2022 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
Коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.
Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.
Юрист әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.
Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала, дип яза «Татар-информ» МА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев