Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

30 ел инвалид бала тәрбияләүче ана монологы

Альбина ханымның язмышын тетрәнмичә, күз яшьләрсез тыңлап та булмый. 30 ел эчендә җыелып килгән бар авырлыкны бер тында гына әйтеп бетерү һич мөмкин түгел.

...Казан театр училищесына укырга кергән көннәрдә табиб булып эшләүче әнисе авырып китә аның. Һәм уку, яшәү өчен акча ягы да такырайганлыктан, Альбина читтән торып укырга күчәргә мәҗбүр була. Алабугага документлар илтергә барган җирдән вакытлыча эшкә килгән бер ир кеше аны үзенеке итә. Альбина балага уза һәм, укуын ташлап, аның белән читкә — Себердәге бер калага китәргә мәҗбүр була. 

Альбина: «Анда баргач, безнең беренче улыбыз туды. Кладовщица булып урнашкан идем, эшемнән көрәк-чиләкләр саклана торган тәрәзәсез бүлмә бирделәр. Шунда яшәдек, 1983 елда икенче улыбыз туды. Балалар үсә төшкәч, фатирлы булдык. Бу вакытта олы улым (алар икесе дә юридик институт тәмамлап, хәрби чиннар алып лаеклы ялга чыктылар инде), безгә Эльвира исемле сеңелкәш кирәк дип, бәбәй сорый башлады. Һәм мин өченче улымны — Маратны алып кайттым. Марат бик тере бала булды, 1,7 яшьтә шигырьләр сөйли, бии иде. Үзе курчак кебек матур. Ул чорда әле зур шоколад конфетларның яңа гына чыккан вакытлары иде. Әтисе шуны еш алып кайта, Марат кулларын чәбәкләп, сөенеп аны ишек төбендә каршылый». 

Ә беркөнне шоколадны әллә күбрәк ашап ташлый, әллә агулана: Маратның хәле китә, ул бертуктамый коса башлый. Сабыйның иреннәре шартлап ярыла, тамагына бер тамчы сыеклык эчми, организмында сусызлык башлана. Ә Альбинаның еракта яшәүче әнисенә шалтыратып киңәш сорау уе башына да килми. Һәм ул гомерлек хата эшли: баласын күтәреп, табиблар янына китә. 

Альбина: «Табиблар баламны кабинетка алып кереп киттеләр. Миңа рөхсәт булмады. Берзаман лоп иткән тавыш ишетелде. Йөгереп керсәм, Маратым өстәлдән идәнгә егылып төшкән. Селкенмәсен дип наркоз биргәннәр. Күтәреп алдым, улым тагын да хәлсезрәк, гәүдәсен бөтенләй дә тота алмый башлады. Косуы бетте, әмма берни аңламый, ишетми, елый да елый. Баланы киендергәндә карыйм, аркасы канап тора. Табибларны эзләп барганда идән юа торган бер ханым ник сез белмисезмени, рөхсәт кәгазе язмадыгызмы әллә, аның бит, тишеп, арка миен алдылар (пункция ясадылар), диде. Табиб та шул сүзләрне раслады. Сездән рөхсәт яздырып торырга вакыт калмаган иде, баш миендә рак түгелме икән, яки кан саумаганмы дип, якташыбыз буларак (ул да иптәшем ягыннан иде) тизрәк анализ алырга уйладык, диде. Мин, балам терелер, аякка басар дигән өмет белән аны кысып кочаклап, дәваханәдән чыгып киттем». 

Өйгә кайткач та, Марат көйсезләнүен, тиктомалга дуамаллануын, төнлә идәнгә ятып башларын бәргәләп, йокламыйча бертуктаусыз елавын дәвам итә. Улының бавырына зарар килер дип, табиблар язып биргән йоклата торган даруны да бирми Альбина. Бик күп йокысыз төннәр уздырганнан соң, улы һаман да сөйләшмәгәч, 3-4 айдан балалар табибы янына бара. Ә анарчы сездә христиан белән мөселман каны кушылган, шуңа күрә балагыз авырый, дигән диагнозны ишетә. Бу юлы инде табибә улыгызга күз тигән, берәр шаман янына барып карагыз әле дип киңәш бирә. Шаманга да мөрәҗәгать итәләр, муллалар да өшкерә, Киров якларында да йөрмәгән җирләре калмый. Бер табиб исә авыруы генетика ягыннан дип бәяли. Альбина ике улым да сау-сәламәт, алар үскәндә бер тапкыр да "больничный«да булмадым бит мин дип каршы килә. 

Альбина: «Әни, Мәскәүгә барып, әлеге табибның сүзен кире кагу өчен тикшеренеп кайтырга кушты. Сигез көн буена анда анализлар көттем. Мәскәү табиблары улыгызның авыруы генетика ягыннан түгел, ә арка миен алганда зарар китерелгән, дигән язу бирделәр. Шәһәргә кайтып, архив документларын “күтәрергә” куштылар. Ә анда мин берничек тә ул язуларны ала алмадым. Чөнки архив я бикле, я хезмәткәре авырып киткән, я ачкычы югалган була иде. Архив җитәкчесе дә эштән китте... Кыскасы, миңа ул документларны бирмәделәр. Психиатр чираттагы баруымда невропатологка җибәрде. Ә ул исә әлеге авыруны дәвалап булмый, дигән вердикт чыгарды. Бу вакытта Маратка 4 яшь тулган иде инде. Һәм минем чәчләрем бер тәүлек эчендә ап-ак булды». 

Шушы вакытта психиатрның әйткән сүзләрен әле дә оныта алмый ул. 

Альбина: «Психиатр абзый: “Сез, ханым, нәрсәгә елыйсыз, 15 яшенә кадәр улыгыз белән газапланырсыз да дәваханәгә тапшырырсыз, ул балачактан инвалид булганлыктан, пенсиягез дә зур булачак бит”, — диде. Иптәшләремнең дә ник тилмерәсең, илтеп ат, дигән сүзләре дуслыгыбызга киртә булып басты. Бу гамәлемне күз алдына да китерә алмый идем, ул баланы каядыр тапшырганнан соң, өйдә утыра аламмы, төннәрен тынычлап йоклыйммы мин? Бу адымны ясар өчен нинди әни булырга кирәк?! Бик нык гарьләндем, психиатрның шушы сүзләреннән соң Пенсия фондына аяк та басмадым. 4 ел үткәч, ул чактагы бәя белән 4 миллион сум акчаны өйгә китереп бирделәр. Людмила исемле иптәш хатыныма шалтыратып, улымны ахыргача дәвалаячакмын, миңа нишләргә икән, дидем. Әйдә, чәчәк сата башлыйбыз, диде ул». 

Альбина базарда сату ноктасы ачып җибәрә. Мәскәүдән чәчәкләр кайтарта башлый. Эше бер җайга салына, улына карап көйләнелә. Шәһәр дә көннән-көн зурая, халкы арта бара. Төнлә базар эшләмәгәнлектән, сатып алучылар хәтта фатирына ук килә башлыйлар. Шәһәр хакимиятенә чакырып, без сезгә җир мәйданчыгы бирәбез, чәчәк кибете төзегез әле дип тәкъдим ясыйлар. Альбина шәһәрдә бердәнбер чәчәк кибетен ача. Акча да күпләп керә башлый. Сәүдә эшен дә алып барырга, улларын да үстерергә, Маратка да тәүлек дәвамында күз-колак булырга вакыт таба әлеге кечкенә генә буйлы нәфис ханым. Ире дә булышырга шуның кадәр атлыгып тормый. Каян көч алгандыр?! Маратына булган йөрәк җылысы, нык рухлы, оптимист булуы ярдәм итәдер...

Альбина: «Инде мәрхүм булган әнием бу — синең сынавың, аны соңгы сулышыңа кадәр намус белән үт, син аны ташлама, диде. Әлбәттә, Маратны каядыр илтеп бирү уе башыма да кереп карамады. Мин, гомумән, әниемне тормышым турында сөйләп борчымадым. Ул гаиләбез эчендә тулы гармония дип ышанып яшәде. “Кызым, миңа шалтыратмыйча зур ялгышлык эшләгәнсең. Марат авызы аша эчә алмагач, аңа арт юлыннан гел сыеклык: су, компот, шулпа кертеп торасы иде. Шуннан рәтләнә иде”, — диде. Һәрбер ялгышыбыз безнең үзебез белән бәйле. Әнә шул борчымыйм, ул еракта, дигән уй күңелдә утырганлыктан, телефонга үрелмәгәнмендер». 

Мараты үсә төшкән саен, күпкатлы йортта яшәгән Альбинага күршеләреннән зарлану сүзләре ешрак ишетелә башлый. Кат-кат келәмнәр кую да булышмый. Төннәрен тавышка түзмичә диварларны шакыйлар, очрашканда сез анда идәндә гер тәгәрәтәсезме әллә, ник балагызны тынычландыра алмыйсыз ул, диләр. 

Альбина: «Марат бит ул сөйләшми, мимика белән генә кычкыра, башын идәнгә бәрә. Аның барында тавыш күтәреп сөйләшергә дә ярамый. Ошамаса, ике колагын куллары белән каплый. Урындыкка гел чүгәләп менеп утыра. Аңа бары тик елмаеп кына эндәшәсе. Нәрсә генә эшләсә дә, миң аңа, молодец, улым, молодец, Марат, дип кенә торам, бер тапкыр да ачуланганым булмады. Нәрсәгә кычкырганын да аңлый алмыйбыз, бәлки аның теше сызлыйдыр, эче авыртадыр... Әйтә алмый бит, балакаем. Күршеләргә комачауламыйк дип, Себердәге фатирны, кибетне калдырып, икебез генә Кукмарага кайтып киттек. Улларым гаиләләре белән, әтиләре шунда калды. Әмма барыбер берничә елдан сәүдә эшен булдыра алмыйча, безнең янга күченде. Кукмарага кайткач, кеше күрмәсен, ишетмәсен, без башкаларга комачау итмик дип, махсус балам өчен шәһәр читеннән, кырдан өй сатып алдым. Казандагы бер дәваханәгә дәвалануга барырга булдым. Аның баш табибы минем абыем белән бергә укыган иде. Бинаның шыксызлыгы шунда ук күңелемә ошамады. Коридорда куллары бәйләнгән авырулар йөри, кайдадыр кычкыралар. Иртә белән китереп куеп, кич белән килеп алырлык айлык дәвалану бирә аласызмы, бәлки берәр шөгыле артыр дип кызыксындым үзеннән. «Балагызны калдырып китүегез турында гариза языгыз, елга бер тапкыр очрашырга килү мөмкинлеге бирелә», — диде ул. Мин бу сүзләрне ишетүгә буыла башладым, хәлем китте, юк, юк, сез нәрсә, алга таба дәвам итмәгез, мин, юләр, кая килдем соң дип, үземне битәрли-битәрли чыгып йөгердем. Марат белән кеше янына барып булмый, ник балаңны тыймыйсың, диләр. Себердән авылга кайтканда да, аэропортка кермичә, самолет вакытын урамда йөреп көтеп ала идек. Ә инде тугыз сәгать дәвамында аның белән очу — үзе бер тарих. Шуңа күрә мин читтәге улларымның тормышын да, оныкларымның үскәнен дә видеоэлемтә аша гына күрә алдым. Ә алар бик сәләтле булдылар. 

Альбинаның тормышын яхшы белгән бер ханымның сүзләрен өстисем килә. «Без һаман зарланабыз, акча җитми, дибез. Ә бит үзебезнең тормышны үзебез матурлап яши алабыз. Күңелне күрү өчен шуның кадәр күп шөгыль табарга була. Өчпочмагыңны пешер, бәлешеңне сал, урамга чык, кешеләр белән аралаш, концерт-театрга бар. Үзең концерт куй! Спорт белән шөгыльлән. Утырып чәеңне эч, мунча ягып, юынып чык. “Шикәр шакмагы кебек” өйләребез матур, җылы, шундый рәхәт тормышта яшибез, тамагыбыз тук. Ә зарланырга яратабыз».

Альбина инде 30 ел дәвамында иркенләп беркая да өеннән чыгып китә алмый... Елга бер тапкыр иптәш кызы белән берәр сәгатькә кафега барып килергә мөмкин. Ярый әле көндезен аңа булышырга туганыдай якын бер ханым килә. Анда да тыныч күңел белән утыра алмый. Чөнки соңгы вакытта Маратның теләсә кайчан эпилепсия өянәге кузгала. Әнә бүген дә кичке якта телефоннан аралашканда: «Улымның күз төпләре күгәреп чыкты, артыннан йөрим, төнлә өянәге булыр, мөгаен, — ди. — Минем инде 30 ел төнлә йокы күргәнем юк. Юк, зарланмыйм мин, бу — минем тормышымдагы сынавым».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев