Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Хәрби операциядә килешү буенча хезмәт итүче якташыбыз Виктор Байметов: Мин анда булырга тиеш!

Виктор узган көз Мәскәүдән үк туп-туры китәргә ниятли. Әмма өендә балигълык яшенә җитмәгән өченче улының булуы гына бу адымнан вакытлыча туктата.

Виктор Байметовка яшь чагында армия сафларында хезмәт итәргә туры килмәгән. Аңа 48 яшь. Һәм ул үз теләге белән узган елның 21 ноябрендә махсус хәрби операциягә — илебезнең азатлыгы өчен көрәшергә киткән.

Викторның хатыны Инга Тимофеева белән иркен, заманча, яңа ике катлы өйдә сөйләшеп утырабыз. Күренеп тора, Инга тормыш иптәше өчен борчыла, аның исән-имин килеш туган авылына, туган нигезенә әйләнеп кайтуын зур сабырлык һәм түземлелек белән көтә.

— Виктор Мәскәүдә метро төзелешендә эшләде. Вахта методы белән китеп-кайтып йөрде. Рельслар салу бригадасында мастер иде ул. Әлбәттә, башкалада эшләгәч, хезмәт хакы югары, шуңа күрә матди яктан кыенлык күрмәдек, — ди Инга. — Махсус хәрби операция турында телевизордагы тапшыруларны, репортажларны зур кызыксыну белән карап бара иде. Һәм, шуның нәтиҗәсендә, безнең сугышчыларга ярдәм итү максаты һәм үз күзләре белән күрергә теләп, ул контракт төзеп китеп барды. Ике атна өйрәнүләрдә булганнан соң, мотоукчылар дивизиясенә алынды. Үзенең беренче хәрби заданиесенә узган елның 14 декабрендә Степовое-Авдеевка юнәлешенә чыкты. Алар еш күчеп йөргәнлектән, бүгенге көндә кайсы шәһәрдә, өлкәдә икәнен төгәл генә әйтә алмыйм. 

Виктор узган көз Мәскәүдән үк туп-туры китәргә ниятли. Әмма өендә балигълык яшенә җитмәгән өченче улының булуы гына бу адымнан вакытлыча туктата. Инга — аның икенче хатыны. Беренчесе берничә ел элек начар чир белән авырып вафат була. Өч ул белән тол калгач, ул Нократ Аланында яшәгән Инга белән тормыш кора.

— Виктор махсус хәрби операциягә шуның кадәр китәргә ашыкты, хәтта өченче улы Егорга да опекунлык буенча документларны, ул китеп, ике көн үткәч кенә рәсмиләштереп бетерә алдым, — ди Инга. — Викторга кияүгә чыкканда улым һәм кызым бар иде инде. Татьяна Егор белән бергә Кукмарадагы күппрофильле лицейда бер сыйныфта укый. Бүгенге көндә икесе дә «Нараткай» лагеренда. Район хакимиятенә рәхмәт, аларга ял итәргә бушлай юллама бирелде.

Әйтеп үткәнчә, Виктор үзе армиядә хезмәт итмәсә дә, ике улы хәрбиләр икән. Югары хәрби белем алып, берсе — бүгенге көндә өлкән лейтенант булып Барнаулда, икенчесе, әле яңарак кына лейтенант пагоннары тагып, Хабаровск өлкәсендә хезмәт итә. «Алар да әтиләренә инде яшь кеше түгел икәнен, җиңел булмаячагын аңлатып караганнар иде. Китәргә ниятләгәнен белгәч, мин дә шок хәлендә калдым, еладым, үгетләдем. Әмма бернәрсә дә аны уеннан кире кайтара алмады, — ди Инга. — “Шундый фикергә килдем: мин анда булырга тиеш”, — диде. Әлбәттә, офицер уллары бүгенге көндә әтиләре белән горурланалар, борчылалар, һәрдаим аның турында белешеп яшиләр».

Гвардия рядовое Виктор Байметов узган елның 21 ноябрендә туган авылыннан чыгып китә. Дүрт тапкыр яралана. Тернәкләнү чорында вакытлыча ялга да кайта. Аңа алгы сызыкта да еш булырга туры килә икән. Бу вакытта инде Ингасының борчылып торганын белеп, аннан чыгуга, «Мин исән!» дип хәбәр итәргә ашыга. Гомумән, җай чыкканда элемтәдә булырга, өйдәгеләр белән аралашырга тырыша ул. Үзе өчен борчылмаска куша, очрашу минутларын көтүен, сагынуын әйтә. «Мин исә тамагы туямы икән, яралары борчымыймы, салкын кичләрдә блиндажларда туңып ятмыймы дип кайгырам», — ди тормыш иптәше.

Инганың телефонында командованиедән бирелгән, Викторның сугышчан юлы турында бары тик мактау сүзләре генә язылган, фотосы да куелган Мактау кәгазе саклана. Анда: «Рядовой Байметов В. М. берничә хәрби заданиедә катнашты. Дошман атакасын кире кагучы штурм группалары составында булып, куелган бурычны үтәде: дошманның һөҗүмен, аларны штурм отрядының прицель уты белән юк итте. Оста гамәлләре һәм профессиональ булуы сәбәпле, батальон бүлекчәләренең шәхси составы минималь югалтулар кичерде», — дип язылган. 

Викторының куркусыз йөрәкле, батыр кеше булуына ышана ул. Чөнки тыныч тормышта да югалып калмавы һәм, үз куллары белән контракт төзеп, илебезне сакларга китүе шуны раслый. 

Инга Тимофеева үзе Кукмара киез итек-киез комбинатында тегүче булып эшли. Без очрашканда җәйге ялда, бер тартма сливаны эшкәртү белән мәшгуль иде. «Викторның кайтуына кайнатма һәм компотлар ясап куярга планлаштырам. Аның исән-имин килеш өебезнең бусагасын атлап керәчәгенә бар күңелем белән ышанам һәм көтәм», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО