1 июльдән гаилә ипотекасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә
2026 елның 1 февраленнән россиялеләр берьюлы ике гаилә ипотекасын рәсмиләштерү мөмкинлеген югалтты.
1 июльдән Россиядә гаилә ипотекасы кагыйдәләре үзгәрә. Яңа кагыйдәләр туучылар санын стимуллаштыруны күз алдында тота. ТАСС язганча, моны РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр итә, диелә «Татар-информ»да.
2026 елның 1 февраленнән россиялеләр берьюлы ике гаилә ипотекасын рәсмиләштерү мөмкинлеген югалтты, элегрәк ир белән хатын һәркайсына берәр ипотека рәсмиләштерә ала иде. Хәзер исә ир белән хатын бер генә гаилә ипотекасы алу мөмкинлегенә ия.
Мартта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Финанс министрлыгына һәм Төзелеш министрлыгына 1 июльгә кадәр гаилә ипотекасы ставкасын балалар саны буенча дифференциацияләргә кушты. ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев фикеренчә, күпбалалы гаиләләр өчен ипотека буенча ставка 6 проценттан түбән төшәргә мөмкин.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев