Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана
Республика программасы кысаларында, 373 миллион сумга 130лап ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла.
-
Татарстан синоптиклары бозлы яңгыр, буран һәм көчле җил турында кисәтә
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде
Бүген һәм иртәгә республика территориясендә көчле җил, явым-төшемнәр, буран, томан һәм бозлавык көтелә.
-
Кукмарада шахмат һәм шашка буенча турнир була
5 февральдә "Галактика" иҗат йортында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча сайлап алу турниры була. Башлана 10 сәгатьтә.
-
Кара елга суы карамы яки авылны Шүрәле каргаганмы?
Район үзәгеннән 26 чакрым ераклыкта урнашкан Кара Елга авылы турында күпләрнең ишеткәне дә юктыр әле. Зур Сәрдек җирлегенә керүче Кара Елганы урнашуы буенча Чишмәбаштан аерып та булмый кебек. Мәктәптә безнең белән әлеге авылдан бер кыз укыды. Аны да Чишмәбашныкы дип уйлый идек. Туган авылының дөрес атамасын белгәч, бездә андый авыл...
-
“Кукмара авазы” радиосы эшкә чакыра
"Кукмара авазы" радиопрограммасы редакциясе үзен журналистика, радиотапшырулар өлкәсендә сынап карарга теләгән, татар телен һәм рус телен камил белүче, аралашучан, белемле егет-кызларны эшкә чакыра. Белешмәләр өчен телефон: 2-84-82 яки https://vk.com/id138691402.
-
Фото: Бүген күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды
Бүген күппрофильле лицейда чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуга мәктәп укучылары, студентлар, оешма һәм предприяте җитәкчеләре чакырылган иде.
-
Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды
"Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!", диде мәгариф министры үз котлавында.
-
Ләйсән белән Булат өченче бәби алып кайта?
Җырчы Ләйсән Гыймаева бәби көткәнгә охшаган. Югыйсә, Инстаграмга шушындый фотолар куймаслар иде Анна Попованың иҗади «дискотекасыннан» Ландыш Нигъмәтҗанова мондый фото кертә. Күргәнегезчә, ул монда Ләйсәннең корсагына карап, гаҗәпкә калган. Халык та җавапсыз калдырмый бит. «Өченчене көтәсезме?» дип сораулар юллый, берәүләр «күлмәге шулай күрсәтә» дип кире кага. Ә дөреслекне Ләйсән белән...
-
Фото: Кукмара дәваханәсендә һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде
Бүген Кукмара район үзәк дәваханәсендә югары сыйныф укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр" дигән медицина фестивале кысаларында һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган чара үткәрелде.
-
Шофер таныклыгын алыштырганда имтихан тапшырыргамы?
Халык арасында шундый имеш-мимеш таралды: машина йөртү таныклыгының 10 ел үтеп вакыты чыккан икән аны алыштырганда кабат имтихан бирергә кирәк икән. Шофер таныклыгы гамәлдән чыгу сәбәпле, аны алыштырганда янә имтихан тапшырырга кирәкме? Гамәлдән чыккан водитель таныклыгын алыштырганда, имтихан тапшыру закон тарафыннан каралмаган. Әммә бу киләчәктә булырга мөмкин, дип яза Шәһри...
-
Якташыбыз, Зур Кукмара авылында туып-үскән очучы-истребитель, подполковник Мансур Төхбәтуллин белән очрашу үткәрелде
"Галактика" иҗат үзәгендә якташыбыз, Зур Кукмара авылында туып-үскән очучы-истребитель, подполковник Мансур Төхбәтуллин белән очрашу үткәрелде.
-
Коточкыч авариядә үлүчеләр саны дүрткә җиткән
Башта исән калып, Мамадыш хастаханәсенә озатылса да, соңрак дүртенче зыян күрүче дә җан биргән.
-
80 яшьлек хуҗабикәнең фатирын үзләштергән ир-атны хөкем иттеләр
Ир-ат, өлкән яшьтәге хатынны алдап, сату-алу турындагы килешүгә кул куярга мәҗбүр иткән.
-
Татарстанда бозлы яңгыр көтелә
Синоптиклар циклон аркасында һава торышының бозылуы турында кисәтте.