Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республика клиник дәваханәсенең баш табибы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Кукмара халкының сорауларына җавап бирде

Залда утыручылар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, тулы җаваплар алды.

Бүген «Һәркем игътибарга лаек» программасы кысаларында, республика клиник дәваханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон район халкы белән «Безнең сәламәтлек - кем гаепле һәм нәрсә эшләргә?» дигән темага очрашу үткәрделәр.

Илья Вольфсон «Һәркем игътибарга лаек» программасының Россия өчен уникаль проект булуын билгеләп үтте.

«Без сәламәтлегебезгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирергә күнекмәгәнбез, үзе узар әле дип, күп авыруларга кул селтибез. Бу соңгы – пандемия елында аеруча актуаль. Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә республика клиник дәваханәсе белән бергә эшләнгән проект авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауга юнәлдерелгән. Табиблар, халык белән очрашып, хәл-әхвәлләре турында сорашачак. Барлык мәгълүматлар бердәм регистрга кертеләчәк, аның ярдәмендә сәламәтлеге “кызыл” зонада булган кешеләрне ачыклаячаклар, гәрчә кеше үзе бу хакта белмәскә дә мөмкин. Авыру билгеләре булган барлык кешеләргә тикшеренү һәм дәвалану курсы узарга тәкъдим итәчәкләр. Барлык медицина ярдәме түләүсез – медицина иминият полисы буенча күрсәтеләчәк. Әйтик, Спас районында проектны сынау рәвешендә эшләтеп җибәрү 420 кешенең сәламәтлеге “кызыл” зонада булуын күрсәтте: алар арасында 22 кешене - инфаркттан, ә 24ен инсульттан саклап кала алдылар. Аларның берсе дә элек табибларга мөрәҗәгать итмәгән», - дип билгеләп үтте спикер.

Чарада шулай ук коронавирус турында да сүз барды. Залда утыручылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм республика клиник дәваханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиевтән тулы җаваплар алдылар.

«Әгәр кеше прививка ясатса һәм беренче вакцинациядән соң коронавирус белән авырса, аңа икенче вакцинаны ясарга ярыймы, әллә ярты ел көтәргәме?» – дип кызыксынды залда утыручылар.

«Әгәр кеше ковид белән авырса, аның хәлен бәяләргә кирәк. Ярый, әгәр дә ковидтан соң организмда өзлегүләр булмаса. Сәламәтлекнең торышын бәяләргә, иммунитет күрсәткечләрен, аерым алганда антитәнчекләрне билгеләргә кирәк. Район үзәк дәваханәсендә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип саныйм. Тик барыбер сораулар калса, республика иммунология консилиумы эшли», - дип җавап бирде белгеч.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев