40 елдан артык фотограф булып эшләүче Фәнил Мәрсетдинов: Мин табигыйлыкны яратам
Чишмәбаш егете фотоаппаратны беренче тапкыр кулына 14 яшендә ала.
Үтә тыйнак кеше ул Фәнил. Баксаң, редакциябезнең дусты үтеп баручы елда үзенең күркәм бәйрәмен каршы алган икән. Әнә берәү булса: “Юбилеем җитте, газета битендә берәр язма әзерли алмассызмы?!” – дип, үзе үк килеп җиткән булыр иде дә бит...
Дустыбыз дип юкка гына әйтелмәде. Чөнки районда яки республикакүләм төрле әһәмияттәге тантаналы чаралар үткәрелеп, бу турыда газетага язмалар әзерләгәндә, уңышлы фоторәсемнәр сорап, еш кына Фәнил Мәрсетдиновка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Һәм аның беркайчан да каршы килгәне юк. Тыйнаклыгы исә бергә эшләгәндә күренә: башка коллегаларына фоторәсемгә төшергәндә дә юл куя белә ул, шаяртып сөйләшү осталыгы да сокландыра.
Чишмәбаш егете фотоаппаратны беренче тапкыр кулына 14 яшендә ала.
– Ул заманда күпләр фотога төшерү белән мавыкты бит. Мәктәптә Фәһим абый Әминов түгәрәк тә алып бара иде. Балачактан ук кызыксынсам, иртәрәк туктаган да булыр идем, башкалардан соңрак башлаганга күрә, ул минем һөнәремә әверелеп калды дип уйлыйм, – ди Фәнил. – Сыйныфташлар да булдырасың бит син дип үсендерәләр иде.
Әтисе белән әнисе дә улларының бу мавыгуына сүз әйтмиләр, абыйсыннан калган фотоаппаратка пленкалар сатып алалар, хәтта өйләрендәге ике йокы бүлмәсе арасына фоторәсемнәр ясау өчен кечкенә генә караңгы почмак та булдыралар. Туганнары, өй тулы кунак авыл Сабан туена киткәч, өй базына төшеп, тынычлап фотолар эшләгән көне дә матур бер хатирә булып хәтерендә саклана аның.
Мәктәптә укыган чорда Фәнил әти-әнисе, абыйсы ярдәме белән һәм, үзе эшләгән акчасын да кушып, 150 сумга беренче “Киев” фотоаппаратын сатып ала. Кукмарада яшәүче, фотоаппаратлар ремонтлау белән шөгыльләнүче Андрей абыйсы белән дә шул чорда таныша. Ул да укучы балага үзенең төпле киңәшләре белән күп ярдәм итә. Казандагы укыту-производство корпусында әлеге һөнәргә белем алган вакытларын да сөйләшкәндә искә алып үттек.
– Кукмарадагы көнкүреш комбинатында фоторәсемгә төшерүче булып эшкә урнашкач, ул вакытта без “Татфото” оешмасына карый идек, ике айлык беренче хезмәт хакымны кушып, мотоцикл сатып алган идем. Калганын әтигә алып кайтып бирдем, – дип елмая Фәнил. – Биредә 14 еллап эшләгәнмендер. Район халкы документ өчен күбрәк фотога төшә иде. Аннан соң бераз лабораториядә фотолар ясадым, соңгы елларда участок мастеры булып эшләдем.
Фәнил Мәрсетдиновның кулына беренче тапкыр фотоаппарат алганына кырык елдан артык вакыт үткән. “Замана үзгәргән саен, фотографлар да хезмәтләрен төрлечә камилләштерергә, төрле төсләр кулланып, үзгәрешләр кертергә омтылалар. Аларның эшләре ошый, әмма мин табигыйлыкны хуп күрәм, – ди ул. – Тагын бер кызыклы момент: шуңа игътибар иткәнем бар, әйтик, кибеттә чиратта торганда берәр кешенең чәче чыгып торганына яки якасы кыегайганына күзем төшә икән, миндә фотограф хисе “кузгала”, рәтләп куясы килә башлый. Аннан соң фотога матур чыкмыйм, күңелсез мин, дигән сүзне еш ишетәм. Күңелсез кеше, гомумән, юк ул”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев