Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Прокуратура

Кукмара районы прокуратурасы хуҗасыз хайваннарны тоту һәм карау өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде

Прокуратура искәртә: тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәгән өчен җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Кукмара районы прокуратурасы гражданнарның «Халык контроле» интернет-порталы аша килгән мөрәҗәгате буенча хуҗасыз хайваннарны тоту һәм карау, шулай ук район территориясендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше буенча тикшерү үткәрде.

Тикшерү барышында торак пунктлар урамнарында хуҗасыз этләр булуы ачыкланды. Әлеге фактлар гражданнарның социаль челтәрләрдә һәм «Халык контроле» порталында калдырган күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән дә расланган.

Ачыкланган хокук бозулар хуҗасыз хайваннарны тоту, йөртү һәм карау буенча махсуслаштырылган оешма эшен тиешенчә оештыруда вәкаләтле органнар тарафыннан тиешле чаралар күрелмәвен күрсәтә. Бу 1999 елның 30 мартындагы №52-ФЗ «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» Федераль закон һәм СП 3.1.7.2627-10 «Кешеләр арасында котыру авыруын профилактикалау» санитар-эпидемиологик кагыйдәләре таләпләренә каршы килә.

Вакытында тиешле чаралар күрмәү гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә һәм сәламәтлекне саклауга булган конституцион хокукларын боза. Әлеге хокуклар 2002 елның 10 гыйнварындагы №7-ФЗ «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законның 11 нче маддәсе белән гарантияләнгән.

Прокуратура искәртә: тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәгән өчен җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев