Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 гыйнвардан кайбер татарстанлыларның пенсияләре 10 мең сумга артачак

Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк.

1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта.  1 гыйнвардан пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.

Пенсия арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә: йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.

Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев