Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Быел Кукмарада үзара салымны күпме түлисе?
Узган елның 19 ноябрендә үткән референдум нәтиҗәләре буенча 2018 елда гражданнардан үзара салым җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү буенча карар кабул ителде.
-
2013 елдан Татарстанда 126 ветеринария клиникасы төзелгән
2018 елда республикада Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең 27 бинасы һәм авыл хуҗалыгы идарәләренең 15 бинасы ремонтланачак.
-
“Салават күпере” берләшмәсенең утырышы була
25 гыйнварда район үзәк китапханәсендә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы була. Башлана 13.30 сәгатьтә. Әдәби иҗат белән мавыгучыларны көтеп калабыз. 12+
-
Фото: Татарстанның бер авылын кыш уртасында су баскан
Кондызлар буасын җимерү өчен Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рөхсәте кирәк.
-
Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар
Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала.
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган
-
Райондашыбыз “Туым Жондозы” фестиваленең юбилей концертында чыгыш ясады
Райондашыбыз, Алабуга мәдәният көллияте студенты Аида Егорова "Туым Жондозы" керәшен җырларын башкаручылар конкурс-фестивалендә катнашып, лауреат исемен яулады. Ул шулай ук фестивальнең юбилей концертында чыгыш ясап, статуэтка белән бүләкләнде.
-
Кукмара урамнарыннан 1120 тонна кар түгелгән
Бүгенге көндә Кукмара урамнарын чистартуда "Чиста шәһәр" оешмасыннан 21 берәмлек махсус техника,унбиш хезмәткәр катнаша. Юллар, тротуарлар кардан чистартылып, тозлы ком катнашмасы сибелә. Үткән ел шәһәр урамнарыннан барлыгы 9100 тонна, ягъни 2600 КамАЗ машинасы кар чыгарылган булса, быел инде1120 тонна - 320 КамАЗ кар түгелде, дип хәбәр итте "Чиста шәһәр" оешмасының...
-
Райондашыбыз Студентлар лигасы һәм Яшьләр иҗаты академиясенең бүләкләренә лаек булды
Мәдәният һәм хәйриячелек өлкәсендә уңай күрсәткечләре, республика, региональ, россиякүләм фестиваль-конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешүе өчен, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм Яшьләр иҗаты академиясенең рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Хезмәт министрлыгында минималь хезмәт хакын 11 мең сумга кадәр җиткерүне планлаштыралар
Ведомство февраль аенда Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын 2018 елның 1 маеннан арттыру турындагы проект кертергә ниятли.
-
Салават Фәтхетдинов Әлфия Авзалованың зур серен ачты
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Салаватның шушы серне ачуына үпкәләмәвен белдерде.
-
Ун яшьтән зуррак балалар поездда ата-аналарсыз йөри алачак
Станциягә килеп җиткәч, озатучы баланы ышанычлы кешегә генә тапшырырга гына тиеш була.
-
Фото: Район башлыгы мәктәп ашханәләрендә булды
Район башлыгы мәктәптә балаларны ашату мәсьәләләренә кагылышлы күчмә киңәшмә үткәрде.
-
Фото: Тарлауда янгын вакытында бер хатын-кыз Һәлак булган
Район янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, 14 гыйнвар көнне иртәнге сәгать биш тулганда Тарлау авылында шәхси йорт януы турында хәбәр алына.
-
Кукмара районы ветераннары кичке шәһәр буенча экскурсиягә чыкты
Алар шәһәребезнең бизәлешен карадылар, "Син Кукмараны беләсеңме?" дигән конкурс-викторина сорауларына җавап бирделәр