Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Прокуратура

Кукмаралыны вазыйфаи затка арадашчы аша ришвәт биргән өчен хөкем итәчәкләр

Җинаять эше судка җибәрелде.

Район прокуратурасы 38 яшьлек Кукмара районы кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Ул вазыйфаи затка арадашчы аша ришвәт бирүдә гаепләнә.

Эш материаллары буенча, 2023 елның 1 гыйнварыннан 31 гыйнварына кадәр ир-ат ришвәт бирүдә арадашчы ролен башкарган кешегә 25 000 сум акча тапшыра. Әлеге акча, транспорт чаралары белән идарә итүгә, медицина тикшеренүе үтмичә генә белешмә алу өчен, вазыйфаи затларга ришвәт буларак тапшырылырга тиеш була.

Шулай ук 2025 елның 1 мартыннан 28 мартына кадәрге чорда ир-ат, шул ук максат белән арадашчыга 30 000 сум акча бирә. Бу акча да транспорт чаралары белән идарә итүгә, медицина тикшеренүе узмыйча гына белешмә алу өчен, вазыйфаи затларга ришвәт итеп тапшырылырга тиеш була. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше судка җибәрелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев