Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 май бәйрәмен кем ничек үткәрә: кукмаралылар ялга планнары белән уртаклашты

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Алда – өч көнлек ял. Берәүләр аны йорт-кура, бакча тирәсендә эш белән үткәрсә, икенчеләр табигать кочагына, ял базаларына юл тотар... Ә менә сез май бәйрәмнәрен ничек уздырырга ниятлисез?

Гүзәл ЯРУЛЛИНА, Кукмара:

- Кечкенәдән безгә әти-әни: “Май бәйрәмнәре ул - хезмәт белән бәйле яллар”, - дигән фикерне сеңдерде. Минем туган көнем - 15 сентябрьдә. Ул вакытта елның-елында бәрәңге җыя идек. 1 һәм 9 Май бәйрәмнәре җитсә, тагын бакчадан керә алмыйсың: тирес кертү, тарату, бәрәңге чыгару, яшелчәләр утырту кебек бетмәс-төкәнмәс эшләр тезелеп кенә тора. Үсеп җитеп, үз гаиләм булгач, бу ике бәйрәмдә беркайчан эшләмәячәкмен, ял итәчәкмен дип әйтә, шул хакта хыяллана идем. Шөкер, теләкләрем кабул булды. Май бәйрәмнәрендә без гаиләм белән кунакка, ял базасына барып ял итәбез. Ә эшләр исә башка көннәрдә башкарыла. 

 

Гөлсөяр МИФТАХОВА, Уразай:

- 1 Майда безнең авылда балалар йомырка җыя. Шуңа алдан хәстәрләнәбез: матур итеп йомыркалар кызартабыз, тәм-томнар әзерлибез. Аннары ул көнне ир-егетләр зират җыештырырга бара, каберлекләрне тәртипкә китерә. Башкалар хакында әйтә алмыйм, әмма безнең май бәйрәмнәрендә ял турында бөтенләй уйлаган юк, башлыча хезмәт белән уза ул. Гаилә белән бергәләп бакча тирәсендә эшлибез: тырмалыйбыз, казыйбыз, агачларны агартабыз, корыган ботакларын кисәбез. Шулай ук баздан утырту бәрәңгеләрен чыгару да ел саен 1 Майда башкарыла. Өйләрне юганчы бакча, балчык эшләрен бер кат төгәлләсәң, күңелгә аеруча рәхәт булып кала. 

 

Лариса МӨХӘММӘТГАЛИЕВА, Түбән Үрәс:

- Мин фермада эшлим. Шуның өчен май бәйрәмнәрен дә гадәти көн кебек кабул итәм. Өйдә дә мал-туарыбыз шактый. Аларның һәрберсенә үзвакытында ашарга бирәсе, торакларын чистартасы, сыерларны савасы. Өч балабыз бар. Хуҗалыктагы бар эшне бергәләп башкарабыз. Улларым, бакчаны казып, түтәлләр ясаса, кайбер яшелчәләрне утырта да башлыйсы булыр. Быел яз иртә килгәч, баз бәрәңгесен инде чыгардык, бүлбеләр матур итеп шытып та килә. 1 Май бәйрәмнәрендә улларым, ел саен учак ягып, шуның көленә бәрәңге салып пешерә иде. Вакытлары барында, уха да әзерлиләр. Быел да үз планнары булмый калмас. 

 

Алия ШӘЙМӘРДАНОВА, Манзарас:

- Тормыш иптәшем Илшат тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан. Алар – өч бертуган. Берсе – Казанда, икенчесе – Зур Сәрдектә, ә без Манзараста яшибез. Матур традиция буенча май бәйрәмнәрендә ел саен төп йортта өч гаилә бергә җыелышабыз. Без, киленнәр, өй юсак, ирләр йорт-кура тирәсендә эшли, бакча казый, түтәлләр ясый. Балалар да булыша. Кишер чәчәргә, вак суган утыртырга да вакыт инде. Өй эчендәге эшләр беткәч, без дә аларга кушылабыз. Кич белән инде бакчада бергәләп тәмле шашлык кыздырабыз, рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, аралашабыз. Уртанчы килендәш, Зур Сәрдек “Чәчкә” бию ансамбле җитәкчесе Альмира Шәймәрданова ансамбльнең юбилее уңаеннан оештырыла торган концертка чакырды әле. Мәдәният йортына барып, рухи байлык та туплап кайтырга исәп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев