Вахит мәдәният йортында эшләп килүче «Хыял» театры «халык» исеменә лаек булды
Бу — аларның башкарган хезмәтләренә иң югары бәя.
Вахит авылы мәдәният йорты иртәдән үк гөрләп тора: сәхнәдән кемнәрнеңдер сөйләшкәннәре, бик җанлы гына сүз куертканнары ишетелә. Ә-ә-ә, вахитлеләр спектакль куярга әзерләнә, репетиция ясыйлар икән. Декорацияләргә караганда вакыйга шәһәр фатирында бара…
Тырышып алган зур исемгә тап төшермәс өчен, бар күңелне биреп эшләргә, көч түгәргә кирәк дип каршы алды Вахит мәдәният йорты директоры Насиха Нәбиева. Әйе, Вахит мәдәният йортында эшләп килүче «Хыял» театры быел бик дәрәҗәле «халык» исеменә лаек булды. Бу — аларның башкарган хезмәтләренә иң югары бәя.
Насиха Факил кызы белән сүзне ерактан, яңа мәдәният йорты куллануга тапшырылган вакытлардан башладык. Әлеге бина 2013 елда ишекләрен ача. Шул вакыттан бирле ул үзенә бик күп кунак кабул итә, күпме концерт-тамаша оештырыла һәм күпме алкышлар яңгырый. Бүгенге көндә Насиха Нәбиева кул астында тагын өч белгеч хезмәт куя: сәнгать җитәкчесе — Шамил Шәфигуллин, балетмейстер — Гөлгенә Нәбиева, формированиеләр җитәкчесе — Гөлдания Газизуллина. Шулай ук китапханәче Ландыш Рәхимуллина да мәдәният йортында узган бер чарадан да читтә калмый.
— Үзем мәдәният йортына 2007 елда килдем. Әлеге бина төзелгәнче, искесендә эшләдек. Алдагы елда да безнең бинаны яңа үзгәрешләр көтәр дип ышанабыз. Бүгенге көндә бар күңелебезне биреп, халыкка хезмәт итәбез. Тырышлыгыбызны халык та, җитәкчелек тә күрә, бәяли, рәхмәт аларга. Балалар, яшьләр, өлкәннәр белән бик күп түгәрәк алып барабыз. Барлыгы 19 берләшмәгә 225 кеше йөри. Шулар арасында иң өлкәне — Әнисә Гыйльметдиновага 77 яшь. Әлеге берләшмәләр арасында "Сәламәтлек клубы«н үзем җитәклим. Без анда скандинавиячә йөрергә урамга чыгабыз. Аллага шөкер, юлларга асфальт җәелгән, баганаларда утлар янып тора. Аннан кайткач, үләннәрдән ясалган чәй эчәбез, — диде Насиха Нәбиева. — «Оста куллар», «Ак калфак» берләшмәләре дә актив. Бу түгәрәкләргә өлкәннәр бик яратып йөри. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә очрашулар вакытында йорт токмачы кисәбез, ипиләрне турап, сохарилар ясыйбыз. Аларны Раниф Сәмигуллин, Илсур Минемуллиннар аша егетләргә җибәрәбез. Шулай ук «Тургай» бию, «Наза», «Мирас» фольклор ансамбльләребез бар…
Вахит мәдәният йортының эшчәнлегендә «Вахитов» җәмгыяте җитәкчесе Нәфыйк Хөсәиновның өлеше бик зур. «Сез ансамбльләрне эшләтегез, ә мин ярдәм итәрмен», — ди ул аларга. Чыннан да, олпат җитәкченең тырышлыгы белән сәхнә костюмнары алына, декорацияләр эшләнә.
Вахит мәдәният йортында театр 2015 елда оеша. Барлык хыяллар сәхнәдә тормышка ашканга күрә, театрга бик матур «Хыял» дип исем биргәннәр. Бүгенге көндә әлеге берләшмәгә йөрүчеләрнең төп өлешен мәдәният хезмәткәрләре тәшкил итә, моннан тыш, авыл яшьләре дә читтә калмый.
— Иң беренче Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар» спектаклен өйрәнгән идек. Ул Бөек Ватан сугышына багышланган. Шулай ук Гамил Насрыйның «Яшел эшләпә», «Авылга кызлар килде» яки «Моңнар кайтсын авылга» спектакльләрен дә халык яратып кабул итте. Ә үткән ел Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасын сәхнәләштердек. Ул бик уңышлы килеп чыкты, билгеле булганча, безгә зур җиңү китерде. Хәзер исә халык исеменә лаеклы булып алга атларга, тырышып эшләргә кирәк. Без үзебезгә ел саен ике пәрдәле зур спектакльне сәхнәләштерергә дигән максат куйдык, — диде Шамил Шәфигуллин.
Гаилә елы уңаеннан быел вахитлеләр Мәҗит Шамхаловның «Кайнана» әсәрен сайлаганнар. Хәзерге вакытта атнага ике тапкыр репетициягә җыелалар. Спектакльне тамашачыларга тәкъдим итәрлек итеп әзерләп бетерү өчен бер ай, ай ярым вакыт кирәк, диделәр.
— Спектальне сәхнәләштерү иң элек китапханәдән башлана. Язучыларны, әсәрләрне барлап чыгабыз. Персонажлар нинди булырга тиеш, берләшмәгә йөрүчеләр арасында рольләргә туры килүчеләр бармы — барысы да исәпкә алына. Шул ук вакытта декорацияләрне дә күзалларга кирәк, — дип сөйләде Шамил Шәфигуллин. — Спектакльне иң элек үзебезнең авыл халкына тәкъдим итәбез, алардан югары бәя алгач кына, канатланып, башка авылларга чыгып китәбез. Беренче тапкыр уйнаганнан соң, хаталар өстендә эшлибез, чөнки тамашачы сизмәсә дә, үзебез кимчелекләрне тоябыз. Куйган спектакльләребез, башкарган рольләребез тамашачыларга да, үзебезгә дә ошарга, хис-кичерешләр уятырга тиеш. Мәдәният йортының диварлары арасында гына түгел, ә аннан чыгып киткәч тә кешене уйланырга мәҗбүр итәбез икән, димәк, хезмәтебез бушка узмаган дигән сүз.
Гөлдания Газизуллина:
— Үткән ел декрет ялыннан Вахит мәдәният йортына эшкә чыктым. Аңа кадәр район Мәдәният йортында хезмәт куйдым. Шул вакытларда ук Рамил Сәлахетдинов төрле спектакльләрдә рольләр бирә, һәм миңа уйнавы бик ошый иде. Үткән ел исә «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә төп — Мәдинә ролен башкарырга туры килде. Бу — бик җаваплы хезмәт, чөнки геройны ачып бетерергә, автор күрсәтергә, әйтергә теләгән фикерне дөрес итеп җиткерергә кирәк. Билгеле, бик курыктым, спектакльдә уйнауга караганда, сәхнәгә чыгып, алты җыр башкаруы күпкә җиңелрәк. Әмма бу авырлыкларны җиңә алдым, чөнки спектакльдә уйныйсы килү теләге бик көчле иде. Мәдинә — көчле хатын, ул әсәрнең азагына кадәр бер тапкыр да күз яше түкми, ә мин холкым буенча бик нечкә күңелле. Герой спектакльнең азагында елап җибәрә, шул вакытта мин дә рәхәтләнеп еладым. Тамашачылар, дус-танышларымнан бары тик уңай фикерләр, хуплау сүзләре генә ишеттем.
Гөлгенә Нәбиева:
— Мәдәният йортында 2018 елдан бирле хезмәт куям. «Тургай» бию коллективын җитәклим. Төркемгә 32 бала йөри. Моннан тыш, «Мирас» балалар фольклор ансамблен оештырдык. Шулай ук спектакльләрдә дә уйныйм. Быел әзерли торган спектакль бик мәгънәле. Ул килен белән кайнана арасында була торган проблемаларны яктырта. Әлеге спектакльдә мин төп — кайнана ролен башкарам. Ул — бик кырыс, усал, эгоист хатын. Улын килене белән бүлешергә теләми. Әмма спектакльнең уртасында аны акылга утырталар, һәм ул гаиләне саклап кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев