ясалган икенчел электрон адресы исеменнән юлланган хәбәр булган инде. Картада ул кадәр акча булмау гына мине кырыгалдар ятьмәсенә эләгүдән саклап калды. Мошенник корбаннарына аптырый, ничек шулай теләсә кемгә акча күчерү мөмкин инде дип уйлый идем, хәзер үзем инандым. Мин дә хатны суд приставларыннан дип күргәч шикләнмәдем, аны-моны уйламадым бит. Чыннан да, мәгълүматның дөреслеген шалтыратып тикшерәсе икән ул...» - ди ул.
Мондый төр мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Чөнки җиңел юл белән акча эшләүчеләр бер урында гына таптанмый, алар халыкны алдауның күптөрле юлларын эзләп таба һәм үзләренең мәкерле гамәлләрен тормышка ашыра. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел кырыгалдар тозагына төшкән райондашларыбызга 4 миллион 892 мең сумлык зыян килгән.
«Иң киң таралган мошенниклык очракларының берсе – кәрәзле телефонга шалтыратып, таныш түгел кешенең үзен банкның иминлек хезмәтеннән дип таныштыруы. Быелның 20 маенда безгә Кукмарада яшәүче бер ханымнан гариза керде. Ул 200 мең сум акчасын урлаган билгесез затны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Элемтәгә чыгучы кеше зыян күрүченең исем-фамилиясен әйтә, сезгә кредит картасы рәсмиләштерергә җыеналар, моны булдырмас өчен банк картасының номеры һәм картаның икенче ягындагы кодны әйтергә кирәк, ди. Мошенниклар тиз-тиз сөйләшә, үзләренә кирәкле мәгълүматларны ала... һәм юкка чыга. Шалтыратулар төрле абонент номерларыннан килә, берсе хәтта Ставрополь краенда теркәлгән була. Без мөрәҗәгатьләрнең берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз. Әлеге факт буенча да җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта каракларның эзенә төшү буенча эш алып барыла», - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
Рамил Ришат улының сүзләренә караганда, интернет платформа (финанс пирамидасы) ярдәмендә акча үзләштерүчеләр дә шактый икән. Узган елның 25 июненнән быелның 10 февраленә кадәр Кукмарада яшәүче берәү, вклад процентын арттырам, яхшы керем алам дип, интернет челтәре һәм электрон мәйданчык аша мошенникларга 1 миллион 603 мең 666 сум акча күчерә. 2021 елның 5 декабреннән быелның 29 апреленә кадәрге вакыт эчендә икенче бер райондашыбыз да ялган юл белән акча үзләштерүчеләр ятьмәсенә эләгә. Ул интернет-сайтларның берсендә теркәлә һәм администратор белән хәбәрләр языша, аның күрсәтмәләрен үти. Алга таба табыш алу өчен дүрт ай дәвамында финанс пирамидасының төрле исәп-хисап счетларына вкладлар күчерә. Вакыт узгач кына, кукмаралы үзенең алданганын аңлый. Әмма соң була. Нәтиҗәдә ул үзенең 287 мең 180 сум акчасыннан колак кага.
Интернет челтәре аша өстәмә акча эшләргә теләүчеләр безнең арада да юк түгел. Әмма сак булырга кирәк, дип кисәтә полиция хезмәткәрләре. Чөнки мошенниклар төрле банк хезмәткәрләре сыйфатында кәрәзле телефоннарга махсус кушымталар теркәргә куша, аның аша кешенең электрон түләүләр системасына үтеп керә һәм акчаларны үз счетларына күчерә. Әлеге ысул ярдәмендә кукмаралыларның 948 мең 224 сум акчасы читкә «очкан». Быелның 30 июненнән 26 июленә кадәрге вакыт эчендә бер райондашыбыз 849 мең 224 сум акчасын күчерергә өлгергән.
Телефоннан шалтырату килә, һәм элемтәнең икенче очындагы кеше аңа онлайн сәүдә мәйданчыгында өстәмә акча эшләү мөмкинлеген төшендерә. Ышаныч яуланганнан соң, мошенникка күктән яуган акчаның счетка килеп җитүен берникадәр көтәсе генә кала...
«Хәзерге вакытта полиция бүлегендә тикшерүдә Мәскәүдә яшәүче Азәрбайҗан Республикасы кешесенә карата ачылган җинаять эше дә бар. Әлеге ир ВКонтакте социаль челтәренә төрле бәядән сумкалар сату турында белдерү “элә”. Бер райондашыбыз моңа ышана. Очсыз, әмма матур сумкаларга ия булам дип, ул мошенникның исәп-хисап счетына акчалар күчерә. Гаепләнүче тоткарланды, ул бүгенге көндә сак астында», - диде Рамил Нургалиев.
Полиция кисәтә:
Телефон аша чит номерлардан шалтыратучылар белән сөйләшкәндә игътибарлы булыгыз. Кемгәдер акча күчергәнче, мәгълүматның, шулай ук шик тудыручы хәбәрләрнең дөреслеген яңадан тикшерегез. Банк картасы һәм счет номерлары турындагы мәгълүматларны беркемгә дә әйтмәгез, таныш булмаган кешеләр яисә интернет сату-алучылары юллаган шикле сылтамалар аша кермәгез, югары эш хакы вәгъдә итүче интернет-программаларга теркәлмәгез, видеороликлардагы рекламаларга карата игътибарлы булыгыз.
Банк картасы артындагы телефон номерын җыйсагыз да, сезгә барлык операцияләр буенча хәбәр бирәчәкләр. Ялган корбаны булган очракта кичекмәстән «02», «112» номерларына шалтыратыгыз.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев