Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

16 яшьлек эксперт яки Фәнүзәне Алиса “уята”

Фәнүзә Гыймадиеваның шәхси китапханәсендә 300гә якын китап бар, аларның күпчелеген матур әдәбият биләп тора.

«Балалар китап укымый», — соңгы елларда әлеге сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә без аларга үрнәк күрсәтәбезме? Сорау риторик. Минем, зур булмаса да, мәктәптә әдәбият укыту һәм яшүсмерләр белән аралашу тәҗрибәм бар. Барысы ук түгел, шулай да балалар укый. Дөрес, аларның үз кызыксынулары бар. Әмма ул безнеке белән туры килергә тиеш түгел.

Шуңа күрә бу тема буенча яшьләр белән сөйләшү яхшырак булыр. Манзарастан Фәнүзә Гыймадиевага 16 яшь. Аның өчен китап уку гадәти кызыксынудан тагын да зуррак мавыгуга әверелгән. Танышымның шәхси китапханәсендә 300гә якын китап бар, аларның күпчелеген матур әдәбият биләп тора. Укыганнарын ул тирән анализлый һәм рецензияләр яза. 14 яшеннән ул — Лайвлиб китап челтәренең эксперты һәм китап күзәтүчесе. Язган шигырьләрен Россиянең «Шигырьләр» әдәби порталында бастыра, мәхәббәт, фәлсәфи һәм шәһәр лирикасына өстенлек бирә. Детективлар һәм тарихи романнар укырга ярата. 2023 елда китап яңалыкларын күзәтүче блогер сыйфатында «Миф» нәшрияты белән килешү төзегән. Күптән түгел ул «Свобода пахнет апельсинами» дигән китабы өстендә эшли башлаган.
Аның шундый җитди адымга илһамлануы һәм хәзерге яшьләр арасында нәрсәнең популяр булуын Фәнүзәнең үзеннән сорадык.

— Фәнүзә, китап уку белән кызыксынуың ничек башланды? 

— Китапка мәхәббәт кечкенә вакытта уянды. Миңа Льюис Кэрроллның «Алиса могҗизалар илендә» китабын сатып алдылар. Шул вакыттан бирле мин аны илле тапкыр гына укыганмындыр, шуңа күрә китапның бераз тузган булуы гаҗәп түгел.

— Димәк, бу синең кат-кат, яратып укый торган китапларыңның берсе? 

— Кызганыч, бу китап инде тагын бер тапкыр укуга түзмәячәк. Шуңа күрә Джером Клапка Джеромның Темза буйлап сәяхәте турында «Трое в лодке, не считая собаки» дигән комедиясен билгеләп үтәргә телим.

— Яшьләр укымый дигән фикер бар. Син моның белән килешәсеңме?

— Әйе, хәзерге яшьләр укыймы-юкмы дигән бәхәс бүгенге көнгә кадәр тынмый. Әмма яңа авторлар һәм яшьләрнең зәвыгын канәгатьләндерүче юнәлешләр барлыкка килү сәбәпле, хәзерге китап җәмәгатьчелегендә язма әдәбиятка өстенлек бирүчеләр бик күп. Мәсәлән, Азия әдәбияты (новеллалар), инде күптән гадәти китаплар кысаларыннан чыгып, Кинопоиск­та экранизация алган. Моны без «Благословления Небожителей» мисалында күрәбез. Бу — чиксез китап сайлау диңгезендә бер тамчы гына.

— Хәзерге яшьләр арасында нәрсә популяр? Азия романнарымы?

— Әйе, хәзер мәхәббәт романнарына һәм Азия әдәбиятына ихтыяҗ зур. Шул ук популярлык дулкынында хәтта рус авторлары да новеллаларны үрнәк итеп ала башлады. Дөресен генә әйткәндә, күпләр инде тапталган темага тукталалар, тик мисалга нидер язганчы Кытай тарихы, менталитеты белән танышмыйлар, шуңа күрә күп нәрсә сорау тудыра.

— Классикага ничек карыйсың? Яисә сине бүгенге язучылар кызыксындырамы?

— Классик әдәбиятка минем аерым мәхәббәт! Рус классикларыннан миңа бертуган Стругацкийлар, Чехов, Булгаков, Достоевский, Илья Ильф һәм Евгений Петров иҗаты ошый. Сатирик фантастик хикәяләр — аларның библиографиясенең яраткан өлеше. Чит ил язучыларына килгәндә, миңа Арчибальд Кронин, Чарльз Диккенс, Фрэнсис Скотт Фицджеральдның әсәрләре һәм Эрих Мария Ремаркның кайбер романнары якын. Гомумән алганда, Викторианск чоры китапларына тартылам.

— Кайсы язучы белән очрашып аралашырга теләр идең һәм ни өчен? 

— Бу — бик четерекле сорау, чөнки авторларның биографиясен укыганнан соң, аның иҗаты һәм шәхесе арасындагы чикне күрергә кирәклеген аңлыйсың. Кешеләр төрле була, алар арасында каршылыклы шәхесләр дә очрарга мөмкин. Әгәр боларга игътибар итмәсәң, һичшиксез, Чехов, Кронин һәм Булгаков белән. "Мастер һәм Маргарита«дан Бегемот мәче турында күбрәк мәгълүмат беләсем килә.

— Китапларны сайлаганда син, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар бирәсең? 

— Еш кына блогерларның фикерләренә колак салам. Ә классик әдәбиятта вакыйгалар барышының вакытына карыйм. Бу Англиянең Викторианск чоры булса искиткеч. Шулай ук сатирик фантастика яки комедия жанрларын сайлыйм. 

— Хәзер яза торган китабың турында тулырак сөйлә әле.

— Хәзерге вакытта мин «Свобода пахнет апельсинами» дигән фантастик антиутопик роман (постапокалиптик роман) өстендә эшлим. Әлегә сюжет һәм геройларны барлыйм, әмма аның азатлык турында булуын әйтә алам. Ул сәләтле геройларны, унсигез яшьләренә чыгарырга вәгъдә итеп, бик яхшы тормыш шартларындагы фәнни үзәктә тотулары турында. Ләкин үзәк диварлары артындагы тормыш геройларга ошамаска мөмкин. Төп герой Эрнест Лайонска галимнәр әзерләгән уен аша үтәргә һәм алардан нәрсә яшергәннәре турында белергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә, һәркем төрле имеш-мимешләрдән, комплекслардан, туганлык бәйләнешләреннән азатлыкка ирешергә тиеш. 

— Китап язу идеясе ничек туды? Аны кайда бастырырга уйлыйсың?

— Уильям Голдингның «Повелитель Мух» романы һәм «Евангелион» комиксы, шулай ук Александр Беляевның «Голова профессора Доуэля» китабы белән илһамландым. Кулъязманы төрле нәшриятларга җибәрәсем килә, әмма иң зур хыялым — блогер буларак кына түгел, ә автор буларак «Миф» нәшрияты белән килешү төзү. 

— Фәнүзә, син булачак һөнәреңне сайладыңмы әле?

— Бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмам. Үземне китап индустриясендә тәнкыйтьче яки редактор буларак та, кинематографиядә режиссер ролендә дә сынап карарга телим. Ләкин бу — бары тик фаразлар гына, киләчәктә ничек булыр.

— Әгәр әдәбият өлкәсендә сайлау мөмкинлеге булмаса, синең караш кайсы өлкәгә төшәчәк?

— Тикшерүче булып яки юриспруденция өлкәсендә эшләр өчен тарих һәм җәмгыять белемен сайлар идем. Бу — минем кечкенә вакытта мультфильмнар урынына «Мухтар» һәм «Улицы разбитых фонарей» киноларын караганнан соң туган балачак хыялым. 
Фәнүзә белән сөйләшкәннән соң, яшьләр китап яратмый дигән стереотипны җимерә алдык дип уйлыйм. Үсеп килүче буын горурланырлык, һәм алар ихтирамга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев