Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

29 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Айсылу Баһавиева: Укучылар белән эшләү өчен яңалыкка омтылырга кирәк

Тормышындагы кискен борылыш Айсылу Баһавиеваны Манзарас мәктәбенә алып килә.

Балыклы авылыннан Айсылу Баһавиева 29 ел гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган. Бүгенге көндә ул Манзарас урта мәктәбендә директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе вазыйфасын башкара, шул ук вакытта музыка фәненнән белем бирә.

Җирдә яшәү дәверендә кеше һәрчак алдагы көнгә планнар корып яши, тик язмыш кына үзенчә хәл итә, кискен борылышлар ясый. Айсылу һөнәри белемне мәдәният яки юриспруденция юнәлешендә алырга тели. Тик бертуган апасы Мөнирә белән район мәгариф идарәсендә хезмәт куйган Гөлзилә Нәкыйп кызы аңа "авыл җирендә мәңге бетми торган укытучы һөнәре«н сайларга булыша. Шулай итеп, ул Казан педагогия индустриаль техникумын тәмамлый һәм педагогик хезмәт юлын Олыяз мәктәбендә «Оста куллар» түгәрәге белән башлап җибәрә. Алабуга дәүләт педагогия университетында читтән торып югары белем ала.

— Студент тормышы булган яшьләргә сез бәхетле, димен, иң гүзәл, күңелле, рәхәт чаклар бит. Ә миңа андый бәхет тәтемәде, уку йортларында читтән торып белем алдым. Олыяз мәктәбендә 27 ел хезмәт куйдым, ә бирегә килгәнемә ике ел булды. Без директор Гомәр Һашыйм улы, аның урынбасары Фирая Шәрифулла кызы «мәктәбен» узган укытучылар дип горурланам, чөнки алар бик көчле шәхесләр булып, башкалардан да шундый җаваплылык, тәртип таләп иттеләр. Хезмәт, җыр дәресләрен укыттым, музейны җитәкләдем, педагог-оештыручы, сыйныф җитәкчесе, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкардым. Авыл укытучысы үз җирлегендә барган бер генә вакыйгадан да читтә калмый бит: Балыклы авылы тарихы китабын җыйнау, театр, ансамбль оештыру, җирлекнең ветераннар оешмасы белән тыгыз элемтәдә булу, сайлау эшләрендә, район сәхнәсе концерт программаларында катнашу — һәр чараның үзәгендә кайнадым, Аллага шөкер. Укытучы, гомумән, һәрьяктан башкаларга үрнәк булырга тиеш дигән максат белән яшим. 

Гомеренең иң гүзәл чагында 2 яшьлек кызы белән парсыз кала Айсылу Мансур кызы. Ире Рәдиснең бакыйлыкка күчкәненә дә 22 ел икән инде. 

— Иремнең вафатыннан соң, үземне океандагы кечкенә балык итеп күз алдына китердем. Якыннан гына йөзеп баручы зур-зур кит, акулалар янында исән калырга, алга таба барырга кирәк иде. Туганнарым, хезмәттәшләрем зур терәк булды ул вакытларда, рәхмәтем чиксез аларга. Ул елларда берьюлы җиде төрле эш башкарганмын икән: дәресләрне укытасы, сыйныф җитәкчесе буларак укучылар, ата-аналар белән эшлисе, педагог-оештыручы буларак чаралар үткәрәсе, музейны карыйсы, авыл клубында сәнгать җитәкчесе дә бит әле. Болардан тыш, шимбә көнне сумкаларымны төяп, бәйрәмнәрдә тамада булып йөрдем, әле буш көннәремдә ресторанга официант буларак та бара идем... — диде ул.

Тормышындагы кискен борылыш Айсылу Баһавиеваны Манзарас мәктәбенә алып килә. Мәктәп директоры Альбина Мөхәммәтованың төпле киңәшләре яңа вазыйфада эшне дөрес оештырырга ярдәм итә. Коллектив та бик җылы кабул итә. Янәдән аны балалар мохите, аларның чыр-чу, шат авазлары әйләндереп ала. «Балалар бит алар — яхшы энергия чыганагы», — ди педагог.

— Яңа вазыйфа районның 17 мәктәбенә кертелде. Алар укытучыларга һәм ата-аналарга чын патриотлар тәрбияләүдә ярдәм итә, укучыларның иҗтимагый хәрәкәтләрдә һәм проектларда катнашуын координацияли, Россия бөркетләре, Беренчеләр хәрәкәте, мәктәпнең укучылар үзидарәсе юнәлешендә эш алып бара. Өстенлекле юнәлеш булып, Бердәм гамәлләр көннәре акцияләрендә катнашу тора.

Бу кәннәр балаларда төп календарь даталарны һәм хәзерге Руссия кыйммәтләре системасын аңлауны формалаштырырга ярдәм итә. Моннан тыш, тәртипләре буенча мәктәп, район исәбендә торучы балалар белән эш алып барыла. Аларны төрле чараларга, җәмәгать эшенә җәлеп итәргә тырышабыз, — дип аңлатты Айсылу Баһавиева.

Киңәшче директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог оештыручылар белән тыгыз элемтәдә хезмәт куя, барлык чараларны бергә оештыралар.

— Балалар белән эшләве бик җиңел, чөнки алар һәрвакыт яңалыкка омтыла. Аларга «а», дисәң, алфавитның калган хәрефен әйтеп бетерәләр. Бик актив, һәркайда лидер укучыларыбыз бар. Укучылар белән эшләү өчен яңалыкка омтылырга, үз өстеңдә һәрвакыт эшләргә кирәк. Ә балаларның кызыксынуын, хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү — безнең эшкә зур бәя, — диде педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев