Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Украинада һәлак булган Айнур Измайлов белән хушлаштылар

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Кукмарада Украинада һәлак булган якташыбыз Айнур Измайловны җирләделәр. Танк ротасының танк взводы командиры вазыйфасын башкарган 24 яшьлек гвардия лейтенанты белән хушлашу район Мәдәният йортында узды. Аны соңгы юлга озатырга йөзләгән райондашыбыз килде. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителде.

Айнур Измайлов 1997 елда туган. Кукмара 3нче урта мәктәптә белем алган, аны тәмамлаганнан соң, Казан танк югары хәрби училищесына укырга кергән. Айнурның бертуган абыйсы һәм энесе дә - хәрбиләр.

Айнурны якыннан белүчеләр аның җаваплы, тырыш, булдыклы егет булуын әйтәләр.

«Айнур минем яхшы дустым, иптәшем иде. Мәктәп елларында без аның белән бергә “Зилант” спорт мәктәбенә йөрдек. Ул һәрвакыт - тормышта, укуда, спортта да җаваплы, максатчан булды. Ярышларда призлы урыннар яулады. Ул хәрби училищега кергәч тә, аралашудан туктатмадык. Дустыбызның арабыздан иртә китүе бик кызганыч. Ул - безнең өчен чын герой. Урыны җәннәттә булсын», - диде Илһам Фәсхетдинов.

Айнур Измайловны Кукмара мөселманнар зиратында Геройлар аллеясенә җирләделәр.

Фото: Алсу Гатауллина / «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев