Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

30 еллап автобус йөртүче Марсель Гобәйдуллин: Өйдә ничек, автобуста да шулай булырга тиеш

Шофер кешенең бар гомере юлда үтә. Ә юлны алдан белеп булмый, төрле хәлләргә очравың бар.

Районыбызның автотранспорт хуҗалыгында 30 елдан артык шофер булып эшләүче, позитив, көр күңелле, кешелекле Марсель абый Гобәйдуллинны белмәүче сирәктер. Автобусы да үзе кебек елмая бит аның.

Язмам герое Әтнә районының Түбән Шашы авылында биш балалы гаиләдә үсә, кечкенәдән телгә үткен, ачык йөзле, аралашучан һәм тырыш була. Әтисе Ильяс абый гомер буе сату өлкәсендә эшли, әнисе Наилә апа җирлектәге амбулаториядә санитарка булып хезмәт куя. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, ул Арча районының Үрнәк поселогына шоферлыкка укырга керә.

Көннәрдән беркөнне әтисе коточкыч авариягә эләгеп инвалид кала. Шунлыктан Марсель абый да армия сафларына бер елдан гына алына. Ул арада колхоз шоферы Раушан абый Әмировның ярдәмчесе булып эшли. 

...1983 ел. Марсель абый армия хезмәтен Грузиянең Тбилиси шәһәрендә уза. Биредә ул куәтле «Урал» машинасын иярли. Ике елдан янәдән туган авылына әйләнеп кайта һәм күмәк хуҗалыкка шофер булып эшкә керә. 

Ә Кукмарага тормыш җилләре ничек китерде соң дип кызыксындым. «Тормыш иптәшем Әминә Кукмараның Балыклы авылыннан. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлагач, юллама буенча Түбән Шашы мәктәбенә укытырга килә. Гадәттә, уку елы башында мәктәп укучылары хуҗалык басуларында бәрәңге уңышын җыя. Шулай Әминә белән таныштык та», — дип сөйли әңгәмәдәшем. Озак та үтми, яңа гаилә туа. Тугыз елдан язмыш җилләре Гобәйдуллиннарны Кукмара якларына китерә. Марсель абый мех фабрикасына шофер булып урнаша, ә тормыш иптәше Әминә апа Березняк мәктәбендә химия дәресләрен укыта. Биредә өч ел хезмәт куйганнан соң, әңгәмәдәшем Кукмараның юл хуҗалыгына күчә, бензин ташу машинасына утыра. 

— Кукмараның юл хуҗалыгында ике ел гына эшләдем, аннары автотранспорт хуҗалыгына килдем, шулай итеп, 30 елдан артык биредә, — дип сүзен дәвам итте ул. — Коллективыбыз дус-тату, аңлашып эшлибез. 

Әлбәттә, автобус шоферы булу — бик җаваплы хезмәт. Чөнки ул, беренче чиратта, кешеләрнең хәвефсезлеге өчен җавап бирә. Аның эш көне иртә башланып, соң тәмамлана. Рейстан кайткач, бер кат техниканы рәтләп, тәртипләп кую мөһим. Марсель абыйның автобусы һәрвакыт чиста. «Өйдә ничек, автобуста да шулай булырга тиеш», — дип елмая ул. 

Шофер кешенең бар гомере юлда үтә. Ә юлны алдан белеп булмый, төрле хәлләргә очравың бар. 

— Берсендә Кукмара-Иске Юмья маршруты буенча «Хабибулла» автобусында хәрәкәт итәбез. Кичкә күз ача алмаслык буран кузгалды. Комар басуында батып калдык. Шул чакта берничә пассажир белән автобусны этеп чыгарырга туры килде, — дип искә ала Марсель абый. 
Шофер хезмәтенең иң кыен ягы нидә дип тә сорадым. «Үз эшемне яратып башкарам, шуңа бер авырлыгын да сизмимдер. Иң мөһиме — техника ватылмасын», — диде ул. 

Эшләгән дәвердә яратып иярләгән автобусыгыз да булмый калмагандыр, дим. «АТХның элеккеге җитәкчесе Фәрит абый Муллахмәтов белән Яр Чаллыдан куып кайткан ПАЗ автобусында 16 ел йөрдем. Элеккеге автобуслар күпкә чыдамрак иде, хәзергеләренә ремонт ешрак ясала», — ди үз эшенең остасы. 

Гобәйдуллиннар ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныкларына куанып яшиләр. Уллары Марат Казан полиция бүлегендә хезмәт итә. Ял көннәрендә бергә җыелган чакта Әминә апа әзерләгән бәлеш, мантыйлар — гаиләнең иң яратып ашый торган ризыклары.

Нияз Фатыйхов, «Кукмор-Транс» җәмгыяте директоры:

— Марсель Ильясович — тырыш, җаваплы, тәвәккәл, ярдәмчел һәм ачык күңелле кеше. Яшьләргә остаз, хезмәттәшләренә ышанычлы терәк. Ул иярләгән транспорт һәрвакыт чиста һәм төзек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев